Мөслим-информ

Укучыларыбыз яза. Истәлекләрне барлаганда

1956 ел. Февральнең салкын бер көнендә без, бертөркем малайлар - кызлар, район үзәгенә юл тоттык. Көлешәбез, җырлап та алабыз. Йөгерешәбез дә, туктап ял итәбез. Әкрен барган арада комсомол Уставын искә төшерәбез, бер-беребезгә сораулар бирәбез, җавапларны да дөреслибез. Бу көн күңелемдә нык уелып калды.

Менә без, куркып, оялып кына, ВЛКСМ район комитеты урнашкан бинага керәбез. Бераздан, берәмләп, бүлмәгә чакыралар. Ә анда өстәл тирәли абый-апалар утырган. Түрдәге абый (район комсомол оешмасы җитәкчесе икәнен соңыннан белдем) башкаларны минем белән таныштырды һәм әйтеп куйды: “Бу малай – уку алдынгысы, пионер тормышында актив катнаша”. Шунда бөтен куркуым юкка чыкты. Бары тик ике сорау бирүләре истә: “Комсомолның югары органы нәрсә?” һәм “Күпме көл җыеп тапшырдың?” Минем җавап төгәл булды. Чөнки Уставны яхшы өйрәндек. Ә көл һәм кош тизәге җыю безнең көндәлек пионер эшенә әйләнгән иде. Шулай итеп, мин комсомол булдым, күкрәк кесәсенә кызыл тышлы билетны салдым. Комсомоллар кайтыр юлны тиз үттек. Шаярабыз, көләбез, мактанабыз, ә күңелдә – горурлык хисләре. 
... 1965 елның ноябрь ае. Армия сафларыннан кайткач, эшкә кая урнашырга дип йөргән көннәрем. Тагын Мөслимгә юл тоттым. Бәхетемә урамда Альберт Николаевич Оленин очрады. Хәлләр белешкәч, мине эш бүлмәсенә чакырды. Миңа комсомол райкомында инструктор вазыйфасын тәкъдим итте һәм аппараттагы җитәкчеләр белән таныштырды. Ул вакытта район комсомол оешмасының икенче секретаре – Мәдинә Сәхбиева, оештыру бүлеге мөдире – Рөстәм Гафаров, укучы яшьләр эшләре бүлеге мөдире – Суфия Зәйнуллина, учет эшләренә җаваплы Дүсия Хәлиуллина иде.
Райондагы комсомол эшләрен оештыруга баш-аягым белән кереп чумдым. Ул вакытта авылларда комсомол яшьләрнең гөрләп эшләгән чагы, көн саен яшьләр арасында булырга, аларның эшен-ялын оештырырга кирәк. Колхоз, бригада, район үзәгендәге оешма секретарьларының эшен һәрдаим контрольдә тоту, кирәк булганда, ярдәм итүгә өйрәтү, кирәк чакта тәнкыйтләү – көндәлек бурычларым иде. Эш җитәрлек. Яшь механизаторлар, терлекчеләр (бигрәк тә савымчылар) арасында социалистик ярыш оештыру, аларның эшенә нәтиҗә ясау, алдынгыларны мактау, артта калучыларны тәнкыйтьләү ысулларын эзләп табу да комсомол райкомының эш стиле иде. Бу елларда һәр оешмада стена газеталары, “Комсомол прожекторлары” чыгару да безнең күз уңында булды. Ирешелгән уңышлар, алдынгыларның эш тәҗрибәсен район газетасында яктырту да читтә калмады. Без эшләгән чорда “Татарстан яшьләре”нә яздыру гадәткә керде. Бу газетаны иң күп алдыручы безнең район яшьләре булды. Берничә ел район комсомол оешмасы беренче урында барды һәм редколлегиянең махсус бүләкләрен алды. 
Истә калырлык вакыйгаларның берсе – бөтен ил күләмендә комсомол билетларын алыштыру кампаниясе. Районда өч меңнән артык ВЛКСМ члены. Аларның һәрберсе белән шәхси очрашып сөйләшү, иске билетларын яңага алыштыру аппарат членнарына йөкләнде. Оешмаларда исәптә торган комсомолларны барлау, учеттан төшмичә чыгып китүчеләрнең адресын эзләү, аларның яшәү урыннарына хатлар язу, һәркемнең фотосын булдырып, район комитетында тантаналы төстә яңа билетлар тапшыру көндәлек эшкә әйләнде. 
Яр Чаллыдагы автомобиль заводы төзелешенә яшь кадрлар әзерләп җибәрү – үзе бер тарих. Район комсомол оешмаларының бу юнәлештәге эше “Яшьләр – яңа төзелешкә!” дигән девиз астында барды. Бу эштә дә сынатмадык, алдынгылар рәтендә булдык. Безгә ярдәм иткән колхоз комсомол оешмалары секретарьларының берничәсен күрсәтеп үтәсем килә: Әбүбәкер Галләмов (“Алга” колхозы – Симәк), Мисхәт Хәбибуллин (К. Маркс исемендәге колхоз – Үрәзмәт), Гөлфинә Зарипова (“Аванград” – Крәш. Шуран), Роза Гайнуллина (“Михайловка” совхозы), Тәзкирә Кәрамуллина (Киров исемендәге колхоз – Мөслим), Наилә Заһидуллина (“Кызыл Октябрь – Мәлләтамак), Шәйхенур Хәбибуллин (“Урожай” – Тат. Бүләр), Рәшит Гафуров (“Урал” – Баек). 
Эшемне күрделәр, зурладылар. Армия сафларында хезмәт иткәндә, хәрби-патриотик әзерлек өчен – Казахстан Үзәк комитетының, Мөслим район комитетындагы актив эшчәнлегем өчен – ВЛКСМ өлкән комитетының, XXII партсъезд исемендәге колхозының комсомол яшьләрен укытудагы хезмәтем өчен ВЛКСМ Үзәк комитетының Мактау грамоталарына лаек булдым. В.И. Ленин исемендәге өстәл медале һәм комсомолның 90 еллык юбилей медале белән бүләкләндем. Комсомол безнең буын яшьләре күңелендә тирән эз калдырды. ВЛКСМ безне берләштерде, җәмгыятькә файдалы һәм лаеклы шәхесләр итеп тәрбияләде, һәр эштә җаваплылык хисе тоярга өйрәтте. 
Прокопий Романов, 
Россия Федерациясенең мәгариф отличнигы, хезмәт ветераны. 

Яңа Усы.

Фото-Pixabay.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: