Мөслим-информ

Универсал Мөнирә

Мөнирә Арсланова матбугат үзәгендә өч дистә елга якын эшли. Иҗат эшенә артык мөкиббән түгел ул. Ләкин язса, берәгәйле һәм үтемле итеп яза. Аның мәкаләләрен халык яратып укый. Аз гына кирелеге дә, үзсүзлеге дә бар-барын. Ләкин бу сыйфатлары да аңа шарм гына өсти. 1988 елда "Авыл утлары" ("Сельские огни") газетасына тәрҗемәче...

Мөнирә Арсланова матбугат үзәгендә өч дистә елга якын эшли. Иҗат эшенә артык мөкиббән түгел ул. Ләкин язса, берәгәйле һәм үтемле итеп яза. Аның мәкаләләрен халык яратып укый. Аз гына кирелеге дә, үзсүзлеге дә бар-барын. Ләкин бу сыйфатлары да аңа шарм гына өсти.
1988 елда "Авыл утлары" ("Сельские огни") газетасына тәрҗемәче булып эшкә килгән Мөнирә Заһитовнаның хезмәт юлына замана җилләре бөтенләй башка юнәлеш бирә. Райондагы барлык мәгълүмат чаралары - газета, телевидение, радио, сайт, полиграфия цехы бергә кушылып, Мөслим матбугат үзәге барлыкка килгәч, районның массакүләм мәгълүмат чаралары глобаль үзгәрешләр кичерде дисәм дә, ялгыш булмас. Мөдәмил Гыйлемҗанович бездән чын мәгънәсендә "универсал" ясады. Яза белмәгәннәр иҗат эшенә тартылды, камера тотып карамаганнар эксклюзив видеоматериаллар эшләргә өйрәнде. Мөнирә апабыз да, 2003 елдан, корреспондент вазыйфасына билгеләнде. Ләкин тәрҗемә эше дә анда калды. Башта, киреләнеп: "Мин журналист түгел - язмыйм да, яза да белмим. Беркая да бармыйм, съемкаларга йөрмим", - дип карышса да, коллегабыз әкренләп каләмен чарлый башлады. Микрофон, фотоаппарат күтәреп, хуҗалыкларга, авылларга да йөрде, менә дигән видеосюжетлар да эшләде. Мөслим радиосында хәбәрләр блогының рус телендәге чыгарылышын да алып барды. Яшеренеп яткан таланты шул елларда ачылды да инде аның!
Мөнирә Заһитовнаның язмаларына килгәндә, аларга конкретлык, кыскалык хас. Материалларын беркайчан да купырайтмас, "су кушмас". Шул ук вакытта, оста журналистларча, һәр язмасын укучыны кызыктырырлык итеп башлар, беренче җөмләне укуга материал эченә кереп китәсең. Рәсми материалларны, безнең беребез дә ерып чыга алмаслыкны белеп, тәрҗемәгә Мөнирә апага бирәләр. Бер-бер җөмләсе яртышар биткә сузылган, закон телендә язылган андый материалларны русчага да, татарчага да искиткеч грамоталы коллегабыз "су урынына эчә". Әлеге осталыгын белүчеләр аңа, эш кәгазьләрен күтәреп, ярдәм сорап еш киләләр.
Мөнирә апа язуны өнәмәсә дә, укырга, ил-көн яңалыклары, матбугат хәбәрләре белән танышып барырга ярата. Ул - безнең политинформатор. Һәркөн эшкә килүгә илдәге, дөньядагы яңалыкны аннан ишетәбез. Яңалыкны сөйләп кенә калмый, һәр вакыйгага карата үзенең катгый фикерен, мөнәсәбәтен дә әйтеп сала. Ул "Сиңа әйтәм...", дип сөйли башласа, бөтен эшеңне ташлап, авызына карап утырасың. Каян шулкадәр мәгълүмат ала, ничек аларның һәрберсен (саннарына, исемнәренә кадәр төгәллек белән!) исендә калдыра - шаккатабыз. Чын журналист шундый булырга тиеш тә инде ул! Югары белемле булуы Мөнирә апаның фикер йөртүеннән, кешеләр белән аралашуыннан ук күренеп тора. Юкка гына башкаланың дәүләт педагогия институтында укып йөрмәгән ул! Хәреф хатасын, җөмлә төзелешен, язу стилен бер караштан күрергә, төзәтергә сәләтле коллегабыз, белгечлеге буенча эшләсә дә, һичшиксез, зур дәрәҗәләргә ирешкән булыр иде. Институтның тарих-филология факультетында татар мәктәпләрендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы белгечлеген алган кызның бөтен гомере, яшьлеге редакциядә, иҗат эшендә уза.
- Мөнирә безнең авылга, мәктәпне тәмамлагач, тәрбияче булып эшкә килгән иде. Бер генә ел эшләсә дә, әле дә искә алабыз үзен. Балалар аны шулкадәр яратты! Кечкенә кызымны аңа үземә ышангандай калдырып китә идем, - ди Ташъелга авылында гомер итүче Мөнирә Вәлиева.
Укырга кергәнче редакциядә корректор да булып эшли Мөнирә апа. 1986 елда укуын тәмамлаган дипломлы белгеч хезмәт юлын Тойгельде мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып башлый. Шул ук елны аны мәктәпнең оештыручысы итеп билгелиләр. 1988 елда аны редакциягә эшкә алалар. Шул елдан алып, төгәл 29 ел матбугат үзәгендә "кайный" коллегабыз. Мөслимгә велосипед модасы кергәнче үк, сәламәт яшәү рәвешен сайлаган хезмәттәшебез, өендә ике машинасы, өч шоферы булуга карамастан, ике тәгәрмәчле "дустына" хыянәт итми. "Хәрәкәттә - бәрәкәт", - ди ул.
- Мөнирә минем өчен ачылмаган китап кебек. 24 ел бергә гомер итсәк тә, мин аны көн дә яңа яктан ачам. Ике улыбызны да акыллы, хезмәт сөючән, кешеләргә ихтирамлы итеп тәрбияләүдә аның өлеше зур, - ди хәләле Илгиз абый.
Пар канат ышыгында кечкенәдән хезмәт тәрбиясе алып үскән Айдар белән Раил әти-әнисенең терәге дә, ярдәмчесе дә. Әти-әнисеннән ата-ананы, туганнарны олылау, кайгырту, җылы мөнәсәбәт күреп үскән балалар башкача була да алмыйдыр ул.
Арабызда Мөнирә апабыз булганга сөенеп туя алмыйбыз! Бәйрәмең котлы булсын, коллегабыз! Елмаеп, һәр көнгә сөенеп яшә! Без сиңа сәламәтлек, яңа иҗат уңышлары, бүгенгедәй кабатланмас шәхес, тугры дус булып калуыңны телибез.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: