Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Укучыларыбыз яза. Яңа елны каршылаганда

Яңа ел якынлаша. Ел буе зарыгып көткән бәйрәмне кем ничек каршылый? Яңа ел белән бәйле нинди традицияләрне саклый? Бәлки, күңелегез төпкеленә кереп калган иң истәлекле вакыйгалар бардыр. Әйдәгез, хөрмәтле укучыларыбыз, шулар белән уртаклашыйк әле. Сездән язмалар көтеп калабыз. Аларның иң кызыклыларын иске Яңа ел бәйрәменә кадәр бастырып чыгарырга вәгъдә итәбез. Бүген исә игътибарыгызга – беренче язма.

Яңа ел якынлаша. Ел буе зарыгып көткән бәйрәмне кем ничек каршылый? Яңа ел белән бәйле нинди традицияләрне саклый? Бәлки, күңелегез төпкеленә кереп калган иң истәлекле вакыйгалар бардыр. Әйдәгез, хөрмәтле укучыларыбыз, шулар белән уртаклашыйк әле. Сездән язмалар көтеп калабыз. Аларның иң кызыклыларын иске Яңа ел бәйрәменә кадәр бастырып чыгарырга вәгъдә итәбез. Бүген исә игътибарыгызга – беренче язма.

Әле кайчан гына, миллениум – меңьеллык чиге дип, мәш килеп, 2000нче елны каршы алган идек. Унсигез елы үтеп тә киткән... 18 тулганны олы кешегә саныйлар. Чыннан да, артка борылып карасаң, унсигез тулганчы төрлесен күрсәтте. 
Мин үзем Яңа елны Кыш бабайның иңендәге малай итеп түгел, унике вагон таккан поезд составы итеп күз алдыма китерәм: унике вагонын да тутыра да тарихка китеп югала... Менә өченче меңьеллыкның унсигезенче составы да китеп бара. Ә минем бу – алтмыш өченче состав. Искә алсаң, һәрберсе үзенең матурлыгы, үзенең хатирәсе белән туп-тулы киткән, һәрберсе минем күңелемнең бер кисәген алып киткән, һәрберсе миңа нидер калдырып киткән. Күңел сандыкларын актарганда, һәрберсеннән матур хатирәләр алып, хисләнеп була, кылмаган эшләр өчен үкенеп була. Шулар арасында иң истә калганы 1977нче ел булгандыр. 
...Казарманың буеннан-буена сузылган өстәл. Табында – хәзинәдә бары, өстәл башында – комбат капитан Баскаков, взвод командиры капитан Дегтев, старшина... Өстәл тирәли солдатлар, сержантлар тезелеп утырган. Хәтта “дневальный”га да, тумбочка яныннан китеп, өстәл артына утырырга рөхсәт бирелгән. Комбат, офицерлар котлаганнан соң, өстәлдәге ризыклар кими төшкәч, кадерләп кенә саклый торган радиоалгыч тумбочкага менеп “кунаклый”. Аның үзенең хуҗасы бар. Хәзер аны ди-джей диләр. Лидия апа Русланова башкаруында легендар “Валенки” яңгырый .. Аның артыннан – “Ты же меня пидманула”. Радио янында – бер өем пластинка. Элек магнитофоннар юк, матур җыр язылган пластинка – һәр солдатның туган як саләме булып, сагынганда тыңлап ала торган иң кадерле әйберсе. Бәйрәм башланыр алдыннан шуларны сорап алган иде егетебез, чиратлап куя башлады... Безнең батарея интернационал иде: казахлар, таҗиклар, латышлар, башкортлар, Дагыстан, чечен егетләре, белоруслар, украиннар... Ди-джей карап тормый: кемнеке туры килә, куя ,җырлата, үзенә күрә солдат сорулары буенча төзелгән концерт. “Лезгинка “ишетелгәч, өстәлдәге кашыклар гына биемәгәндер. Синең пластинка нинди иде дисезме? 
Уңда юллар, сулда юллар... 
Юлларга кемнәр чыгар? 
Таңда егет җырлап кайтыр, 
Кыз йөгереп каршы чыгар. 
...Теге НАТО мәлгуньнәре “Сатана” исеме биргән ракетаның бабасы янында хезмәт иттек без. Дневальный “Тревога!” дип игълан итүгә пирамидадан автомат, ике рожок патрон, противогаз, ОЗК шинель, бушлатны ал да – стартка! Командир һәм секундомер гына хуҗа. Шулай булгач, өстәлдә дә лимонад белән сгущенка гына иде. 
...Өстәлдәге пластинкалар беткәндә иртәнге “подъем” вакыты җиткән иде инде. Барысы да гаиләле булса да, офицерлар да чын-чынлап безнең белән бәйрәм итте, берсе дә ташлап китмәде. Март аенда приказ чыга, май аенда – демобилизация! Солдатча әйткәндә “Дембель!” Шуңа истә калгандыр да инде ул 1977 ел. Кырык бер ел вакыт узса да, шул ук егетләр булса, мин бүген дә “ыһ” та дими алар янына кире барыр идем. Юк инде, барырга язмасын. Без генә түгел, улларыбыз хезмәт итеп кайтты, оныкларым үсеп килә. Аларда да армия турында шушындай матур хатирәләр генә калсын иде. 
Яңа ел белән! 2019 ел составы үз вагоннарын гел яхшылык белән генә тутырсын! 

Әнвәр Сәрвәров. 
Тат. Бүләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев