Мөслим-информ

Укучылырыбыз иҗаты. Өзелгән вәгъдә

Тугызынчы ае белән барса да, Рәйлә йөклелек чорын бик җиңел уздыра. Һәркөнне, өйдәге эшләрен бер кат карап чыкканнан соң, ул урамга – һава суларга чыгып керә, әзрәк җәяү урам әйләнә. Менә шулай әкрен генә үз көенә көн күрә. Эштән кайткан ирен каршылыйсы, аңа дип тәмле әйберләр пешерәсе юк – ул ялгызы яши.

Инде менә өч көн рәттән бер үк төш аңа тынгылык бирми, йоклап кына китә – тагын шул ук төш. Аның беренче мәхәббәте, булачак баласының әтисе Расыйх ул. Бик матур кара костюм-чалбар, ак күлмәк кигән Расыйх нигәдер бик сәер – я гел кәефсез була яки башын артка чөеп нигәдер көлә дә көлә. Ә Рәйлә, бу төшне нәрсәгә юрарга да белмичә, аптырап бетте. Кичен якын дусты Әлфия килде. Ул нигәдер бик сәер иде. Үзе сиздермәскә тырышып кына, әйтер сүзе бар кебек Рәйләгә карап-карап ала. Әлфия түзмәде: “Әйтмичә булдыра алмыйм, барыбер үзең дә белгән булыр идең... Бу атнада Расыйхыңның туе була. Зөһрәгә өйләнә, авырлы икән!” – диде. Рәйлә авыр сулап куйды, ләкин бер тамчы күз яшен дә күрсәтмәде.
Озак еллар очрашып, яратышып йөрде Расыйх белән Рәйлә. Аларга сокланмаган кеше калмады. “Пар аккошлар сез!” диделәр. “Сөбханаллаһ, күз тимәсен” димәделәр. Кайчан да булса арага кара елан килеп керер дип башларына да китермәделәр. Рәйләнең институтны тәмамлавын дүрт күз белән көтте Расыйх. Диплом алу белән өйләнешәбез дип, вәгъдәләр бирештеләр. Рәйлә диплом алырга дип, берничә көнгә Казанга киткәч, бөтен нәрсә челпәрәмә килде.
Шофер булып эшләгән Расыйх машина көтеп басып торучы юлчыларны жәлли. Аларны утыртмый калганы юк диярлек. Ул көнне дә тукталышта басып торучы чибәр кызны юл чатында ялгызын калдыра алмады егет. Алар күптәнге танышлардай юл буе көлешеп, сөйләшеп кайттылар. Күрше авылга кунакка килүче кыз Зөһрә исемле икән. Һич тә машинадан төшәргә теләми үзе. Әрсезлеге дә җитәрлек тагын. Зөһрә: “Бу якларның табигате бик матур икән”, – дип, урман буендагы бер аланлыкка туктарга кушты. Мәмрәп торган урман җиләгенең тәменнәнме, бихисап төрле чәчәкләрнең хуш исеннәнме, зиһеннәре таралып, бар дөньяларын онытты алар. Урманның саф һавасы, көчле шәраб булып, бар күзәнәкләренә үтеп керде. Зөһрә аның саен әрсезләнде, көлә-көлә аланны яңгыратты, күбәләк кебек очып бөтерелде. Күбәләк әле егетнең чәчләренә кунды, әле киң җилкәләренә кагылып алды. Расыйх аңламады: күбәләк түгел, елан елыша иде аның куенына... Юк, куенга керү генә түгел бу. Елан аны бөтенләй уратып ук алды. Егет, хәрәкәтсез калып, чәчәкле алан уртасына ауды... Иртәнге салкынга җиңелчә калтыранып уянган Расыйх, үзен чит хатын-кыз куенында күреп, бөтенләй өнсез калды. Әллә чыклы урман һавасының җиләслегеннән, әллә кылган гамәленнән бөтен тәне чирканып, калтыранып куйды.
...Дипломны кулына алган кыз, иртәгесен күчтәнәчләр, Расыйхына бүләкләр алып, кайтырга җыенды. Автобус тукталышында кинәт кенә башы әйләнеп китте, күңеле болгана башлады. Кыз барысын да аңлады: ул авырга узган! Бу сөенечле хәбәрне тизрәк Расыйхына җиткерим дип, телефонга үрелде. Ләкин сөйгәне җавап бирмәде. Ярар, кайткач та шатландырырга өлгерермен, дип уйлады кыз. Ләкин авылга кайткач, Рәйлә егетен танымады. Салкын гына күрешеп, дежур сүзләр белән генә хәл белештеләр. Расыйх үзе дә аңламады, әллә нәрсә булды аның белән. Бер тапкыр гына очрашкан булсалар да, ул Зөһрәне уйламый бер минут та тора алмый башлады. Ә бер айдан Зөһрә, аның муенына асылынып, яңа хәбәр җиткерде: “Мин авырлы, безнең балабыз булачак!” Бу сүзләрдән Расыйх айнып киткәндәй булды. “Ничек инде бала, ә Рәйлә?” – дип уйлады ул. Ике ут арасында калган егет нәрсә эшләргә дә белмәде, бер ягында яраткан Рәйләсе булса, икенче ягында – бала көтүче чибәр Зөһрә. Башка чара калмый, барып Рәйләгә дөресен сөйләргә кирәк дигән карарга килде ул. Бала турында ишеткән Рәйлә: “Кит янымнан, башка минем күземә күренмә, бәхетле бул!” – дип, Расыйхны куып җибәрә. Ә карынындагы уртак бала турында бер сүз дә әйтми, әйтергә дә теләми ул.
Көннәр-айлар уза, менә бер айдан аның кадерлесе, йөрәк парәсе дөньяга аваз салачак. Ә шимбә туй – аның сөйгәне башкага өйләнәчәк. Рәйлә үзен тиз кулга алды. Яраткан баласы өчен ул барлык авырлыкларга да түзәргә әзер. Киләчәк нәрсә күрсәтер – анысы билгесез. Ә Рәйләнең киләчәге якты. Ул бәхетле әни булачак. Улын, күз нурын иң бәхетле, иң тәртипле бала итеп үстерәчәк.
Рәйләнең бәхетен җимереп төзелгән гаилә озын гомерле булмады. Зөһрә, баласы туу белән аерылып, үз авылына китеп барды. “Ачуланма, Расыйх. Бала синеке түгел. Синең белән урман аланында төн үткәргәндә мин авырлы идем инде. Уйнаштан бала тапты исемен күтәрмәс өчен генә чыккан идем мин сиңа. Бәхетле бул!” – диде ул саубуллашканда.
Фирая ИСЛАМОВА.
Исәнсеф-Чишмә – Азнакай.

Фото-Pixabay.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: