Мөслим-информ

Укучыларыбыз яза. Шулай да була икән

Табиблар аңа: “Балаң бераз исәйгәч, операция ясыйсы булачак. Авыр күтәрмә”, – диләр. Ничек инде сабыеңны кулыңа алмыйча түзеп булсын ди?

Әфган сугышыннан исән-имин кайткан Ильяс көзге урак вакытында авылда, комбайнда эшләргә ниятләде. Авыр солдат хезмәтеннән соң җирсеп, авылны сагынып кайтты Ильяс. Ике ел буе төшләренә кереп йөдәткән комбайн штурвалына утыру белән алдынгылар рәтенә күтәрелде. Басуларда урак эшләре бетеп, җирләр сөрелеп, ямансу булып кара җирле басулар гына утырып калган. Ике ел буе армиядән көтеп алган сөйгәне Фәнисәсе янына юл алды ул. 
Ижау шәһәренә барып, заводка эшкә урнашты. Фәнисә белән матур гына очрашып йөрделәр. Ә җәйгә туй ясыйбыз дип, матур планнар корды яшьләр. Сабантуй чорында гөрләтеп туй итәрбез, дип, хыялланып йөргәндә, ашханәдә пешекче булып эшләүче Фәнисә, кайнар парга пешеп, аны хастаханәгә салдылар. Шулай итеп туй кичерелде. 
Җәйнең иң матур көннәрендә гөрләтеп туй итте яшь пар. Өйләнешеп ярты ел да узмады – әфганчы Ильяска бер бүлмәле фатир бирделәр. Сөенешеп туя алмады алар. Ә бер елдан кызлары Йолдыз туды. Малай көткән Ильяс башта күңелсезләнеп йөрсә дә, бала тудыру йортыннан кызы белән хатынын алып чыккач, сөенеченнән нишләргә дә белмәде. Кызына исемне дә үзе сайлады. Озак та үтмәде, ике бүлмәле фатирга күченделәр. 
Бәхетнең касәсенең мөлдерәмә тулылыгы шушы буладыр, дип, эчтән генә сөенделәр. Ике елдан Ильяс хатыныннан нәсел дәвамчысы – малай сорый башлый. Тик табиблар Фәнисәгә икенче баласын табарга рөхсәт итмиләр, “йөрәгең начар – күтәрә алмаячаксың” дип, каты гына кисәтәләр. Ләкин Фәнисә үз сүзен сүз итә: “Беренчесен алып кайттым бит әле, берни дә булмады, ирем малай сорый!” – ди. 
Табибларның кисәтүе юкка булмаган: бала тапкач, йөрәк үзен бик нык сиздерә башлый, һава җитми, тын алу авырлаша. Табиблар аңа: “Балаң бераз исәйгәч, операция ясыйсы булачак. Авыр күтәрмә”, – диләр. Ничек инде сабыеңны кулыңа алмыйча түзеп булсын ди? Шул баланы күкрәгеңә кысып, бер яратсаң, бер үпсәң, бөтен авыртуларың онытылганын әни кеше үзе генә белә шул. Операциядән соң үзен әйбәт хис итә Фәнисә. Өйдәге бөтен эш Ильяс өстенә кала: ашарга да пешерә, юа, җыештыра, баланы да караша. Башта Фәнисәгә беренче группа инвалидлык бирәләр, бер елдан – икенче, ә өченче елны өченче группага калдыралар. Бу инде эшкә чыгарга рөхсәт, дигән сүз. ... Еллар үткән саен кабат йөрәк үзен сиздерә. Клапаннар тагын “ремонт” сорый башлый. Кызлары Йолдыз беренче класска укырга керә, ә Илдар бакчага йөри. Тагын бер сөенечле хәбәр – Ильяска өч бүлмәле фатирга ордер китереп тоттыралар. Күченү мәшәкатьләре, әйбер урнаштыру – бар эшләр дә төгәлләнә, өйдә һәр нәрсә үз урынына урнаштырыла. 
Ә йөрәк һич тынгылык бирми, Фәнисәне ашап тик тора. “Йөрәк белән шаярырга ярамый, әйдә табибларга күреник!” – дип, ире хастаханәгә алып китә. Фәнисәне шунда ук салып та куялар. Табиблар кичекмәстән операция ясарга – йөрәккә ясалма клапаннар куярга кирәклеген әйтәләр. Ильяс, операциядән соң чыгымнарның күп булачагын, хатынын сакларга да туры киләчәген уйлап, икешәр-өчәр смена эшли башлый. 
Операцияне билгеләнгән көннән иртәрәк ясыйлар. Палатада үзе генә калган хатын, хәле авыраюын аңлап, ярдәм чакыру өчен кнопкага да баса алмый кала. Фәнисәнең йөрәге тибүдән туктый. Табиблар, Фәнисәнең аңсыз ятуын күреп, йөгерешә, башласалар да инде соң була. Аны моргка чыгаралар. Телефон булмагач, Ильяска хәбәр итәр өчен яшь кенә санитарканың кулына язу тоттырып, адрес буенча җибәрәләр. Ә теге кызыкай, ишекне ачучы булмагач, язуны почта тартмасына салып китә. Ике тәүлек ялсыз эшләп кайткан Ильяс арып-талып, йокларга ята. Әзрәк черем итеп алгач, кибеткә чыгып китә. Шунда әллә ничә көннәр каралмаган почта тартмасын ача. Газеталарга ияреп, бәләкәй генә кәгазь кисәге идәнгә килеп төшә. Аны кулына алган ир өнсез кала, үз күзләренә ышанмый, кәгазьне кат-кат укый, күз аллары караңгылана, аяклары хәлсезләнеп, гәүдәсе берни тоймый башлый. Ул ничек моргка барып җитүен дә, санитарка хатынның аңа ниләрдер тоттыруын да хәтерләми. Ильяс аңына килеп ападан: “Апа, ә кая соң минем хатынның алтын алкасы, балдагы, йөзеге, кулоны белән муен чылбыры?” – дип сорый. Апа: ”Мин берни дә белмим, мин күргәндә юк иде. Хәзер врачтан сорыйм”, – дип, врач бүлмәсенә китә. Врач та, башкалар да бу сорауга җавапны әйтә алмыйлар. Ильяска хатыны кайда лечение алган шундагы врачтан сорарга кушалар. Ләкин анда да алтыннарны кем алганын әйтүче табылмый. Ильяс: “Миңа балдак белән алкаларны гына булса да бирегез, калганы үзегезгә булсын!” – дип тә карый. Ләкин үлеп, суынып та өлгермәгән мәеттән салдырып алынган алтыннар кая соң? Кем дә булса салдырган бит инде аларны? Ни намусың белән шул үлгән кешенең тәненнән салдырылган әйберләрне киеп йөреп була микән? Ильяс, кулын селти дә, үзенең башка сүз әйтерлек хәлдә түгеллеген аңлап, ишекне каты итеп ябып, саубуллашмыйча да чыгып китә. 
Үткәннәрне искә төшерде Ильяс. Кызы Йолдызы тугач алка белән йөзек сатып алды ул, кызыл янып торган төсле алка белән йөзек Фәнисәнең күңеленә хуш килде. Салмыйча да киде ул аларны. Ә улы Илдары тугач муен чылбыры белән кулон алып бирде Ильяс хатынына. И сөенде ул вакытта хатыны, и сөенде, кат-кат рәхмәтләр әйтте ул иренә. Ә балдак – аларның кавышканда кигән алтын балдак иде шул. Балаларын, хатынын бик ярата иде шул Ильяс. Ә хәзер менә ике баласын кочаклап ятим калды... Хатынын алып кайтып авылларына җирләде Ильяс. 

Фирая Исламова. 
Азнакай – Исәнсеф-Чишмә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: