Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ул сайтны ябарга кирәк

Район прокуратурасы суд аша зачет кенәгәләре, уку турында белешмә, хезмәт, машина һәм механизмнар төрләренә допуск, белгеч таныклыгы, компетентлык һәм профессионализмны раслаучы таныклык, янгын, электр һәм сәнәгать куркынычсызлыгы, хезмәтне саклау буенча һәм башка рәсми документлар сату буенча сайтны ябуга омтыла. 

Район прокуратурасы системалы рәвештә гражданнарның хезмәт хокукларын, хезмәтне саклау һәм хезмәткә түләү, халык мәшгульлеге турындагы законнарның үтәлешенә күзәтчелек итә, шул исәптән интернет челтәрен мониторинглау юлы белән дә. Ачыкланганча, бер сайтта югарыда саналган документларны әзерләү һәм сату ысуллары турында материаллар урнаштырылган. Әлеге мәгълүмат чикләнмәгән сандагы кулланучылар тарафыннан карау өчен ачык булган. Бу мәгълүмат законсыз кулланырга мөмкин, закон тарафыннан аны тарату тыелган. 
Гражданнарның хезмәт хокукларын саклау максатында район прокуроры судка әлеге мәгълүматны Россия Федерациясенең бөтен территориясендә тарату өчен тыелган дип тану һәм әлеге ресурсны ябу турында гариза белән мөрәҗәгать итте. 
Прокуратура таләбе тикшереп карау стадиясендә. 

Район прокуратурасы.

Фото – Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X