Мөслим-информ

Укыган кешедә өмет бар

Кайберәүләрдән: “Кирәкме соң ул газета? Интернет бар бит!” дигәнне ишетергә туры килә. Кирәген кирәк инде ул вакытлы матбугат. Хакимият органнары мәгълүмат чаралары аша үз эшен күрсәтә, халык җитәкчелек колак салмаган проблемаларын газета аша җиткерергә тырыша. Аңлаган кешегә мәгълүмат чаралары кирәк!

Үз максатларында файдаланырга теләүчеләр күп булса да язылырга теләмиләр шул. Кыйммәт, янәсе. “Укыр әйбер юк” дип тә әйтергә яраталар. Шулай да район газетасында чыккан язмаларны телгә алып сөйләүчеләр байтак үзе. Укыган кеше укый инде ул. Атна саен почтадан газета-журналлар сатып алам. Шуңа өстәп, шәһәргә барган саен тагын бер кочак газета-журнал җыеп кайтам. “Үзең дә язылмагансың” дияргә ашыкмагыз, даими алдыра торган газета-журналларым бар. Алардан аерылды юк! Кайбер журналларны сатып алу арзангарак чыга, шул гына. Ярый әле, өйдәгеләр аңлый. Китап-журнал ташуыма гаҗәпләнүче дә, акча туздырасың дип сүгүче дә юк. Үзләре дә рәхәтләнеп укый чөнки. “Укырга әйбер бетте әле, берәр китабың юкмы ?”  дип, күрше-тирә дә сорап кергәли.
Вакытлы матбугатны алдырмаучы гына түгел, гомумән, укымаучы буын үстерәбез кебек. Яшьләр интернет, социаль челтәрләр тәкъдим иткән мәгълүматны өстен күрә. Кыска, тиз укыла һәм... артык уйландырмый торган. Укыдың һәм оныттың! Тизлек заманы шуны таләп итә, күрәсең: мәгълүмат алдың һәм алга киттең.
...Кызымны берара (замана баласы!) китапка өйрәтә алмый аптырадым. Кызыксынмый! Шулай да бервакыт кибеттә “Молодежка” исемле сериалның китабын алырга теләк белдерде. “Киносын карагач, китабы ник кирәк соң?”– ди әтисе. Үзебез алып барган сәясәткә каршы килү кебек булды бу. “Әйдә, башкасын алабыз, – дим. – Син бит песиләр яратасың. Кара, нәкъ безнең песи турында. Җирән, әрсез, матур! Рәсеме дә шул!” Теләмичә генә ризалашкан бала әлеге песи турында трилогияне тулысынча укып чыкты! Шуннан акрынлап китаплар сорый башлады. Китап очсыз түгел, әлбәттә. Ул сораган китапларның һәркайсы 300-400 сум тора. Тик миңа баланың китапка мәхәббәтен сүндермәү мөһим. Китап укый башлагач, хаталары да бермә-бер кимеде. Диктантларны кызым бишкә яза! Сочинениеләре генә ошамый.
Мәктәп яшендәге балалары булганнар беләдер, бүген укучылардан сочинение язганда билгеле бер форма таләп ителә. Укучы язмасын тәкъдим ителгән клише белән башларга һәм тәмамларга тиеш. Сочинениедә сүзләрнең дә билгеле күләме бар. “Фантазияң җитмиме соң, ялкаулыгың көчлеме?!  Һаман шул бер үк сүзләр белән башлыйсың да бертөрле төгәллисең”, – дим кызыма. Шуның өстенә, язмасын тикшерткәндә сүзләрне кыскартмауны һәм башка сүз  өстәмәүне сорый. Бусы бөтенләй башка сыймый: нигә тикшертергә соң алайса?! Имәндә икән чикләвек! БДИ таләпләре шундый булып чыкты. Имтиханга әзерләнә балалар. Билгеле бер кысадан чыгарга ярамагач, ник кирәк икән соң ул сочинение?! Хыял дөньясына чумып, берничә бит язып, уй-фикерләреңне әйтеп бирерлек булмагач, нигә сочинение яздыртырга?! Болай барса, яза (иҗат итү, фикерләү турында сүз), фикерен җиткерә белердәй балалар калмаска да мөмкин.
Бүген үк “яшьләр хаталы яза, җөмлә төзи белми” дигәнне ишетергә туры килә. Моның өчен күп укырга да кирәк шул. Шушы темага бер мәзәк. Берәү яза да яза икән. Нәрсә язганын аңлаучы юк, ди. “Язганнарыңны укыганың бармы синең?” дигәч: “Мин укучы түгел, мин – язучы” дигән бу. Шуның хәлендә калмас өчен башкаларның нәрсә һәм ничек язуы белән дә танышу кирәк.
... Кызым да үзем кебек – яңа китап кирәк! Шәһәрдән китап кибетенә керми кайту юк. Дөрес, кайсыларына бәяләр тешләшә. Китап очсыз булырга тиеш тә түгелдер. Бүген икебезнең дә психология белән “җенләнгән” чак. Тема – бер, юнәлешләр төрле: беребез акчага мөнәсәбәтне өйрәнә, икенчебез – кешеләрнекен .  
Хасилә Фатыйхова.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: