Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Универсал

“Сәламәтлек – зур байлык” дип, бик белеп әйтәләр ул. Бигрәк тә картайгач иммунитет бетә, сәламәтлек какшый, табибларга мөрәҗәгать итмичә яшәп булмый. Мин үзем район үзәк хастаханәсе участок терапевты Зирәк Фәтхетдиновка еш мәрәҗәгать итәм. Ул чирек гасырдан артык хирург булып эшли. Мин аны универсал табиб дияр идем. Ул – участок терапевты да, онколог та, хирургия бүлеге мөдире дә, ашыгыч ярдәм бүлегендә график буенча дежур да тора. Ничек барысына да өлгерә диген? Мин аның әкрен атлап йөргәнен күргәнем дә юк.

Беркөн, бармагымны җәрәхәтләп, кичке 7дә ашыгыч ярдәм бүлегенә бардым. Ярый әле Зирәк Фәтхетдинов анда иде, тиз генә авыртуны баса торган укол ясап, яраны бәйләргә кушты. Фельдшер кыз канны туктатты. Икенче көнне иртәнге 6да барсам, табиб тагын шунда. Авылдан авыр хәлдәге бер ир-атны алып килгәннәр, аңа ашыгыч ярдәм күрсәтә иде.
Табибның әле хирургия бүлегендә иртәнге обход үткәрәсе, поликлиникада авыруларны кабул итәсе һәм тагын мең төрле эше-мәшәкәте бар. Әле бит диспансерлаштыру да бара. Бу көннәрдә поликлиникада 65 яшьтән узган өлкәннәрне график нигезендә кабул итәләр. Зирәк Фәтхетдинов белән бер кабинетта утыручы шәфкать туташлары Зөлфирә Салихҗанова һәм Зөлфирә Ризванова – озак еллар сәламәтлек саклау системасында эшләп, зур тәҗрибә туплаган белгечләр. Алар да бик игътибарлы һәм өлгерләр. Җентекләп тикшерәләр, документларны дөрес итеп тутыралар. Үз эшләренең осталары, кыскасы.
Сүзем Зирәк Филүнович турында иде бит әле. Алар гаиләдә өч малай, бер кыз үсә. Барысы да диярлек медиклар. Илшат – бүгенге көндә Түбән Камада ашыгыч ярдәм бүлегендә табиб. Илсөя – Казанда танылган көчле педиатр. Илдарлары – шәхси эшмәкәр. Фәтхетдиновларның кызы Гүзәл дә, әтисе юлыннан китеп, Казан медицина университетына укырга керде. Зирәк үзе мәктәптән соң Алабуга медицина училищесына укырга керә. Самара медицина университетын тәмамлый. Хирург дипломы алган белгеч Яр Чаллы шәһәрендә интернатура үтә. Мөслим районының баш табибы Ильяс Хәбибуллин, Зирәкне күреп алып, районга эшкә чакыра. Бүген инде ул, әйткәнемчә, зур тәҗрибә туплаган табиб. Авыруларга йомшак мөгамәләдә, дөрес диагноз куеп, нәтиҗәле дәвалау курсы билгели. Зирәк Филүнович Мөслим радиосы аша авыруларны профилактикалау буенча чыгышлар да ясый. Барлык белемен һәм осталыгын халык сәламәтлеген саклауга бирә.
Флүрә Дәүләтшина.
Мөслим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев