Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Укы һәм файдалан: бәрәңге утырту буенча киңәшләр

Бәрәңге вегетатив юл белән, башлыча, бүлбеләрдән (селекция максатында орлыктан) үрчетелә. Үсемлекне очыннан, күзчекләреннән, шытымнан, сабагыннан да үрчетергә мөмкин. Бәрәңгенең күзәнәкләре туфракта 5-8°С җылылык булганда шыта башлый. Тишелеп чыгу өчен иң уңай температура - 15-20°C, фотосинтез, сабак, яфрак үсү, чәчәк ату өчен - 16-22°C. Бәрәңге бүлбеләре төнге температура 10-13°C булганда яхшы...

Чәчәк ату фазасында, сабаклары иң нык үсеп, бүлбеләр барлыкка килгән чорда, бәрәңгегә иң күп дым һәм тукландыру кирәк. Бәрәңге уңышы гектардан 200-250 ц булганда, үсемлек туфрактан 100-175 кг азот, 40-50 кг фосфор, 140-230 кг калий ала. Бәрәңге үстерү өчен кара туфрак, соры урман туфрагы, кәсле көлсыман, механик составы буенча комсыл, җиңел һәм уртача балчыксыл туфрак кулай санала.

Бәрәңгене туфракта 6-8 градус җылылык булганда утыртырга ярый. Утыртыр алдыннан орлыкны "яравайлаштырырга" кирәк. Болай иткәндә орлыктагы күзәнәкләр дә ныгый һәм андагы кайбер авыруларны да бетерергә мөмкин. Күпләр бәрәңге орлыгын никадәр тирәнрәк утыртсаң, уңыш та шулкадәр күбрәк була, дип уйлый. Бу бер дә дөрес түгел. Орлыкны 8 сантиметрдан да тирәнгәрәк күмәргә ярамый. Чөнки тирән күмсәң, ул тиз генә үсеп китә алмый.

Бәрәңге киң рәт ысулы белән утыртыла. Рәт аралары 60 яки 70 см калдырыла, үсемлекләр арасындагы ара 25, 30 яки 35 см булса, яхшы. Бүлбенең уртача авырлыгы 50-80 гр булырга тиеш.

Бәрәңге уңышының түбән булуына аны ел да бер үк участокка чәчү дә йогынты ясый. Шуның өчен дә галимнәр бәрәңге участогын урталай бүлеп, аның икенче яртысына азотка бай күпьеллык үләннәр, борчак, ясмык чәчәргә тәкъдим итә. Ә инде 2-3 елдан соң үлән чәчелгән җиргә - бәрәңге, ә тегесенә, киресенчә, үлән чәчәргә мөмкин. Болай иткәндә, уңыш бермә-бер арта.

Бәрәңге төрле авыруларга бирешүчән: гөмбә авырулары -фитофтороз, макроспориоз, кутыр; бактериаль авырулар - караяк, боҗрасыман черек; вируслы авырулар - "тимгелле тап", яфракның бөтерелүе һ.б. Бәрәңге бүлбесендә һәм сабакта була торган нематодалы (йомры) суалчаннар, колорадо коңгызы, каты корт, ялган каты корт, аю чикерткә, болын күбәләге, гамма-күбәләк, лайлалы әкәм-төкәм иң куркынычлардан санала. Алтынсыман һәм төссез бәрәңге нематодасы, бәрәңгедәге яман шеш, бәрәңге көясе һәм черек авырулары да куркыныч авырулар төренә керә. Мәсәлән, алтынсыман бәрәңге нематодасы авыруы гына да уңышның 70 процентка кадәр кимүенә китерергә мөмкин. Фитофтороз, каты корт, колорадо коңгызы да бәрәңге уңышына тискәре йогынты ясый. Шуңа да бәрәңге алганнан соң, сабакларын киптереп, тиз арада җыеп алу кирәк. Колорадо коңгызына каршы көрәшнең иң нәтиҗәлесе ысулы - утырту бәрәңгесен "Крайзер", "Престиж" препаратлары белән эшкәртү. Алар белән эшкәртелгән бәрәңге участокларында, колорадо коңгызы күкәй салырга өлгермичә үлә. Шунысы да бар: бәрәңгене бер урында берничә еллар буе үстергән очракта, төрле авыруларны китереп чыгаручы микроблар туфракта туплана баралар. Шуңа да бәрәңгенең чәчү урынын үзгәртеп тору да уңай нәтиҗә бирә.

(Материал интернеттан алынды).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев