Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Укучыларыбыз яза: Матурлык коткара дигәч тә...

Күпләр хәзер “яшәрү” юлында. Танышым белән сөйләшәбез. Сеңелесенең яшәрү өчен инъекция ясатуы, иреннәрен кабарттыруы, киленнәренең ябыгу өчен ниндидер БАДлар куллануы турында сөйли.

Апам шалтырата:

– Мин яшәртү уколы ясатырга булдым. Күз, ирен тирәсендәге җыерчыкларны яшерәсе килә. Инъекцияне бүлешергә теләмисеңме?

– Ну, мин болай да яшь һәм матур бит, – дим, шаярып. – Юк, куркам.

Китте бу шуннан яшәртү уколларының зыянсыз булуы турында сөйләп. Мин кеше фикеренә тиз иярә торганнардан түгел, ризалаштыра алмады. Ә үзе ясатты, “яшәреп” йөри хәзер.

Апам гына түгел, күпләр хәзер “яшәрү” юлында. Танышым белән сөйләшәбез. Ул да сеңелесенең яшәрү өчен инъекция ясатуы, иреннәрен кабарттыруы, киленнәренең ябыгу өчен ниндидер БАДлар куллануы турында сөйли. Гүзәл затларның күпчелеге хәзер битенә татуаж ясата, ягъни иреннәрен кызарта, күзләренә сөрмә тарта, керфек ябыштыра, кашларын да үзләре теләгән формага китереп каралта. Янәсе, болай эшләгәндә көн саен бизәнәсе түгел – һәрдаим матур! Моннан тыш, сылу булу өчен кайсы диетада утыра, кайсы дөрес туклану дип “шаша”, кайсы, әйткәнемчә, уколлар ясата. Соңгысы яшь барган саен картайган (тыгызлыгын югалткан) тирене тарттырырга ярдәм итә, янәсе. “Мин бүген, гомумән, бизәнмәгән, грамм да косметика кулланмадым”, – ди, битен генә түгел, беләкләрен дә “тарттырган”, каш ясатып керфек үстергән, иреннәрен кабарткан бер танышым, “табигый” матурлыгына ишарәләп. Кыскасы, барысы да (“поголовно!”) яшәрергә һәм матур булырга омтыла. Сорау туа: нигә? Дөньякүләм стандартларга туры килү өченме?

Матур һәм яшь булырга теләүне аңлыйм. Тик матурлык хакына сәламәтлегеңне корбан итү кирәкме соң?! Медаль икеяклы, диләр. Нинди генә югары квалификацияле табиб (тик күпләр квалификацияле табибны түгел, очсыз вариант эзли!) булмасын, организмның чит-ят җисемне ничек кабул итәчәген, нинди реакция ясаячагын алдан тулысынча билгеләп булмый. Бу көтелмәгән (бөтенләй кире!) нәтиҗә бирергә мөмкин. Икенчедән, һәркемнең аерым шәхес булуын онытмаска кирәк. Бер-берсенә охшаш тарттырылган йөзләр таш курчакны хәтерләтә: индивидуаль төсмерләр калмый. Чынлап та куркыта. Матураябыз дип, артыгын кыланмыйбыз, кызлар? Чикне узмыйбызмы? Аллаһы Тәгалә биргән йөзебездән канәгать булмыйча аның ачуын чыгармыйбызмы? Дин буенча тәнгә татуировка ясату да тыела. Тышкы кыяфәтеңне үзгәртергә омтылу (шул исәптән ясалма чәч үстерү, пирсинг ясату) адәм баласын камил яраткан Аллаһка тел-теш тидерүгә тиң!

Гомер буе яшь калып булмый, бу – табигать законы! Еллар үзенекен итә. Тик яшәрергә ничек кенә омтылсак та, яшүсмерләрчә киенеп кенә яшьлеккә кайтып булмый! Мин “үз-үзегезне карамагыз” димим. Артыгын кыланмагыз. Тышкы матурлыкка артык зур игътибар биреп, эчке дөньябыз, күңел матурлыгы турында онытмыйк. Кыяфәтең ничек кенә матур булмасын, “эчең” буш икән – потың бер тиен!

Хасилә Фатыйхова.

Дисморфофобия – үз кыяфәтең белән патологик рәвештә, вак дефектларны да төзәтергә омтылып артык мавыгу. Гадәти кеше матурлык нормаларыннан шактый зур тайпылышларга гына игътибар итсә, дисморфофоб барысын да күрә һәм төзәтергә омтыла. Төп игътибар йөзгә юнәлтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев