Мөслим-информ

Укучыларыбыз яза. Зәңгәр ягулык китерүдә никадәр көч куелган!

Актаныш һәм Башкортостан белән чикләнгән төбәктә булуга карамастан, якын-тирә авылларга караганда, беренчеләрдән булып, зәңгәр ягулыкка тиендек.

“Авыл утлары” газетасында Рөстәм Шәриповның районны газлаштыру турындагы язмаларын укыган саен, ул елларны кабат үз алдыма китереп, таң калып утырдым. Йортларыбызга һәм җитештерү объектларына зәңгәр ягулык китерүдә никадәр көч куелган, бу масштаблы эшкә кемнәр генә тартылмаган?!Безнең Әлмәт һәм Әмәкәй авыллары район чигендә: Актаныш һәм Башкортостан белән чикләнгән төбәктә булуга карамастан, якын-тирә авылларга караганда, беренчеләрдән булып, зәңгәр ягулыкка тиендек. Газ бер көнгә генә алдан керсә дә, сөенеч иде. Чөнки туксанынчы еллар ахырында (1997 елларда) төзелеш материалларына бәяләр сәгатьләп үскән чор бит. Шәхси йортлар белән беррәттән машина-трактор паркына, Әлмәт авылындагы фермаларга да газ килде. Рөстәм Мирзагалиевич кайда гына эшләсә дә, бетә барган авылларны саклап калырга тырышты. Авыл халкына хөрмәт белән карады, аларның фикеренә игътибарлы булды. Әмәкәй халкы суга интеккән чорлар иде, әллә ничә урында скважина казылса да, эчәргә яраклы су чыкмады. Күрше Сөякәй авылындагы Хәләф чишмәсеннән китереп булмас микән дип, Рөстәм Мирзагалиевичка мөрәҗәгать иттек. Мәсьәлә уңай хәл ителде. Аллага шөкер, ничә еллар инде чишмә суы эчәбез. Авыл халкы суны өендәге краннан гына борып ала хәзер. Бу рәхәтлекләр өчен вакытында рәхмәт тә әйтә алмаганбыздыр. Кеше шундый бит инде ул: тиеш дип кенә карый. Шушы эшләрнең артында никадәр борчу-мәшәкать, йокысыз төннәр, тырышлык ятканын бик соң аңлыйбыз. Соң булса да, уң булсын. Район халкының тормыш-көнкүрешен яхшырту, яшәү өчен уңай мохит булдырудагы тырыш хезмәте өчен Рөстәм Мирзагалиевичка рәхмәтләребезне җиткерәбез.

Фирдәвес Газтдинов.

Әмәкәй.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: