Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Умартачы Илшат

33 яшьлек Илшат Фазуллинның 450 баш умартасы бар! Яңа Карамалы авылында умарталык ясаган егет бүген төзелеш эшләре белән мәшгуль.

– Биш ел элек Дусай, Үрәзмәт авылларында умарталыкларыбыз бар иде. Әни белән әтинең, күчмә халыклар кебек, кортлар өчен уңышлы урын эзләп йөргәне хәтердә. Кышка исә гаиләбез белән шәһәргә кайтып китәбез. Мөслимнең юкә балы әйбәт шул аның! Табигате дә сөйләп-аңлатып бетерерлек түгел, гаҗәеп! – ди Илшат. Илшат умарталыкта тормыш иптәше Зилия, 7 һәм 10 яшьлек ике кызы белән бергәләп эшли. Карамалы авылындагы умарталыкта 80 баш умарта санадык! Кортларны Илшат Украинадан кайтарткан. Карпат токымлы, нәселле ана кортлар! Бер умарта 8 меңгә кадәр корт чыгара ала, ди! Васил Гайдар кебек атаклы умартачы булырга исәбе Илшатның.

– Илшатның һәр эшкә кулы ята. Урманны, табигатьне ярата. “Кортларны аермас өчен нәсел өстендә эшләргә кирәк”, – дип әйтергә ярата ул. Бик күп китаплар укый, умартачылыкка кагылышлы һәр яңалыктан хәбәрдар булырга тырыша, – ди Зилия. Илшатның умарталыгы авылдан читтәрәк, болын эчендә урнашкан. Монда аяк басуга үзеңне әкият иленә эләккәндәй хис итәсең. Тирәюньдә – яшеллек, кошлар сайрый. Ә алан умарта оялары белән уратып алынган.

– Мин балны күп умартачылар кебек июль аенда суыртмыйм. Бу чорда бал әле өлгереп җитмәгән була. Һава торышы кулай булганда, август уртасы – бал алу өчен иң яхшы вакыт, дип уйлыйм. Өлгергән балдан да тәмлесе юк! Умартачылык белән шөгыльләнү өчен теләк тә, тырышлык та, бал кортлары кебек тынгысыз булу да кирәк. Умартачы ялкаулар һөнәре түгел. Татарларда нәселдән килгән һөнәр ул. Бу шөгыль дәвамлы була, ди әти. Бабам, аларның бабалары да умарта тоткан. Мин дә нәселдән-нәселгә күчеп килгән бу һөнәрдә сынатмам, – ди Илшат. Умарталык янәшәсендә бал аерту һәм төрле кирәкяраклар өчен корылма да ясап куйган егет. Умарталыгыннан ерак түгел мунча салырга керешкән. Илшатка сокланмый мөмкин түгел. Аның яраткан гаиләсе, күңел яткан шөгыле, һәр башлангычын хуплап торучы якыннары, киләчәккә максатлары, хыяллары бар.

Лилия Шәймиева.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев