Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Укучыларыбыз яза. Кыш бабай булам

“Үскәч кем буласың?” диләр. Мин, үскәч, Кыш бабай булам. Бөтен балаларга да бүләк алып киләм.

Мин урманда бер бик матур өйдә яшәячәкмен. Минем белән бергә биш “сибирский хаски” һәм алты болан яшәячәк. Мин аларны бик әйбәтләп ашатачакмын һәм яратачакмын. Ел буена миңа төрле ил балаларыннан бик күп хатлар киләчәк. Минем янымда үземнең шәхси тәрҗемәчем дә булачак. Ул миңа хатларны тәрҗемә итеп торачак, ә мин балаларга алар сораган бүләкләрне әзерләячәкмен. Аларны ясашырга мин тагын берничә ярдәмче тотачакмын. Ул бүләкләрне, боланнарга утырып, төрле илләрдә яшәүче балаларга таратачакбыз. 
Данис Хафизов, 
Вәрәшбаш башлангыч мәктәбе укучысы.

Фото- Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев