Мөслим-информ

Укучыларыбыз яза. Савап эшлим дип, гөнаһ эшләмә!

Кайвакыт кешеләр, үз диннәрен өйрәнмәү яки өйрәнергә теләмәү сәбәпле, саваплы эш урынына гөнаһ эшләп куялар. Үзем күргән бер вакыйга турында язасым килә. 

Шулай бервакыт кибеттә чират торам. Миннән алда басып торучы хатын сумка-сумка әйбер ала. Сатучы тегеңә сөенә-сөенә тавык ботлары үлчи. 
– Кайда болай әзерләнәсең? – дип сорады янында торучы хатын, танышлар булдылар, ахры. 
– Аш үткәреп алмакчы идек, – дип җавап бирде тегесе. 
Моны ишеткәч, мин дә сөйләшүләренә кушылырга уйладым. 
– Алган итләрегез хәләл түгел бит,– дим. 
– Минем бит аш пешерә торганнары хәләл, бу тавык ботлары салатлар ясарга гына тотыла, – димәсенме әңгәмәдәшем. 
– Салат та ашар өчен әзерләнә бит инде, хәләл иттән булмагач, ярамый, – дидем. 
– Нәрсә ашаганнардыр әле әбиләр моңарчы, – дип кырт кисте хатын. 
Бүтән эндәшәсем килмәде аңа. Кеше үзенең фикерен Аллаһының сүзеннән өстен куйган икән, аның белән сатулашып булмый инде. 
Менә шулай, кардәшләрем, ашка йөрсәң – йөр икән! Ток белән үтерелгән тавыкларның ботларын ашатырга да күп сорап тормый икән динен белмәүче татарлар. 
Шунысы аптырата: хәләл ит кибетләрдә була торып та нигә кеше хәрамны алырга тели икән? Хәрам ит белән хәләл ит нәрсәсе белән аерылганын белмәү сәбәпле, шулай эшлиләрме алар, әллә инде белә торып та Аллаһының сүзенә буйсынасы килмәүдәнме? 
Мин үзем дә мәчеткә укырга йөри башлаганчы, дуңгыздан башка ит хәләл дип белә идем. Хәзрәтебез “Ашау әдәпләре” дәресен үткәргәч кенә, мин хәләл итнең нинди булуын анык аңладым. 
Хәләл ит ул – “бисмиллаһ” әйтеп суелган ит. “Бисмиллаһ” сүзенең мәгънәсенә төшенгән кеше суйса, бигрәк тә дөрес була. Бу шарт, әлбәттә, дуңгыз итенә кагылмый. Дуңгызны, кайберәүләр шаяртып әйткәнчә, җиде тапкыр мәчетне уратсаң да, ул хәләл була алмый. 
Аллаһы Тәгалә кешегә хәләл итнең нинди булуын Коръәни- Кәримдә, “Мәидә” сүрәсенең 3 нче аятендә болай дип аңлата: “Сезгә үләксә, бугаз каны, дуңгыз ите хәрам булды. Янә шундый хайванны ашау хәрам ки, аны суйганда Аллаһыдан башканың исеме зикер ителер, янә буылып үтерелгән хайванны ашау, янә агач яки таш белән бәреп үтерелгән хайван, янә югарыдан егылып үлгән хайван, янә сөзешеп үлгән хайван, янә ерткыч хайван үтергән нәрсә хәрам булды...” 
Галимә Харисованың “Ислам педагогикасы – сәламәтлек чыганагы” дигән китабында мондый сүзләр китерелә: “Исламда хайван чалуның мөселман үтәргә тиеш булган кагыйдәләре бар. Әлеге кагыйдәләргә чалу өчен билгеләнгән хайванга карата йомшак мөгамәлә кылу, эшне яхшы, җиренә җиткереп башкару да керә. Аллаһының илчесе пычакларны яхшылап үткенләргә һәм аларны хайваннарга күрсәтмәскә боерган. Хайванга мәрхәмәтсез мөнәсәбәт, аларны стресс халәтенә китерә. Ә стресс вакытында адреналин, төрле кислоталар бүленеп чыга. Нәтиҗәдә, бу агулар кан тамырлары аша мускулларга (иткә) сеңә, бигрәк тә, әгәр хайван суюга хәтле электр тогы белән үтерелсә. Үз тәҗрибәмнән чыгып әйтә алам: мондый итне ашаган кешеләрнең кан басымнары күтәрелә. Ә мөселманча суелган ит ашасалар, сәламәтлекләренә зыян килми. 
Коръәни-Кәримдә ризык турында сүз барганда бугаз каны хәрам санала. Моңа кадәр кешеләр моның серен аңламый иде. Кан анализы анда байтак кына бәвел (сидек) кислотасы барлыгын күрсәтә. Бу кислота азык белән бергә организмга керсә, сәламәтлеккә агу кебек зыян итә. Шуңа күрә дә терлекне динебез таләп иткәнчә чалырга кирәк. Шул чакта гына терлекнең бөтен каны чыгып бетәчәк”. 
Мөселманча суелмаган хайваннарның әгъзалары дарулар ясаганда да кулланылырга мөмкин. Мәсәлән, дуңгызларның һәм мөгезле эре терлекләрнең ашказаны асты бизеннән ясалган “Панкреатин” даруы. Ул төрле исемнәр белән чыгарыла: “Мезим”, “Креон” һ.б. Мисал итеп дуңгыз һәм эре терлекләрнең баш миен кулланып ясалган “Церебролизин” даруын китерергә була. 
Әгәр мөселман кешесе табиб язып биргән даруга хәләл альтернатива таба ала икән, шунысын куллана. Әгәр юк икән, даруның аның сәламәтлеге өчен ни дәрәҗәдә кирәклеген карый. Гадәттә, галимнәр мондый даруларны үлем куркынычы янаганда гына кулланырга рөхсәт итәләр. 
Дарулар темасына кереп киткәч, “Гематоген” турында да әйтеп үтәсем килә. Балалар яратып ашый торган бу тәмле дару мал каны кушылып ясала. Канның хәрам икәнен белдек инде, шуңа күрә гемоглобинны күтәрәм диеп, хәрамга төшмәсәк иде. Язмам ахырында Пәйгамбәребезнең сүзләрен китерәсем килә: “.. Ул кеше кулларын күккә таба күтәрә һәм: “Әй Раббым, әй Раббым!” – дип кабатлый. Әмма аның ашаганы – хәрам, эчкәне – хәрам, киеме – хәрам, ул хәрам белән тукландырылган. Аңа ничек итеп җавап бирелсен соң?!” (Мөслим, Тирмизи). Үз динебезне өйрәнеп, барчабызга да ике дөнья бәхетенә ирешергә насыйп булсын.

 

Резеда Мәүлиева. Мөслим.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: