Мөслим-информ

Укучыларыбыз яза. Сагындым мин сине, Мөслимем!

Матур июль уртасында тәвәккәлләп ирем белән Пермь якларына кузгалдык. Инде ничә еллар җыенып та бара алмыйча күп еллар үтте. Анда безнең гаилә дуслары яши. 

Матур июль уртасында тәвәккәлләп ирем белән Пермь якларына кузгалдык. Инде ничә еллар җыенып та бара алмыйча күп еллар үтте. Анда безнең гаилә дуслары яши. 
Гүзәл Уразова, Сәнифә Рангулова, Мәгъсут Имашев туып үскән Барда якларын бик тә күрәсем килгән иде. Ара ерак булып чыкты, 451 км икән бездән Барда. 
Ирем рульдә, ә мин бик шәп штурман кебек, картадан карап, юл өйрәтеп барам. Моңлы, ягымлы тавышы белән мәрхүм Әлфис Кыямов җыр суза. Башкортостанның Борай районыннан узабыз. Теләсәң дә алай булмас иде, Әлфис Борай турында җырлый башлады. Тәтешле районына кердек. Хәния Фәрхи, Салават Фәтхетдинов шул районнан бит. Аксәет авылы сул якта калды, хәтерем ялгышмаса, Салават шул авылдан бугай бит. 
Әкренләп Пермь ягына керәбез. Табигате бик матур, урманлыклар бик күп. Тик басуларында минем буе чүп үләне үсеп утыра (мин бер басуда да иген күрмәдем!). 
Өйләр дә бездәгечә матур түгел. Такта белән тышланганнар, ләкин берсе дә буялмаган һәм ул кара төскә әйләнгән. Үзләре тар һәм биек итеп төзелгән. 
Куедадан (район үзәге) ялгыш кереп киткәнбез. Безгә Чернушка аркылы барырга кирәк иде. Әй, кире борылмыйк инде дип, турыдан Бардага юл алдык. Чернушка аркылы 107 км, ә болай 64 км, 10 км ара узгач, карыйбыз: асфальт юл бетеп шоссе юл (эре-эре ташлар белән күтәртелгән юл), кире борылмадык, киттек шулай. Берәм-берәм рус авылларын үтәбез, Югары Ашап, Түбән Ашап... Авыллар шулай таркау, газ дигән әйбер юк, тегендә бер өй, монда бер өй дигәндәй. 
Күп өйләрдә кеше яшәми, җимерелеп җиргә иңеп беткәннәр, өй тирәсен чүп үләне уратып алган, озын булып үскән. Бала-чагалар гел күренми. Авыллар беткән диярлек, 1-2 әби генә очрады, алары да зур яшьтә. Бер-ике татар авылын үттек. Алары хәлчә, өйләре дә матуррак, кайберләре урам якка чәчкә утырткан... 
Бардага барып җитәргә 7-8 км калгач, асфальт юл башланды. Аллага шөкер, дидек, кара тузан эчендә барып туйган идек. (Штурман шәп бит, туры юлдан алып китте, имеш!). 
Бардага килеп кердек, сөенеп куйдым. Безне матур итеп төзелгән мәчет каршы алды. Халкы татарча сөйләшә (тик кайбер сүзләрне аңлап бетереп булмый), гадиләр. Бер-берсе белән матур итеп татарча исәнләшәләр. Магазинда бәяләр нәкъ бездәгечә: ашамлык та, киемнәр дә. Анда да шул ук “Пятерочка”, “Магнит” магазиннары бар. Бакчаларда бездәге кебек үк әйберләр үсә. Мунча да шундый ук, каен себеркесе белән рәхәтләнеп чабынып мунча кердек. Бар да гади генә, төзелешләр юк, ике катлы борыстан эшләнгән өйләр бик күп. Өч көн кунак булгач, саубуллашып, кайтыр юлга чыктык. Рәхмәт, Барда, шәп каршы алдың, шәп итеп озатып калдың! Кайтыр юлга кузгалгач, рәхәт итеп иркен сулап куйдым. Өч көндә сине сагынырга да өлгергәнмен икән, туган ягым. Үземнең сулар һавамны да, табигатемне дә, кешеләремне дә – барысын да сагынып кайттым. Табигате дә матуррак, өйләре дә төзегрәк, кешеләре дә ягымлырак кебек тоелды миңа. 
Шулай инде, һәркемгә үз туган ягы кадерле. Ә мин Мөслимемнең туфрагында яралып, челтерәп аккан чишмә суын эчеп үскән бер баласымын! 
Сагындым мин сине, Мөслимем! Синең кебек гүзәл җир беркайда да юк. Мин шуны аңладым. 

Фирая Исламова. 
Исәнсеф-Чишмә – 
Азнакай.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: