Мөслим-информ

Укучыларыбыз яза. Исемдә калганнар

Сугыш башланганда миңа 11 яшь иде. Ул көнне авылдашлар барысы да кырда, печән өстендә. Халыкны түбән оч мәчетенә җыйдылар. Мөслимнән килгән партия активисты сугышның бик авыр һәм озак булачагын сөйләде.

Беренче көннәрдән үк ир-атларны фронтка алып бетерделәр. Мине Тойгелде һәм Игенче авылларына ярты хезмәт хакына хат ташучы итеп куйдылар. Район почтасында начальник булып Суханов Александр дигән кеше эшләде. Почтаны Минзәлә шәһәреннән ике ат белән олы яшьтәге бер бабай алып кайта иде. Бер көнне ни өчендер бик озак кайтмый торды. Соң гына атлар Мөслим почтасы каршысына кайтып туктыйлар. Бабай юлда үлгән икән. Почтага беркем дә зыян салмаган, хатлар барысы да исән. Ул вакытта хатлар шундый күп килә иде. Авылыбызда хәбәр көтмәгән бер генә йорт та булмагандыр. 
Кыш айларында авылдашлар бигрәк интекте. Чөнки ягарга утын булмады. Якындагы урманга хәтта коры ботак җыярга да кертмәде урман каравылчысы. Ач һәм ялангач халык кышларын ике-өч хуҗалык бер өйдә кыш чыкты. 
Медицина әбиләр кулына калды. Төрле авыруларга каршы үз рецептлары белән ярдәм итәләр иде. Мәсәлән, бизгәк авыруына әрем кайнатып эчерделәр, корчаңгыга каршы утын көленнән селте ясадылар, эч киткәнгә – ат кузгалагы, атлык орлыгын кыздырып ашаттылар, салкын тигәнгә зәңгәр мәтрүшкә төнәтмәсен кулланалар иде. Шуңа да әбиләр, үзләре белгән дару үләннәрен җәйдән үк җыеп, киптереп куйдылар. 
Дәүләт бер хуҗалыкка бер сыер, ике сарыктан артык асрамаска дигән карар чыгарды. Бер сыерга 200 литр сөт тапшыру бурычы куелды. Ул 200 литр сөтне тапшырып бетерүгә, майлылыгы җитмәгән дип, тагын 100 литр өстәмә җыялар иде. Моңа өстәп 32 кг ит, күпмедер йомырка тапшырырга тиеш булдык. Болардан тыш төрле салымнар, заемнар, танклар, самолетлар ясарга дип акча җыюлар, бияләй, оекбашлар бәйләп фронтка җибәрүләр, “сугыш файдасына” дип бер айлык хезмәт хакын “бүләк итүләр” – барысы да әниләр башыннан кичкән хәлләр. Бер язда, кар астында кышлаган бодай ашап, бик күп кеше кан чире, ягъни септик ангина белән авырый башлады. Бик күпләр авыз-борыннарыннан кан китеп үлде. Бу чирдән котылу өчен авылда больница ачтылар. 
Эшче куллар җитмәү сәбәпле, хуҗалыкта терлек асраучылар азайды, кырларның сөрелмәгән, чәчелмәгән җирләрен чүп үләннәре, куралар басты, анда бүреләр үрчеде. Алар авылга килеп, каралты-куралары начар булган хуҗалыкларның малларына зур зыян салдылар. Ничә еллар интектергән бүреләрне сугыштан соң самолетлар белән агуладылар. Соңыннан колхозларга бүре тиресеннән тегелгән толыплар да кайтты әле. 
Көннәребез гел караңгы төсләрдән генә тормады. Вакыт-вакыт, артистлар килеп, күңелләребезне күтәреп китә иде. Кыш көне клубларга ягылмады. Клубның түшәмнәре һәм стеналары сыкыдан ялтырап тора иде. Халык җыелгач, сыкы эреп, тамчы тамып, клуб идәне бозга әйләнә иде. Куыклы һәм сукыр лампа яктысында артистлар концерт куйдылар. Фронт өчен дип, 20 тиен акчага, бер нинди шарты булмаган салкын клубта өчәр сәгать чыгыш ясадылар. 
Әтием күп җәрәхәтләр алып, сугыштан исән-сау кайтты. Бик күп авылдашлар яу кырында ятып калды. Кайтканнары да я – бер кулсыз, я – аяксыз, я бөтенләй эшкә яраксыз иделәр. Күбесе пенсия яшенә дә җитә алмыйча, колхоз-совхозларда эшләп бакыйлыкка күчтеләр. 
Сугыштан соң гына сөрелмәгән, чәчелмәгән җирләр эшкәртелә башлады, Сабан туйлары кабаттан оештырылды, ягылып беткән читәннәр урынына, талдан яңаларын үреп, ихаталарны әйләндерделәр. 
Әмма әле халык ач иде. Иртә яздан кычыткан, кәҗә сакалы, кузгалак, төрле көпшәләр белән тукландык. Көздән калган бәрәңгеләрне казып алып, кәлҗемә пешереп ашый идек. Сугыш бетеп, 10-12 ел үткәннән соң да, авыл халкы үзе икмәк үстереп тә, ипигә туенмады. 
Аллага шөкер, без тыныч тормышта яшибез. Ашарга икмәгебез, кияргә киемебез бар. Без күргән авырлыкларны, югалту хәсрәтләрен яшь буынга күрергә язмасын. Илләребез, көннәребез тыныч, күкләребез аяз булсын! 
Рәфкать Кәримов. 
Тойгелде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: