Мөслим-информ

Укучыларыбыз яза. Оныкларга кала гомер - сандык...

Китапхәнә мөдире Гөлнур Мирзаянова Иске Карамалыда Харрас Әюпов истәлегенә узачак шигырь бәйрәменә чакыргач, шушы очрак искә төште дә, һич икеләнүсез барырга булдым. Анда баргач кына Гөлназ Шәмсинең бик олы чара үткәрергә җыенганын аңладым.

 Баксаң, ул районара шигырь укучылар конкурс-фестивале икән. Килеп керү белән конкурсантларны регистрациягә алалар. Ә анда, олы бер команда булып, Сарман районы вәкилләре дә теркәлгән. Хәтта Михайловкадан рус кызлары да килгән иде. Фойеда чәй өстәле корылган, клуб кызлары (искечәләп әйтәм инде) кунакларны чәй өстәленә дәшеп тора. Килгән кунаклар да күп – Казаннан Харрас Әюпнең хәләл җефете, килене, оныгы, бертуган апасы белән җизнәсе. Жюри да дәрәҗәле генә... 
Кичә Харрас Әюп сүзләренә язылган җыр белән башланып китте. Зур экранда үзенең башкаруында укылган шигырләре белән үрелеп барды. Сәхнәгә берәм-берәм конкурсантлар күтәрелә. Җитмешнең аргы ягына аяк басканнардан алып, мәктәп укчыларына кадәр килгән. Һәммәсе үзенең иҗат җимешләрен тәкъдим итә. Күбесе үзе өчен генә язганын искәртә, беренче тапкыр халык алдына чыгып укыганын белдерә. Ләкин күренеп тора: язганнары йөрәктән чыккан. Кемнеке бәет формасында булса, кемдер яратуын белдерә, кемдер сөйгәнен шаярта. Туган як, туган авыл темасына кагылучылар да, табигать матурлыгына сокланучылар да булды. Чәчәк аланнарында, урман буйларында “пикник”лардан калган чүп өемнәренә, буш шешәләргә әрнүен белдерүчеләр дә... 
Кыскасы, күңелдә ни бар, шул түгелде сәхнәдән. Дүрт сәгатькә якын барган шигырь бәйрәме бер тында үтеп китте. Залда утырган язучы Роза Хәбибуллинага да, филологлар – Харрас Әюпнең шигырьләрен яттан сөйләгән Роза Низамовага да, янәшәмдә утырган Фәрия апа Мирхәйдаровага да ошады бәйрәм. Кайткан кунаклар да канәгать калды шикелле. Шулай булмаса, шигырь укучының иңенә өрфия шәл салмаслар иде. Кичә соңында җюри берсен дә игътибарсыз калдырмады, барысы да бүләккә һәм Мактау грамотасына ия булды. 
Ачкан саен кагылыр 
ул җанга, 
Төшләреңә кереп уятыр, 
Оныкларга кала 
гомер-сандык. 
Эчләрендә аның ни ятыр? – 
дип язган Харрас Әюп бер шигырендә. Бәйрәм ачык күрсәтте: бар аның юлын дәвам итүчеләр, бар әле күңелендә шигырь уты янучылар. Ә Гөлназ Шәмси, шуларны эзләп табып, Харрас Әюпнең рухын сөендерде. Бәйгене инде икенче тапкыр үткәрүен исәпкә алып, аңа зур рәхмәт әйтәсе, бу эшенең дәвамлы булуын телисе килә. Жюри членнарының берсе сәхнәдән яңгыраган шигырьләрнең берсе дә китапка кертерлек, газетага басарлык түгел дип ычкындырды. Бу фикер белән килешәсем килми. Языгыз, урыс әйткәндәй, “Что написано пером, не вырубишь топором”. Иртәгә язачагың бүгенгесеннән яхшырак булыр, язганнарыгыз оныкларыгызга каласы гомер сандыгында урын алыр! 

Әнвәр Сәрвәров. 
Тат. Бүләр. 

Фәридә Гайнетдинова 
фотолары.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: