Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Укучыларыбыз яза. Җылы учагым

Гаилә. Бу сүзгә күпме җылылык, мәгънә салынган. Бүгенге көндә төрле гаиләләрне очратырга була: тулы, катнаш никахлы, күп балалы... Бүген сезне башкалардан берни белән дә аерылмаган үз гаиләм белән таныштырырга телим. 

Әти-әнием өч балага тормыш бүләк иткән. Абыем – Казан федераль университетының беренче курсы студенты, мин – 8 класста, ә сеңлебез беренче сыйныфта укый. Әти-әни эштә вакытта өй мәшәкатьләре – безнең өстә. Мал карау, җәй көннәрендә әти белән печән чабулар абыйның ныгып килгән беләкләренә көч өсти. Гомумән, авылыбызда тәртипле, хөрмәтле гаиләләр исемлегендә без. Гаиләдә беребез дә эшсез утырмый. Хезмәт белгән бала бәхетле була. “Безнең ничек итеп тормыш алып баруыбызны күреп, балалар да хезмәт яратып үссеннәр. Без аларга дөрес тәрбия бирсәк, олыгайган көнебездә алар да безне шулай хөрмәт итәр,” – ди әтиебез. 
Буш вакытларда бергәләшеп телевизордан кинофильмнар, тәрбияви тапшырулар карарга, башваткычлар чишәргә яратабыз. Кунакка килгән дусларыбыз, туганнарыбызны ачык йөз белән каршы алабыз, хөрмәт күрсәтәбез. 
Бүгенге көндә мин әбиле, бабайлы булуым белән дә бәхетле. Өлкән яшьтә булуларына карамастан, алар бик күп кош-корт һәм мал-туар асрый. Бакчаларында төрледән-төрле җиләк-җимеш, яшелчә үсә. Өлкәннәр дә безгә үз үрнәкләрендә хезмәт тәрбиясе бирәләр. Һәркемгә дә гаилә бәхете телим. Балалар тигез канатлы, сәламәт һәм бәхетле булып үссеннәр. 
Диана Шиһапова, 
Г. Тукай исемендәге Мөслим урта 
мәктәбенең 8 б сыйныфы укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X