Мөслим-информ

Укучыларыбыз яза. Кая ашыгасыз, ирләр?

Кулымда - Мөслимебез шагыйрәсе Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Лилия Садриеваның "Күңелләр чәчәк тели" дип исемләнгән җыентыгы. Шигырьләрен кат-кат укыйм. Укыган саен, яңа фикерләр, яңа эчтәлек ачам.

Һәрбер хатын-кызның халәтенә, язмышына туры килердәй юллар бихисап. Хатын-кызның пары - ир-ат. Ирләргә багышлап язылган шигырьләрен генә дә җәеп салып, кайнар үтүк белән өстеннән үтеп, тигезләсәң, повесть кына түгел, романнар туар иде.

Зурдан кубып сөйләшәбез генә,

Без бит мохтаҗ сезнең терәккә.

Ныклы, ышанычлы җилкәләргә

Таянабыз ярдәм кирәктә, - ди ул, ир-егетләрнең хатын-кыз тормышындагы роленә ишарә ясап. Ә менә... "Ирләр китә" шигырененең һәр юлында - кая ашыгасыз, ирләр, кая ашкынасыз?- дигән сорау ята.

Җир җимертеп яшәгәндә,

Җиталмыйча картлыкка.

Бәхилләшми дөнья белән,

Ирләр китә алтмышта...

Ирләр китә оныкларын

Сөеп туймаган көе.

Күпме йөрәккә урала,

Чорнала кайгы җөе...

Әйе, дөньялар үзгәрде. Авыр физик хезмәт башкаручы ирләр айлар буе хезмәт хакы да күрми... Киләчәккә өмете өзелгән, яшәүдән ямь тапмый башлаганнарның уйларын укый күк шагыйрә:

Бәрәкәте бетте вакытның да,

Акчасының, кылган гамәленең.

Күзләрендә өмет сүнеп бара

Типсә тимер өзәр адәмнең.

Балалар үсеп җитеп, үз тормышлары белән яши башлагач, оныклар "бабай", дип тезләргә кунаклаганда, менә-менә пенсиягә чыгарга торганда, дөньясына үч итеп яшәргә кирәк иде дә бит. Ашыгасыз, сабырсызланасыз, бер генә бирелгән гомерне нигә кыскартасыз, ирләр?

Бер рәхәткә мең михнәтне ялгау

Шулдыр инде гомер агышы,- ди бит шагыйрә дә.

Әллә ничек кенә үтә гомер,

Шатлыкларга сирәк куану.

Кайгы-борчу басты адәмнәрне...

Әллә нинди генә дөнья бу.

Шагыйрәнең йөрәк түреннән чыккан бу юллар белән мин дә килешәм, ләкин үткәннәргә күз салсак, сугыш чоры балалары булган әти-әниләребезнең балачагын, яшьлеген уйласак, фикерләр үзгәрә. Кәлҗәмә ашап, бер телем ипигә туймыйча, бер казан суга бер уч он салып аш пешергән әбекәйләребез якты киләчәккә өмет белән яши белгәннәр бит. Балалар үстергәннәр, бер күлмәкне кичтән юып иртән кигәннәр. Ике әбиемнең дә ирләрен сугыш алган. Әти дә, әни дә әтиле килеш, әтисез үскәннәр, 7 классны тәмамлау белән эшли башлаганнар, 5 бала үстергәннәр. Бүген икесе дә, 79 яшьләрен тутырып, 80не ваклау ягында, булганына шөкер итеп яшиләр. Кемдер сыңар аяклы, каты авырудан котылырга тырышып яшәүчеләр бар, ике аягы да бот төбеннән үк киселгән, ләкин бу тормышның ямен күреп яшәүче якташыбыз да бар. Тормыш терәге булырдай ир-атларыбыз, сез бит имәндәй ныклы, көчле булырга тиеш, ә сез авырлыклар алдында сыгылып төшәсез, төшенкелеккә биреләсез. Алдыгызда торган киртәләрне әкренләп сүтәргә кирәк икәнен дә беләсез, ләкин теләмисез. Бу дөньяны үз теләгегез белән ташлап китеп кенә бөтен проблемалар чишелер дисез. Ялгышасыз, ашыгасыз.

"Язмышлардан узмыш юк", дибез дә,

Онытабыз үзебез корганны.

Онытабыз төсле тик бер туып,

Тик бер генә яшәп булганны.

Нинди хак сүзләр! Табам дигән кешегә көзләрдә дә матурлык бар - мең төрле төс белән балкыган яфраклары, җимешләре генә дә ни тора?! Салкын һәм карлы булса да, кышлардан да аклык, сафлык бөркелә. Язны да урам тутырып аккан пычрак су диеп кенә күрмәгез, яз ул - терлеклекнең, яшеллекнең тууы, беренче чәчәкләр. Җәй -җылы, кояшлы, күбәлекле, җиләкле. Бу дөньяның һәр фасылы якты, матур бит, нигә аны ташлап китәргә ашыгасыз?!

Безнең гомер шундый кыска икән,

Үткәнен дә сизми каласың.

Күзне ачып йомган ара гына

Яшәү белән үлем арасы...

...Үткәнен дә сизми каласың.

Дөньясына кул селтәп, киткәннәр китә дә югала. Хатыннарыгызны, балаларыгызны, сезне якын иткән туганнарыгызны, дусларыгызны кайгыга салып киткәнегезне аңламыйсыз шул сез!

Мин кайгының көчен белми идем,

Адәмне егар көчтә икән.

Искә төшеп, үзәкне өзәрлек,

Бәгырьләрне теләр көчтә икән.

Киткәннәр китә... Калганнарның хәлен кем сорар?! Алар ни хәлдә? Язмамдагы бөтен шигырьләр дә Лилия Садриева китабыннан, йомгаклау сүзен дә аның шигыре белән тәмамлыйм:

Сорамагыз, хәлең ничек, диеп,

Сорап җиңеләймәс хәлләрем.

Гомер йомгагымны сүтә-сүтә,

Үткәннәргә кайткан мәлләрем.

Сорамагыз, хәлең ничек, диеп,

Үзем генә беләм ничеген...

Лениза Вәлиева. Симәк.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: