Мөслим-информ

Укучыларыбыз яза: Чын дуслык нинди була?

Бүген күпләр, үз кабыгына бикләнеп, үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртып яшәргә күнегеп баралар. Аралашу, күрешүләр, очрашулар сирәгәя. Дуслар бер-береннән ерагая, аралар суына, якын мөнәсәбәтләр онытыла.

Чын дуслык нинди була?

Бүген күпләр, үз кабыгына бикләнеп, үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртып яшәргә күнегеп баралар. Аралашу, күрешүләр, очрашулар сирәгәя. Дуслар бер-береннән ерагая, аралар суына, якын мөнәсәбәтләр онытыла. Бу – бик аяныч. Борынгы гасырлардан кешелекне озата килгән тормыш кыйммәтләренең иң мөһиме бит ул – чын дуслык. Ул – яшәү этәргече дә, шәхестә игелек сыйфатларын тәрбияләү чарасы да. Дуслык халкыбызга сугыш дәһшәтләрен җиңәргә дә, авыр елларда төшенкелеккә бирешмәскә дә булышкан. Хәзер безнең тормыш мул, барысы да бар, тик рухи тоткабыз – дуслык кына – көннән-көн ныклыгын югалта кебек. Безгә бу кыйммәтне җуймау, саклап калу юлларын табарга кирәк. Сәнгатьтә, әдәбиятта, кинофильмнарда сурәтләнгән чын дуслыкның матур мисалларын халык күңеленә җиткерүне бүгенге телевидение, радио, интернет чаралары көн кадагына куярга тиеш дип уйлыйм. Гаиләләрдә балаларны “иң элек үзең турында уйла” дип түгел, “сам пропадай, а товарища выручай” дип тәрбияләү зарурдыр. Газета-журналларда чын дуслыкның матур үрнәкләре турында язмалар популярлашсын иде.

Шундый дуслыкның искиткеч бер гыйбрәтле мисалын сөйләп китәм әле.

Безнең Мөслим авылында легендар шәхес – Бөек Ватан сугышының утлы елларын кичкән 92 яшьлек ветеран Зиннуров Мансур Зиннур улы яши. Бер очрашуда “Сугышта дусларыгыз бар идеме?” – дигән сорауга ветеран яшь аралаш түбәндәгеләрне сөйләде:

– 1944 елның февралендә безнең хәрби часть сугышчан бәрелеш вакытында алга – дошман тылына ташланды. Немецлар безне өзлексез корал уты белән каршылый. Янәшәмдә генә мина шартлады, аның кыйпылчыгы, минем башка эләгеп, күземне бәреп чыгарды, бик каты яраландым. Аңсыз килеш сугыш кырында ятып калганмын. Иң якын хәрби дустым, башкорт егете Һадимулла Зиннәтуллин, югалганымны белгәч, төнлә мине эзләп чыгып киткән. Аны башкалар туктатырга теләгән, тик кая ул! Һадимулла: “Я Мансурны исән килеш табам, я үзем дә аның белән бергә үләм!”  дигән. Тапкан ул мине... Тапкан һәм бик нык курыккан: аңсыз, бер күзсез, маңгайдагы ярамнан баш мие күренеп тора ди. Тере килеш табуына сөенеп, мине үзебезнекеләр ягына алып кайта. Минем гомеремне шулай саклап кала. Чын дус менә шундый була ул...

Башкортстанның Илеш районыннан килгән Һадимулла белән Мөслим егете Мансур ут эченә кергәндә бер-берсен ташламаска ант иткән булалар. Сугыш тәмамлангач та шушы изге антка тугры калалар. Озак еллар, бер-берсенә кунакка йөрешеп, хәлләр белешеп, күрешеп яшиләр. Бу дуслык тарихы күңелләрне тетрәндерә, шул ук вакытта тирән соклану хисе уята.

Минем дә чын дустым бар. Ул – сабакташым Регина. Безнең холыклар төрле, бер-беребезгә гел охшамасак та, ниндидер көч безне якынайта. Мин һәрвакыт аның игътибарын тоям, аңа да иң якын һәм ышанычлы дус булырга тырышам. Миңа карата ихлас мөнәсәбәтен югары бәялим, аның кыйммәтен аңлыйм. Буш вакытларны бергәләп кызыклы итеп үткәрәбез, Мөслимебезнең матур һәм истәлекле урыннарын карап кайтабыз, спорт белән шөгыльләнәбез, бергәләп китаплар укыйбыз. Киләчәктә дуслыгыбыз тагын да ныгыр, дип өметләнәм.

Виктория Фазылова.

Мөслим.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: