Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Укучыларыбыз яза

Укучыбыз Лениза Сәйфиева безгә җылы эчтәлектәге хат юллаган.

"Бу фотоларда минем туганнарым Фирая апа һәм Наил абый. Алар Мөслимдә яшиләр. Бу - Татарстанда иң матур авыл. Ул чиста, кунакчыл. Туганнарым менә инде 15 елга якын көн саен җәяү йөриләр. Афәрин аларга, чөнки мондый йөрүләр сәламәтлекне ныгыта.

Мөслимнең иң матур урыннары белән мин аларның фотолары аша танышам. Наил абый белән Фирая апа 6 ел үз йортларының ишегалдында нәни сквер ясау белән шөгыльләнәләр: чәчәкләр утырталар, су сибәләр, Наил абыйның кышкы кичләрдә ясаган матур кул эшләре белән бизиләр. Ә үз бакчасында Наил абый виноград, инжир һәм могҗизалы чәчәкләр үстерә. Июнь башында ук аларның вазоннарында җиләк өлгерә. Менә шундый тормышны яратучы һәм хезмәт сөючән кешеләр алар. Аларга нык сәламәтлек һәм озын гомер телим. Мин аларны бик яратам!!!"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев