Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Укучыларыбыз яза. Минем гаилә

Әнием еш кына: “Гаилә – ул олы бер дәүләт”, – дияргә ярата. Һәр дәүләтнең үз законнары, кагыйдәләре, аралашу теле һәм гореф-гадәтләре булган кебек, гаиләнең дә үз кануннары бар. 

Әнием еш кына: “Гаилә – ул олы бер дәүләт”, – дияргә ярата. Һәр дәүләтнең үз законнары, кагыйдәләре, аралашу теле һәм гореф-гадәтләре булган кебек, гаиләнең дә үз кануннары бар. 
Безнең гаиләдә – биш кеше. Әтием Юрий майсызландырылган коры сөт заводында оператор булып эшли. Аның эше бик тә җаваплы. Алар заводта сөт, каймак, эремчек, коры сөт кебек ризыклар җитештерә. Әтием чисталык һәм тәртипне ярата. 
Әнием Роза үз гомерен мәгариф системасына багышлаган. Ул балаларга татар теле һәм әдәбиятыннан белем бирә. Укучылары әниемне хөрмәт итә, коллегалары арасында да дәрәҗәсе зур аның. Абыем Станислав 11 класста белем ала. Бик күп китаплар укый, музыка тыңларга ярата. Киләчәктә инженер булырга хыяллана. 5 яшьлек сеңлем Яна әлегә балалар бакчасына йөри. Аның да яраткан шөгыльләре шактый. Ул рәсем ясарга, җырларга, биергә, шигырь, әкиятләр сөйләргә ярата. Ә минем исемем – Адель. Мин 4 сыйныфта укыйм. Аерым яраткан дәресләрем булса да, мин барлык фәннәрне дә бердәй тигез үзләштерергә тырышам. 
Без авылда әти-әнием төзегән йортта яшибез. Кечкенә генә хуҗалыгыбыз да бар. Авылдагы яшәгәч, билгеле инде маллар асрыйбыз: бозау, сыер, үгезләребез бар. Көчемнән килгән кадәр мин дә аларны карарга булышам. Яшелчә бакчасында кишер, суган, чөгендер, кабак үстерәбез. Җәен җиләк-җимеш бакчасында үскән карлыган, крыжовник, алма, чия, сливадан авыз итәбез. 
Буш вакытта әтием белән балыкка да йөрибез. Әти безне эш сөяргә, гадел булырга йөрәтә. “Тырыш булган һәм хезмәт сөйгән кеше беркайчан да югалмаячак”, – ди ул. Әниебез исә юмарт, сабыр булырга, әйләнә-тирәдәгеләрне, хәтта җәнлекләрне хөрмәт итәргә өнди. Әти-әниемнең киңәшләрен һәрчак истә тотып, мин үзем дә киләчәктә дус, тату, олы гаилә корырга ниятлим. 
Адель Петров, 
Яңа Усы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев