Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Укучыларыбыз яза. Көнләшү гомерне кыскарта

Элекке дөнья түгел хәзер: байлар, урта хәллеләр һәм иң аянычы – хәерчеләр күбәйде. Бүген байлык турында язасым килә. Аны табу өчен ниләр генә эшләми кеше?! Байлык артыннан куа торгач, гомеренең үткәнен сизми дә кала. Беркем дә мал-мөлкәтен, җыйган байлыгын зиратка алып китә алмый. Җыйган бөтен мөлкәте кала. Ярый ла, син тапкан байлыкның кадерен белеп, аны тормышын тагын да бөтәйтү өчен тотардай балаларың булса.

Берәүләр байлык артыннан куып, йөрәген бетерә, кайберләре гарип кала, кайберләрен үтерәләр. Ә менә гомере буе намус белән эшләп, хәләл көч белән тапкан акчага яшәүчеләр нигәдер аз. Шунысы бар: алар тыныч кына яшиләр, йөрәкләре дә саклана, гаиләсе дә бәхетле.

Халыкта бик мәгънәле мәкаль бар: “Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсын”. Хактан да, акча бүген бар, иртәгә юк ул. Ә чын дуслык сине гомерең буе озата бара. Шатлыкта да, борчуда да дуслар сиңа – ныклы терәк.

Бервакыт хастаханәгә операциягә керергә туры килде. Кан агуын туктата гына алмыйлар бит. Шул чакта улым шалтырата. “Әти, энекәш вафат булган”, – ди. Улым белән кызым, кияүләрем бергәләп баланы соңгы юлга озату мәшәкатьләрен үз өсләренә алдылар. Шундый авыр вакытта дусларым, яныма, хастаханәгә килеп, хәлемә керделәр, кайгымны уртаклаштылар. Алар килү белән хәлем күзгә күренеп җиңеләйде, кан килүе дә кимеп, бөтенләй туктады. Һәм дусларым мине авылга алып кайтып киттеләр. Баланы җирләгәнче гел бергә булдык.

“Бу дөньяда иң кыйммәтле нәрсә?” – дип сорасалар, мин: “Чын дуслык”, – дияр идем. Чөнки чын дуслар нинди генә авыр хәлдә дә сине ташламый, ярдәм итә, соңгы кабымлык ризыгын да бүлеп бирә. Минем дусларым да, беренчеләрдән булып, хәлемә керделәр, ярдәм кулы суздылар. Мин аларга мәңге рәхмәтле.

Яшерен-батырын түгел, бүген туган белән туган, күрше белән күрше бер-берсеннән көнләшеп, эт белән мәче хәлендә яши, бер-берсен күрә алмый. Кайбер “дуслар” үзеннән бай, көчлерәк булган өчен бер-берсен күрә алмас дәрәҗәгә җитә. Шуны онытмагыз: көнләшү гомерне кыскарта, чиргә сабыштыра. Шуңа күрә һәркемгә якты йөзле булып, елмаеп яшәгез.

Фәнис КОРБАНГАЛИЕВ. Катмыш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев