Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Укучыларыбыз яза. Кадерле бүләк

Район халкының яшьлеген, комсомол елларын чагылдырган бик күп язмалар “Авыл утлары” газетасында басылды. Шуларның иң эчтәлеклеләре Мөҗәһит Әхмәтҗановның “Мөслим – безнең йөрәкләрдә” исемле китабында урын алды.

2018 нче елның 29 октябрендә Бөтенсоюз Ленинчыл коммунистик яшьләр союзы оешуга 100 ел тулды. Мөслим районында бу датага багышлап конкурс игълан ителде. 
Район халкының яшьлеген, комсомол елларын чагылдырган бик күп язмалар “Авыл утлары” газетасында басылды. Шуларның иң эчтәлеклеләре Мөҗәһит Әхмәтҗановның “Мөслим – безнең йөрәкләрдә” исемле китабында урын алды. Күләмле, фоторәсемнәр белән бизәлгән бу китаптан аерылып булмый. Элеккеге комсомол секретарьлары Илгиз Низамов, Мөҗәһит Әхмәтҗанов, Альберт Оленин һәм башка бик күпләрнең истәлекле язмаларын укып, куанып, уйга чумып утырам. Нинди эшләр башкарганнар комсомоллар: чирәм җирләрне үзләштергәннәр, Бөек Ватан сугышында илебезне немец-фашист илбасарларыннан саклаганнар, сугыштан соңгы авыр елларда илне аякка бастыруда үзләрен аямый хезмәт куйганнар! Юкка гына комсомол 6 орден белән бүләкләнмәгән! 
Мөҗәһиткә китапны төзүдә ярдәм иткән “Авыл утлары” газетасы журналистларына, Илгиз Низамовка, Фоат Садриевка, Рөстәм Шәриповка, Моряк Йосыповка, Рушат Солтановка, Равил Тимкинга зур рәхмәтләребез барып ирешсен. 
“Мөслим – безнең йөрәкләрдә” китабыннан аерылып булмый. Райондашлар, китап белән сез дә танышыгыз! Оныкларыгызга бүләк итсәгез дә була. 
Флүрә Дәүләтшина. 
Мөслим. 

Равил Тимкин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X