Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Укучыларыбыз яза. Колхозларның чәчәк аткан чоры

Социаль-көнкүреш объектлары төзү дә зур темплар белән барды. Иске Карамалыда берсе – 16, икенчесе 18 фатирлы ике таш йорт төзелде. Яңа Карамалы авылына – медпункт һәм балалар бакчасы, Иске Карамалыга пекарня белән май заводы төзелде. Колхоз көче белән тегү мастерское, мәдәният йорты сафка басты. Ул елларда Иске Карамалыны районның икенче үзәге дип йөрттеләр. 

1966-1968 елларда кичке мәктәптә 10 классны тәмамладым. Шул дәвердә совет хөкүмәтенең авыл хуҗалыгына карашы яхшыруы сизелә башлады. Белгечләр кирәк булачагын аңладым һәм белемемне арттыру теләге белән Чистай авыл хуҗалыгы техникумының электромеханиклар әзерләү бүлегенә кердем. Хуҗалык рәисе Наил Касыймов киңәше дә этәргеч бирәндер: ул, үзем ясаган аэрочананы күргәч, “Укы, синнән механик чыга” дигән иде. Колхоз стипендиаты булып укыдым. Диплом алып кайтканда колхоз рәисе Зәйнак Вәлиев иде. Авыл хуҗалыгы тармагын, белемле җитәкчеләр һәм белгечләр белән тулыландырдылар. Куйбышев исемендәге колхозга җитәкче итеп зоотехник белемле Равил Биктимеровны куйдылар. Ул колхозны күтәрүгә кереште. Күбәк фермасында “сулаучы түшәм” (дышащий потолок) белән 400әр баш терлеккә исәпләнгән ике торак, шуңа тоташтырып, азык цехы да салдырды. Авыл хуҗалыгы техникасын кышкы саклауга кую өчен парк территориясенә тимердән түбәле каралты төзетте (навес). Болар бар да тимердән иде. Фермадан торба сузып, Күбәк авылына чыгардык, Яңа Карамалы авылы урамына су колонкалары урнаштырып, су үткәрдек. Р. Биктимеров колхозны алга җибәрү өчен “Авангард” колхозы рәисе Дусадбеков белән ярыша-ярыша эшләде. Аннан соң Куйбышев исемендәге колхозга рәис итеп район авыл хуҗалыгы идарәсендә баш агроном булып эшләгән Нәҗип Солтановны билгеләделәр. Ул да, дәртләнеп, колхозны күтәрергә кереште. Бөтен җиһазлары булган типовой механик мастерской төзетте. Техника шул җылы мастерскойда ремонтлана башлады. 
Яңа Карамалы авылында азык цехы белән бергә 400 баш савым сыерына исәпләнгән торак калкып чыкты. Азык цехына салам парлагыч ике “С-12” агрегаты (смеситель), чөгендер турагыч “Волгарь-5” җайланмасы урнаштырылды, ачыткы ясау өчен чан, электр болгаткычы белән төягеч булдырылды. Котельный аерым бүлмәдә булып, анда кайнар су өчен “КВ-300” пар котелы урнаштырылды. Азык цехының тышкы ягындагы турагычта вакланган салам транспортер белән смесительләргә төшерелә. Парланганнан соң транспортер белән ат йөгенә төялә иде. Иске Карамалы фермасына Латвиядә эшләнгән ике “АВМ” агрегаты (печән киптергеч) кайтарылды. Аларны эшләтү өчен 160 киловаттлы подстанция (КТП) урнаштырдык. 
Гомумән, ул елларда авыл хуҗалыгы тармагына чоры өчен заманча җиһаз-җайланмалар кайтып кына торды. Ашлык киптерү өчен “КЗС” сушилкалары, электр белән тәэмин итү өчен подстанцияләр, фермаларны су белән тәэмин итү өчен башнялар куйдык. Колхозда барган техник коралланышны күрсәтү өчен хуҗалык җитәкчеләре, баш инженерлары катнашында семинарлар оештырылды. 
Социаль-көнкүреш объектлары төзү дә зур темплар белән барды. Иске Карамалыда берсе – 16, икенчесе 18 фатирлы ике таш йорт төзелде. Яңа Карамалы авылына – медпункт һәм балалар бакчасы, Иске Карамалыга пекарня белән май заводы төзелде. Колхоз көче белән тегү мастерское, мәдәният йорты сафка басты. Ул елларда Иске Карамалыны районның икенче үзәге дип йөрттеләр. 
Нәҗип Муллагалиевич сәламәтлеге аркасында рәис вазыйфасыннан китәргә мәҗбүр булды. Шул елларда колхозларны таркату башланды. Куйбышев исемендәге колхоздан Яңа Карамалы бригадасы аерылып чыкты. Җитәкче итеп Баекта рәис булып эшләгән Рафаэль Камаловны чакырдык. Ул гаиләсе белән күченеп килде. Рафаэль Зиннурович, районда колхозлар арасында беренчеләрдән булып, авылга газ кертте. Урамыбызның юлын күтәртте, югары очка су башнясы куеп, урамга су колонкалары куйдырды. Коммуна авылына чишмә суы кудыру өчен насос куелып, су башнясы урнаштырылды. Хуҗалык ике “КамАЗ” машинасы һәм бер “Т-40” тракторы сатып алды. Колхозчыларга 6 йорт салынды. Игенчелектә яңа технологияләр куллану, җир эшкәртүгә, бөртеклеләрне үстерүгә булган таләпләрне тиешенчә үтәү бәрабәренә басуларның гектар биреме нык артты. Безнең басуларны карарга очкыч белән беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиев тә килде. Шушы уңышлар өчен “Волга” машинасы бүләк иттеләр. Район җитәкчелеге М. Шәймиев күрсәтмәсе буенча Р. Камаловны Метрәйгә күчерде. 
Мин колхозларның чәчәк аткан чорында булдыклы җитәкчеләр белән эшләвем белән үземне бәхетле саныйм. 

Хатмулла Хәйбрахманов 
Яңа Карамалы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X