Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

УНИКАЛЬ ФОТО: Мөслим сабантуе уеннарында һавада басып тора белүче табылган

Бүгенге тормышыбызда бәйрәмнәр бик күп. Ниндиләре генә юк аларның. Әмма, милләтебезнең йөзек кашы булган Сабантуй бәйрәме берсен дә алыштыра алмый.

       Кечесеннән алып олыларга кадәр ел башлану белән бу бәйрәмне көтә башлыйбыз. Сирәк кенә кайта торган туганнар, дуслар да үзләренең кайту көннәрен Сабантуй бәйрәмнәренә туры китерергә тырышалар. Ә Сабантуй мәйданы үзе очрашу, күрешү, табышу, танышу урыны булган һәм хәзер дә шулай булып кала бирә.  
       Бәйрәм мәйданында үткәрелүче төрле уен-бәйгеләр дә бик күпләрне үзенә җәлеп итә. Мөслимлеләр генә түгел, ә нәкъ менә шул уеннарда катнашыр өчен күрше-тирә районнардан да килүчеләр бар. Шуңа күрә дә, Сабантуй мәйданнарын ул уеннардан башка күз алдына да китереп булмый. 2018 елның Сабантуенда да алар аерым урын алып тордылар: әтәчкә менү, көянтә-чиләк белән су ташу, йомырка кабып, капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату кебек җорлык һәм җитезлек таләп иткән башка уеннарда катнашучы агай-апаларыбыз, егет-кызларыбыз мәйдан уртасыннан чыгып та тормадылар диярлек. Чөнки, бер-бер артлы үткәрелгән уеннарда һәркемнең катнашасы, бүләк аласы, үзен күрсәтәсе килде. 

       Игътибарыгызга әлеге уеннарда катнашучыларның фотоларын тәкъдим итәбез. Игътибар белән карасагыз, авыш багана менгән егет бер аягы белән һавада басып торгандай күренә! Мөгаен, сабантуй уенынд катнашучылар арасында шундый уникаль сәләткә ия булучылар да булгандыр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев