Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Умырзаяларны өзәргә ярамый, алар Кызыл китапка кертелгән

Яз җитеп, карлар эрегәч, бөтен чәчәкләрдән дә иртәрәк булып, урман аланлыкларында умырзаялар чәчәк ата. Галимнәр аңлатканча, шулай алар агачлар яфрак ярганчы, кояш нурларында көч җыеп, урман күләгәсенә чумганчы чәчәк атып калырга тырыша.

Назлы чәчәкләргә кызыгып, кешеләр еш кына хуш исле ландышларны, лаләгә охшаган шәмәхә җилдәкләрне өзә. Андый бәйләмнәрне урам чатларында сатып торганнарын да күрергә мөмкин. Югыйсә, язгы чәчәкләрнең күпчелеге Кызыл китапка кертелгән, димәк, табигатьтә аларга кагылырга ярамый. Бу Татарстан Министрлар Кабинетының инде 1993 елдагы карары белән билгеләнгән.
Татарстанның Кызыл китабын төзегән ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре аңлатканча, андый фактлар ачыкланса, гаеплеләр ТР Административ хокук бозулар турындагы кодексның 3.1 маддәсе буенча административ җаваплылыкка тартылачак. Гражданнарга - 2-4 мең сум, вазифаи затларга - 10-15 мең сум, юридик затларга 100-200 мең сум күләмендә штраф яный. Шуңа күрә умырзаяларга кагылудан, аларны сатып алудан да баш тартырга кирәк.
Россия Урман кодексының 11 маддәсе нигезендә, илнең һәм төбәкләрнең Кызыл китапларына кертелгән үләннәрне, гөмбәләрне җыю тыела. Шулай ук "Әйләнә тирә мохитне саклау турындагы" федераль законның 60нчы маддәсе буенча, Кызыл китапка кертелгән үсемлекләр һәм хайваннарны хуҗалыкта файдаланырга, аларны юк итүгә китерүче гамәлләр һәм эшчәнлек алып барырга ярамый.
Татарстан урманнарында язгы чәчәкләр күп кебек күренсә дә, өзеп-таптап, аларның үрчүенә зыян китерергә мөмкин. Умырзаялар матурлыктан бигрәк, табигатьтә мөһим роль уйный. Беренчедән, алар һавага урман үсемлекләренә, агачларга файдалы матдәләр бүлеп чыгара. Икенчедән, яз башында бөҗәкләр уяна. Тәүге чәчәкләр балкортларына, шөпшәләргә туклану чыганагы булып, аларның гомерләрен саклап кала. Ә бал кортлары үз чиратында җәй көне агачларны, башка үсемлекләрне серкәләндерергә булыша.
Татарстанда Кызыл китапка кертелгән язгы чәчәкләр - Урман җилдәге, Алтай җилдәге, Маршалл сәрдәнәсе, Сазлык миләүшәсе, Рус шадра үләне, Шахматсыман шадра үлән, Урман Биберштейн тюльпаны.
Урман җилдәге (Ветреничка дубравная)
Алтай җилдәге (Ветреничка алтайская)
Маршалл сәрдәнәсе (Хохлатка Маршалла)
Сазлык миләүшәсе (Фиалка болотная)
Рус шадра үләне (Рябчик русский)
Шахматсыман шадра үлән (Рябчик шахматовидный)
Урман Биберштейн тюльпаны (Тюльпан Биберштейна)
Татарстанда Кызыл китапның кушымтасына кергән, ягъни саклауга мохтаҗ чәчәкләр арасында яз көне чәчәк ата торган Урал умырзаясы, Кырпулы лалә, Тар яфраклы күкебаш та бар.
Урал умырзаясы (Прострел уральский)
Кырпулы лалә (Лилия опушенная)
Тар яфраклы күкебаш (Медуница узколистная)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев