Мөслим-информ

Ура, җәйге каникуллар. Мөслимдә кайда ял итәләр?

Каникулларның беренче көненнән үк гимназия, Г. Тукай исемендәге Мөслим урта, Күбәк, Тат. Бүләр, Михайловка, Тойгелде, Мари Бүләр, Яңа Усы, Әмәкәй мәктәпләре базаларында мәктәп яны лагерьлары эшли башлады.

21 көн дәвамында 234 бала ял итәчәк. Лагерьга йөрүче балалар ике тапкыр кайнар аш бирелә, рационда яшелчә, җиләк-җимешләр, соклар каралган. 5 июньнән "Урман иле" ял һәм сәламәтләндерү лагере да үз ишекләрен ача. "Сәләт" исеме астында үтүче беренче сменада 60 бала белән вожатыйлар һәм укытучылар да шөгыльләнәчәк. 21 көн дәвамында мастер-класслар, хәрәкәтле уеннар, интеллектуаль ярышлар үткәреләчәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: