Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Уникаль спорткомплекс төзелешен 30 июльгә төгәлләргә планлаштыралар

Җирлегебездә спортка аерым игътибар бирелә. Спартакиада кысаларында уздырылган уеннармы, зона яки республика ярышларымы - мөслимлеләр беренчеләр рәтендә. Нәтиҗәләрне тагын да яхшырту, спортта яңадан-яңа үрләр яулау өчен зуррак мөмкинлекләр ачыла бүген.

"Яшьлек" спорт комплексы, балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе, район үзәгендәге мәктәпләрнең спорт залларыннан тыш, мөслимлеләр тиздән өр-яңа бинада спорт белән шөгыльләнә алачак. Февраль аенда беренче субае гына салынган универсаль спорт залының бүгенге көндә инде стеналары да күтәрелеп бетте. "Яшьлек" сәламәтләндерү спорткомплексы территориясендә төзелүче объектта Яр Чаллы шәһәренең "Евростиль" җәмгыяте төзүчеләре эшли. Спорт залы төзелешенә республика бюджетыннан 200 млн сум акча бүленеп бирелде. Мондый спорт залы республикада санаулы районнарда гына. Мөслимебездә шушындый төзелеш өчен средстволар бүленеп бирелү - үзе мәртәбә!

- Төзелеш эшләрен 30 июльгә төгәлләргә планлаштырабыз. Төзүчеләребез эшне сыйфатлы һәм тиз башкара. Билгеләнгән вакытка сыешыр өчен ялсыз эшлибез, - ди "Евростиль" оешмасының Мөслимдәге вәкиле Ирек Шадрин.

Универсаль спорт залында спортның бик күп төрләре белән шөгыльләнү мөмкинлеге туачак. Баскетбол, волейбол, мини футбол, тренажер залы, татарча көрәш, фитнес, шашка-шахмат уеннарын яратучыларга вакытларын файдалы итеп үткәрү өчен зур мөмкинлекләр ачыла.

Лилия Шәймиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев