Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Укучыларыбыз яза. Нәфес коллары булмыйк!

Зарыгып көтеп алган Рамазан аебыз да тәмамланды. Ураза язның озын көннәренә туры килсә дә, Аллаһ Тәгаләнең рәхмәте белән артык кызу көннәр әллә ни күп булмады. 18-19 сәгать буе ашамый-эчми тору бик авыр кебек. Әле тагын күз һәм колак, аяк һәм кул уразасы да бар: ялган, гайбәт, сүз йөртү, начар сүзләрдән тыелу да кирәк. Бу – Ходай Тәгаләнең безне сынавы. Без, Аллаһы Тәгаләнең ризалыгын өмет итеп, ризыктан, ярамаганнан тыелабыз. Чөнки барыбыз да Рамазан аенда ураза тотучыларга күп сөенечле вәгъдәләр булуын яхшы беләбез.

Элекке елларда әби-бабаларыбызның озын көннәрдә, кырда урак урганда, урманда агач кискәндә ураза тотулары турында сөйләгәннәрен ишеткәнебез бар. Алар шушы авыр эшләрдә булып та, фарыз гамәлләрне үтәп яшәгәннәр. Ул көннәрне бүгенге белән чагыштырырлык та түгел. Әлхәмдүллилаһ, өстәлләребездә – муллык, тормышларыбыз күпкә җиңел. Аллаһ Раббыбыз тоткан уразаларыбызны кабул кылсын! 
Аллаһ Тәгаләгә якынаю, гөнаһлардан чистарыну мөмкинлеге биргән бу күркәм айны кулдан ычкындырмаучылар ничек бәхетле! Шуны аңлап, ихласлык белән ураза тотучылар саны җирлегебездә елдан-ел арта. Бу сан белән мактанасы килми, ул – һәр мөселман кешесенә фарыз гамәл. Ләкин тормыш мәшәкатьләренә күмелеп, матди байлык турында гына уйлап, ахирәтне онытып яшәүчеләр дә күп әле. “Кешедән калышмыйм, яхшы йорт салам, кыйммәтле машина алам”, – дип тырыша торгач, кеше кредитларга бата, тынычлыгын югалта. Нәтиҗәдә сәламәтлеге какшый, гомере кыскара. Кеше үз нәфесенең колына әйләнә, гыйлем алырга омтылмый, бирүче дә, алучы да Аллаһ Тәгалә икәнен уйлап та карамый. 
Бүген дин тоту өчен бернинди каршылыклар да юк. Җирлекнең ике авылында гарәп графикасы һәм дин нигезләре өйрәнү буенча дәресләр оештырылды. Дин гыйлеменә өйрәнүчеләр арасында рәхәтләнеп Коръән укучылар бар. Күңелләрне сөендереп, Баланлы авылындагы “Корбангали” мәчетеннән биш вакыт азан яңгырый, намазга басучылар саны арта. Сөенә-сөенә ифтарларга җыелабыз, 20шәр рәкәгать тәравих намазлары укыла. Заһидулла абый һәм Фатыйма апа, Җәүдәт абый һәм Тәскирә апа, Нәҗип абый һәм Һидая апаның балалары мәчеттә зурлап ифтар ашлары үткәрде. Рамил Абдуллин, матур үрнәк күрсәтеп, 25 яшьлек туган көнен мәчеттә ифтар ашы җыеп уздырды. Икенче матур мисал – авылыбыз оныгы Алгиз Корбанов 16 июнь көнне мәчетебезнең 20 еллыгы уңаеннан Коръәни Кәримне яттан һәм дөрес итеп укучылар арасында бәйге уздырырга җыена. Алгиз бәйгедә катнашучылар өчен бүләкләрне дә үзе әзерләде. Райондашларны да бу бәйгегә чакырабыз. Бергә булыйк, бердәм булыйк. Аллаһы Раббыбыз кушканнарны үтәп, тыйганнардан тыелып яшик! 6+ 

Илүсә Исламова, 
Баланлы авыл җирлеге башлыгы. 

Фото – авыл җирлеге архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X