Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Укучыларыбыз яза. Кем булырга? 

Вәрәшбаш мәктәбенең 3 класс укучылары яза

Кем булырга? Әнием кебек укытучы булыргамы, әллә апам кебек шәфкать туташымы? Аптыраган. Мәктәптән кайткач, укытучылы уйнарга яратам. Курчакларымны тезеп куям да дәрес бирәм. Ә апамның укол ясаганын карап торсам, минем дә аның кебек буласым килә. Ак халат киеп, авыруларга ярдәм итәчәкмен. Әлегә миңа тырышып укырга кирәк. 
Гөлинә Мөэминова. 
Рәссам буласым килә 
Минем рәссам буласым килә. Рәссамнар картиналары белән кешеләрнең рухи дөньясын баета, күңелләрен күтәрә. Мин рәсем ясарга яратам. Миңа рәсем ясау җиңел бирелә. Рәссам буласы кеше иҗат итә белергә тиеш. Ул бай фантазияле, хыялый, төгәл булырга тиеш. Мин үземдә шул сыйфатларны булдырырга тырышам. 
Алисә Исламова. 
Чын ир-ат эше 
Мин, үскәч, төзүче булам әле. Чөнки нәрсәгә генә барып тотынсаң да, кулыңның эш белүе кирәк. Мәсәлән, өйдә ни дә булса җимерелсә, мин тиз генә төзәтәм дә куям. Мин бит төзүче булырга әзерләнәм. Үскәч, үземә бик матур йорт төзеп, әти-әниемне, әбием һәм сеңлемне кунакка чакырачакмын. 
Данис Хафизов. 
Укытучы – әйбәт кеше 
Мин укытучы булачакмын. Чөнки укытучы – әйбәт кеше. Ул балаларны укырга, язарга, җырларга, рәсем ясарга өйрәтә. Укытучым Миләүшә апа дәресләрне кызыклы һәм файдалы итеп үткәрә. Без дәрес узганын сизми дә калабыз. Шуңа күрә мин укытучы һөнәрен сайларга булдым. 
Адилә Галиева.

Фото-Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев