Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Укытучы – мастер

Мөслим җире сәләтле, үз һөнәренә тугры, игелекле, риясыз бик күп шәхесләр, үз эшләренең осталарын үстерде. Фидакарь хезмәтләре, новаторлыклары һәм кешеләрнең тормышын яхшыртырга омтылулары белән алар халыкның хөрмәтен яулап кына калмады, ә туган якларының социаль-икътисадый үсешенә күләмле өлеш кертте. Үз вакытында Мөслим урта мәктәбендә физика һәм машиноведение дәресләре укыткан Исмәгыйль Ногманов – шундый кешеләрнең берсе.

укытучы-мастер

Исмәгыйль Габдрахман улы Ногманов 1919нчы елның 25 сентябрендә Метрәй авылында крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Бик иртә әтисез кала. Әтисе Габдрахман, беренчеләрдән булып, Кызыл Армия сафларына алына һәм Свердлау өлкәсе Ирбит шәһәре янында Колчак гаскәре белән барган сугышта вафат була. Әнисе Мәрхәбә башка кияүгә чыкмый, улын ялгызы үстерә. 
Әтисенең бабасы Ногман укый-яза белгән таза тормышлы крестьян була. Үзенең җирләре булган, бик күп терлек асраган. Авылда беренчеләрдән булып, үз хуҗалыгында төрле техник яңалыкларны кулланган, авылдашларына теләп ярдәм иткән. Аның “лобогрейка”сы һәм чорына күрә алдынгы авыл хуҗалыгы кораллары озак еллар ихатасы артында тора. Ногман картның 8 баласы зур, тату, хезмәт сөюче династиягә нигез сала. 
Исмәгыйль Ногманов – ата-бабаларының данлы традицияләрен дәвам итүче лаеклы варис. Балачагы һәм яшьлек еллары ачлык белән истә кала. Кешеләр авыллары белән кырыла. Аеруча балалар күпләп үлә. Аңа ныклы хуҗалыклары булган туганнары булыша. Ул кече яшьтән үк мөстәкыйльлеккә өйрәнә, хезмәт ярата, кешеләргә ярдәмчел була. Бик иртә төрле җиһазлар (аеруча электр белән бәйлеләрен) ясый башлый. Ул бик төгәл, җыйнак, игътибарлы кеше була, һәр нәрсәдә тәртип ярата. Аңа уку җиңел бирелә. Техника белән “җенләнә”. 1935 елда җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң укытучы булырга карар кыла һәм Минзәлә педагогия училищесына укырга керә. Өч ел дәвамында, иңсәсенә биштәр асып, берничә якташы белән Минзәлә шәһәренә йөри. 
1938 елда аны Олы Чакмак башлангыч мәктәбенә укытучы итеп билгелиләр. Армиядә, Хабаровск шәһәрендә артиллерия училищесын тәмамлап, офицер званиесе ала. Бөек Ватан сугышын башыннан ахырынача үтә, артиллерия батареясе белән командалык итә. Яралана, авыр контузия ала. Беренче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены, “За победу над Японией” медале, башка медальләр белән бүләкләнә. Исмәгыйль Ногманов сугыштан соң 1948 елга кадәр Ерак Көнчыгыш хәрби округының кече командирлар мәктәбендә укыта. Туган ягына кайткач, лаеклы ялга чыкканчы Мөслим урта мәктәбендә физика һәм машиноведение дәресләре укытучысы булып эшли. Хәрбиләрчә таләпчән, шул ук вакытта кызык сүзле була. Дәресләренә тирән фәннилек белән яңалык элементлары булган югары гамәлилек хас була. Ул, районда беренчеләрдән булып, машиноведение кабинеты ача. Укыту чорында йөзләрчә механизатор әзерли (ул вакытта һөнәр училищесы булмый әле). Кабинетны җиһазлауда мәктәпнең шефы булган машина-трактор станциясенең ул вакыттагы баш инженеры Минтимер Шәймиев зур ярдәм күрсәтә. Укытучының кул астында ДТ-54, Т-28, “Владимирец” тракторлары һ. б. була. Әлеге техникаларга тракторчы-инструктордан башка берүзе хезмәт күрсәтә. Тракторларны еш кына мәктәп һәм район кирәге өчен дә файдаланалар. Колхозда печән-салам әзерләү, утын, ком, башка материаллар ташу – боларның барысын да остазлары җитәкчелегендә өлкән класс укучылары башкара. 
Исмәгыйль Ногманов радиотехника, кинофикация, фото һ. б. түгәрәкләр алып бара. Аларның барысы да укучылар арасында бик популяр була. Аның төрле җәнлекләрдән һәм кошлардан ясаган карачкылары биология дәресләрендә зур ярдәмлек буларак озак хезмәт итә.Укучылар белән берлектә төрле оригиналь техник яңалыклар да тормышка ашырыла. Мәсәлән, ул мәктәпне тулысынча радиолаштырып кына калмый, ә мәктәпнең телефон челтәрен дә булдыра. Директор һәм завучлар эчке телефон аша теләсә кайсы класс белән хәбәрләшә ала. Ел саен спортзал уртасында янган утлар белән әйләнеп торучы чыршы урнаштыра. 
Болардан тыш гомере буе пропагандист һәм халыкара темаларга чыгыш ясаучы лектор вазыйфаларын алып бара. Сәяси яктан бик грамоталы кеше була. Еш кына хезмәт коллективларында лекцияләр белән чыгыш ясый, “Украина” күчмә проекторы белән киножурналлар, уку фильмнары күрсәтә. Укучылар һәм хезмәттәшләре арасында гына түгел, райондашлары арасында да абруе зур була. 
Сәләтле укытучы-фронтовик турындагы хәбәр ул чорда партия район комитеты беренче секретаре С. Искәндәровка барып җитә. Ул Исмәгыйль Ногмановка район радио узелы җитәкчесе вазыйфасын тәкъдим итә. Исмәгыйль риза була. Әмма бер шарт куя: мәктәпне ташламый. Радиоузелда эшләгәндә (1949-1958 еллар) районны радиолаштыру, телефон челтәрен үстерү буенча бик зур эш башкара. Пычракка һәм кар-буранга карамыйча, өч монтер белән Минзәләдән Мөслимгә кадәр беренче санлы туры хөкүмәт телефон линиясен сузалар. 
1965 елда, районда беренчеләрдән булып, аклы-каралы “Рубин 102” телевизорын да ул сатып ала. Әйләнә-тирәдәге бөтен халык кичләрен телевизор карарга аларга җыела. 
– Әтиебез телевизорлар да ремонтлады, антенналар ясап, аларны урнаштырып бирде. Хуҗалыкта да алыштыргысыз кеше булды. Барысын да үзе эшләде, хәтта мич тә чыгарды. Аның столярлык мастерскоенда барлык кирәкле кораллар да бар иде. Корал сорап күршеләр дә безгә керә иде. Ул һәркемгә теләп ярдәм итте. Шулай ук бакчачылык белән шөгыльләнде. Әллә ничә төрдәге яшелчә-җиләк-җимеш үстерде. Районда беренчеләрдән булып, теплицаны мич белән җылыта башлады, – ди улы Фаил Ногманов. 
Исмәгыйль Ногманов хәләле Разия белән җиде бала тәрбияләп үстерәләр. Балалары кече яшьтән хезмәттә чыныгып үсә, яхшы укый, яхшы тәрбия ала. Барысы да югары белем алып, үз һөнәрләренең осталарына әверелә. Араларында атказанган хезмәткәрләр дә бар. Тальян, саратов гармуннарында оста уйнаган әтиләре үрнәгендә барысы да мандолина, фортепиано, гитара кебек музыка коралларында уйный, җырлый, бии, спектакльләрдә катнаша. 
Илгә җиңү алып килгән, тормыш юлын матур эшләр белән бизәп үткән Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветеранының гомер юлы күпләргә үрнәк булырлык. Үсеп килүче яшь буынны әнә шундый фидакарьләр үрнәгендә тәрбиялик. 

Исмәгыйль Ногманов һәрвакыт яңалык ачарга, аны кешеләргә җиткерергә омтыла. Районның беренче мотоциклчысы була. 1939 елны каршылаганда дусты Х. Абдуллин белән Ижау шәһәреннән ике тәүлек дәвамында яңа ИЖ-7 (беренче серия чыгарылышы) мотоциклы алып кайталар. Бу марканы ул шулкадәр ошата һәм яшәү дәверендә әлеге транспорт чарасының барлык модификацияләрен дә сатып ала. Мотоциклларны үзе ремонтлый. Ярдәм сорап килүчеләр дә күп була. “Үлеп беткән” аккумуляторларга да яңадан тормыш өрә.

Римма Галиева, 
Мөслим урта мәктәбе директорының тәрбия эшләре 
буенча урынбасары 
Фото – Ногмановларның гаилә 
архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X