Мөслим-информ

Укучыларыбыз яза. Җәннәт почмагы

“Кирәк булганнарның барын да алып бетердем микән инде?” дип, сатып алган товарларым белән тулган ике сумкамны күтәрдем дә салмак адымнар белән өйгә атлыйм. Әз генә ара узу белән, бер машина 2-3 метр үтеп туктады да, шоферы бик ягымлы тавыш белән: “Апа, ерак кайтасызмы, сумкаларыгыз авыр ахры, әйдәгез, утырыгыз”, – дип эндәште. Якынрак килүгә, бу асыл затның үзем йөри торган “Авылдаш” кибете хуҗасы Илдар Хәйруллинның тормыш иптәше Айгөл икәнен таныдым.

Хәзер кибетләрдә күгәрчен сөтеннән башка бөтен нәрсә бар. Кырык елга якын сәүдә өлкәсендә хезмәт куйган кеше буларак, элеккене хәзерге белән чагыштырып карыйм да сөенеп туя алмыйм. Ни тели, шуны ашап яши бит хәзер халык. Чиратлар бетте. Кайсы кибеткә керсәң дә, киштәләр сыгылып тора. Сатучылар бер алдыңа, бер артыңа төшә. “Рәхмәт, тагын килегез”, – дип озатып кала. Күп еллар бергә эшләгән сатучылар белән очрашабыз да: “Нәрсә эзләп йөрисең җәннәттә?”– дип көлешеп исәнләшәбез. Үзебез эшләгән чордагы авырлыкларны, хезмәт шартларын искә төшергәндә “бала йоннары” кабара. Салкын складларда талон белән килолап он, кеше башына 200 грамм исәбеннән 6-7 төрле ярма сатулар... Кара таңнан чират алган халыкка авыл советы биргән исемлек буенча озын көннәр буена хезмәт күрсәттек. Гер ташы куя торган үлчәүләргә бер салып, бер ала идек азык-төлекне. Комбикорм кайтса, машинадан бушатылган катнаш азыкны капчыкларга тутырып, хуҗалык башына бер яки ике центнердан бүлеп сата-сата хәлдән тая идек. Онга кытлык кими төшкәч, капчыклап сату башланды. Прицеп таккан КамАЗ белән кайткан онны, авыл саен йөри-йөри караңгы төнгә кадәр сатып бетереп, онга төшкән таракан кыяфәтендә өйгә кайтып керүләрне искә алсаң, көләрсең дә, еларсың да. 
Ул чорда “халык контроле” дигән куркыныч бер төркем дә хакимлек итте әле безнең өстән. Ай саен план үтәлеше белән газапладылар. Товары җитәрлек булса, планы үтәлми каламыни инде?! Бер кап һинд чәенә чүпрә өстәп сатарга мәҗбүр иттеләр. Шулай итсәң, план дигәне үтәлми калмый иде. 
Пай планы исегезгә төшәме, газаплардан исән калган сатучылар! Сатарга осталыгы булмаганнар үзләренең туганын яки әти-әнисен (4-5 тапкыр!) пай члены итеп, марка суммасын хезмәт хакы белән түләп, анысын да җиңеп чыга идек. Оешма бит пайчылар хисабына төзелгән. Пай планын үти алмасаң, эш харап: оешмаң тарала дигән сүз! Күпме генә тырышсак та, нинди генә юллар белән өстерәп карасак та, барып чыкмады: райпо дигән “блатлы” оешманың “р” хәрефе дә калмады. Гомере буе пайчы булган халыкка сәлам бирүче дә юк. Хәтта пенсия яшенә җиткәннәр пенсия фондына тапшыру өчен справка да ала алмады. Чөнки кирәкле документлар баш-аягы белән юкка чыккан иде. Шушы кадәр ваемсызлык өчен бер кеше дә закон каршында җавап тотмады. Дөреслекне эзләргә теләүчеләр табылса да, пайчы булуыңны раслаучы документлар әллә Ыкта су кергәндә “батып үлгән”, әллә кумаклар ашап бетергән – аларны хәзер беркем дә таба алмый инде. Хәер, аның кирәге дә юк. Чөнки без хәзер җәннәттә яшибез. Ил-көннәргә тынычлык бирсен Ходай. Булганына шөкер итеп, бераз яшәсәк иде әле. 
Бер караганда, әле ярый райпо системасы таралган, дип тә сөенәбез. Коелган ипи валчыгы исенә җыелган тычканнарны хәтерләткән халыкның “фәлән магазинга нидер кайткан” дип, тыз-быз чабышуы һаман күз алдында. Кайткан ярты машина товарны, ярты тартма калганчы дус-иш, өстәгеләрнең бәхетле хатыннары кирәк кадәр төяп киткәннән соң, “разнарядка” ясаган булып, олырак кибеткә 15не бирсәләр, кечерәгенә 3 данә эләккәндер инде ул. Менә син сат инде шуны бар кешегә дә җитәрлек итеп! Җитмәгәч, сатучы кала инде “конечный вор” булып. Искә алып язасы да килми хәтта. 
Тагын бер авыр ягы бар әле аның. Оешмаң юкка чыккач, гомер буе бергә хезмәт куйган иптәшләреңнең бакыйлыкка күчүен дә газетадагы некрологтан укып кына беләбез. Мәрхүмнәрне соңгы юлга озатырга бара да алмый калуыбызга үкенәбез. Араларында ярдәмгә мохтаҗлар да бар бит. Хәзерге таләпләр буенча 80 яшьтән узганнарга гына өстенлекләр бар. Ярый да ул яшькә кадәр яши алсаң?! Арабызда яшәргә өмете сүрелеп барганнар, пенсия яшенә дә җитмичә, ике таякка калганнар, кәкрәеп-бөкрәеп беткәннәр дә бар бит. Боларга кемнән ярдәм сорарга соң? Мәрхәмәтле җаннар да санаулы гына. Бездә бит барып төртелгәндә мөрәҗәгать итәргә хәйрия фонды юк. “Кара көнгә” тупларга да җитмәгән пенсия хисабына җан асрыйбыз.
Нәрсә уйларга да белмичә, төшенкелеккә бирелүчеләрне мин, күңелләре күтәрелеп китсен дип, “Дөньяның бөтен матурлыгын күрә белгәннәргә яшәп туймаслык бит тормышлар. Бер Ходайдан сәламәтлек кенә сорагыз”, – дип юатам. 

Роза Җиһангирова.
Мөслим.

Фото - "Мөслим-информ" архивыннан

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: