"Ул бәйләгән шәл-яулыклар кемнәрге генз җылытмый икән?" Кул эшләнмәләре остасы Рәсидә Саттарова турында

Күпфатирлы катлы йортларда гомер итүчеләр бер-берсе турында бөтен нәрсәне белеп тора дисәк тә, ялгышмабыз. Уч төбендәге тормыш һәркемнең күз алдында. Мөслимнең Авзалов урамында тыйнак кына тормыш алып баручы Рәсидә Саттарованы да тынгысыз җан буларак беләбез.
Кечкенәдән кул арасына кереп үскән кызчык җырчы булырга хыяллана. Моңлы һәм үзгә тавышын авылдашлары да бик ярата. Авылда концерт яисә берәр тамаша оештырыла калса, "Мөхтәр кызы катнашамы?" дип, клуб мөдиреннән сорый торган булганнар.
Мәлләтамак авылында Мөхтәр абый белән Моссалия апа гаиләсендә икенче бала булып дөньяга аваз салган Рәсидә авылда иң чая кызларның берсе була. Мәктәпне тәмамлагач, Яр Чаллы шәһәренең тегү ательесына өйрәнчек булып эшкә урнаша. Биредә свитер, джемперлар, күлмәк, гамажлар бәйли ул. Тиз арада өйрәнчектән оста тегүче дәрәҗәсенә күтәрелә. Аның белән ул елларда бергә эшләгән Галия Мәрдәнова: "Рәсидә ательега килү белән барыбыз да ошаттык аны. Авыл кызларына хас оялчанлык белән бергә үҗәтлек тә бар иде анда. Эшкә кулы ятып торды. Яратып эшләде, белмәгән нәрсәләрен сорый иде", - ди. Яр Чаллы шәһәренең трикотаж ательесында биш ел хезмәт куйганнан соң, язмыш кызны Таджикстан якларына илтә. Биредә дә үз һөнәре буенча эшли Рәсидә. Башкорт егете Данил белән гаилә коралар. Уртак бәхетләре булып, уллары Динар тугач, гаилә тагын да түгәрәкләнә. Тик язмыш дигәнең аяусыз була. Гомер диңгезен парлашып кичү насыйп булмый аларга. Язмыш башта тормыш иптәшеннән аера, соңыннан бердәнбер улы да фаҗигале төстә үлә. Газиз улын югалту ачысы сөйкемле йөзенә хәсрәт шәүләсе, чәчләргә ак бәс булып төшә.
Ләкин шушындый авыр вакытларда да ихтыяр ныклыгын югалтмаслык көч таба ала үзендә Рәсидә апа. Бүгенге көндә лаеклы ялда булган райондашыбыз кул эше белән шөгыльләнә, шәлләр бәйли. "Кибетләрдә сатуда мондый бәйләм шәлләр булмагач, сораучылар күп. Үзләре теләгән төс һәм бизәк белән дә бәйләргә була", - ди Рәсидә апа. "Аның ыргак белән ул бәйләгән шәл-яулыклары, свитер-кофталары кемнәрне генә җылытмый икән?" - ди әнисе Мосаллия апа кызы белән горурланып. Чыннан да, бик матур, үзенчәлекле аның кул эшләре. Аңың бәйләмнәренән ниндидер яктылык, якыннарына биреп бетерә алмаган җылылык бөркеләдер төсле.
Лилия Шәймиева.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
5 июль 2022 - 18:49Фәнисә Хәбибуллина комсомол яшьлеге турында яза 1960 елның ноябрендә комсомолга кердем. Әткәй белән әнкәй (хәзер мәрхүмнәр инде), комсомолга керүем белән котлап: “Кызым, комсомол исеменә тап төшермә, акыллы, кешелекле бул!”– дип, кулымны кыстылар. Аннары әткәй, почтага барып, “Татарстан яшьләре” газетасына язылып кайтты. Һәм: “Укы, кызым, газета синең ышанычлы дустың булыр”, – дип, газетага язылуы турында квитанция бүләк итте. Ул шатлыклы көнем бүгенгедәй хәтередә.2100
-
5 июль 2022 - 17:37Авылым тарихы. Тегермәнлек Тегермәнлекнең көнбатыш тарафында мари зираты калдыклары бар (халык телендә чирмеш зираты). Бер елны үләт базы казыганда, кеше сөякләре чыга башлагач, эшне туктатып, ул урынны кире күмеп куйдылар. Кайберәүләр бу урынны Тегермәнлекнең иске зираты булмадымы икән дигән фикерләр дә әйтә.2700
-
5 июль 2022 - 15:15Ветераннар очрашуы Кичә Мөслимгә Тукай районыннан ветераннар Советы делегациясе килде3100
-
5 июль 2022 - 14:32Сакланып эч! Рульгә утырыр алдыннан куллану тыелган дарулар исемлеге билгеле булды14900
-
5 июль 2022 - 14:246 июльгә һава торышы Һаваның температурасы төнлә +7,+10, көндез +24, +27 градус.3300
-
5 июль 2022 - 12:17Шуганка авылында өмә Ял парклары район үзәгендә генә түгел, авыл җирлекләрендә дә арта бара.7900
-
27 июнь 2022 - 14:57Мөслимлеләр журналларны яратып укый
-
23 июнь 2022 - 09:42Солдат хатлары
-
4 июль 2022 - 11:30Чираттагы утырышБүген администрациянең утырышлар залында район башлыгы катнашында атналык киңәшмә узды.7400
-
26 апрель 2022 - 14:23БАКЧАЧЫЛАР КОЛАГЫНА: Май аенда ниләр утыртабыз? Май - елның иң ямьле, бакчаларның ап-ак чәчәккә күмелә торган, яшелчә кишәрлекләрендә бигрәк тә яшелчәләрнең тәүге уңышларын күрсәтә торган ай.5423102
-
24 гыйнвар 2022 - 08:29Мөслим мөхтәсибәте вәкилләре Түбән Камада булып кайтты 20 гыйнвар көнне Мөслим мөхтәсибәте вәкилләре Түбән Камада булып кайтты.517500
-
10 март 2022 - 19:22Авылым тарихы. Иске Чакмак “Авылым тарихы” рубрикасы кысаларында җирлегебездәге авыллар (юкка чыкканнарын да кертеп), биналар, оешмалар, якташларыбыз турында язмалар биреп барабыз. Хөрмәтле газета укучыларыбыз, сездән дә тарихи язмалар көтеп калабыз.460301
-
7 апрель 2022 - 14:21Авылым тарихы. Сөякәй Авылның исеме ике сүздән тора: “сөй” һәм “әкәй” (мари халкында хатын-кызларның тәңкәләр белән бизәлгән баш киеме).365504
-
7 май 2022 - 19:24Авылым тарихы. Базарлы Әмәкәй “Авылым тарихы” исемле рубрика кысаларында җирлегебездәге авыллар (юкка чыкканнарын да кертеп), биналар, оешмалар, якташларыбыз турындагы язмалар биреп барабыз. Хөрмәтле укучыларыбыз, сездән дә тарихи язмалар көтеп калабыз.331403
-
1 июнь 2022 - 14:25Мөслимдә "Сабантуй-2022" 12 июньдә узачак Мөслимдә татар халкының милли бәйрәме – Сабантуй 12 июньдә үткәрелә.252501
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Мөслим-информ
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС 77-73825 от 28.09.2018 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Афзалова Римма Рашидовна
Адрес редакции: 423970, РТ, Муслюмовский район, село Муслюмово, ул.Пушкина, д.43
Телефон редакции: 8 (8-5556) 2-55-00, электронная почта muslimau@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика