Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Укучыларыбыз яза: Яшәү шартларының уңай булуы – җитәкчелекнең тынгысыз хезмәте

Соңгы елларда Мөслимдәге үзгәрешләр хакында ишетеп белә идек. Җәлил поселыгының бер төркем хезмәт ветераны, биредәге яңарту эшләрен үз күзләребез күргәч, таң калдык.

Әнәс Борһанов, “Җәлилнефть” җәмгыятенең ветераннар Советы рәисе:

Соңгы елларда Мөслимдәге үзгәрешләр хакында ишетеп белә идек. Җәлил поселыгының бер төркем хезмәт ветераны, биредәге яңарту эшләрен үз күзләребез күргәч, таң калдык. Шәһәргә (авыл дип әйтергә тел әйләнми) килүчеләрне “Җәмыйгъ” мәчете каршы ала. Аның янында гына мәһабәт универсал спорт залы сафка баскан. Үзәк урамдагы “Пушкин” паркы, “Тукай”, “Мөслим йөрәге” скверлары, эстетик зәвык белән ясалган биналар, күзне иркәләүче чәчәкләр һәм төрле агач-куакларга карап сокландык. Әйләнә-тирәдә чисталык хакимлек итә.

Мөслимлеләр үзләренең тарихи ядкәрләрен барлау өлкәсендә дә бик күп эш башкарганнар. Моның шулай икәненә без “Татар әдәбиятында һәм сәнгатендә – мөслимлеләр”, туган якны өйрәнү музейларын караганнан соң инандык. Экспозиция залларының төрлелеге, аларның тарихи экспонатларга бай булуы күзгә ташлана.

“Кояшлы Ык” ял зонасында тудырылган матурлыкны да сөйләп аңлатып бетерерлек түгел. Ык елгасында рәхәтләнеп су кердек, ял иттек. Рәхмәт сезгә, ут күршеләребез! Рәхмәтебезнең иң олысы – район җитәкчелегенә. Халык өчен  яңадан-яңа уңайлыклар тудыру, яшәү шартларының уңай булуы – болар барысы да җитәкчелекнең тынгысыз хезмәте. Киләчәктә дә шулай, сокландырырлык итеп яшәгез, яңа уңышлар юлдаш булсын.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: без - мөслимлеләр!