Мөслим-информ

Укучыларыбыз яза. "Глубинка" дан башланган иде

Мөслимдә 1930 елларда оешкан бик күп оешмалар 1990 еллар дәвамында юкка чыктылар, “Глубинка” – исән. Ул – акционерлаштырылган “Мөслим икмәк кабул итү предприятиесе” булып, 1930 еллардан үз урынында утырып калган бердәнбер оешма.

Ярлы белән ярлы берләшкәннән бай чыкмый. Җирен сука белән сөргән, тубал белән чәчкән, ашлыгын чабагач белән суккан крестьяннар берләшүдән дә ярлы күмәк хуҗалыклар туды. Ә без белгән колхозлар бик бай иделәр. Тагын Фоатның “Авылдан хатлары”на күз салыйк: “Кайда безнең күпсанлы җәмәгать биналарыбыз, фермаларыбыз, складларыбыз, мастерскойларыбыз, алардагы куәтле агрегатлар, җиһазлар? Күз ачып йомган арада суеп каядыр озатылган меңнәрчә баш мөгезле эре терлек, дуңгыз, сарыклар кайда? Офыктан офыкка сузылган кырларыбызны җәйләр буе сугарган станцияләр, электромоторлар, алюмин торбалардан эшләнгән конструкцияләр...

Искиткеч! Әллә үткәннәр, әллә киләчәк турында фантазия. Бу һәм монда саналмаган чиксез байлыклар колхозларга Николай патшадан калмаганнар иде. Авылның тимерче алачыгында трактор да, комбайн да, хәтта иттарткыч та ясап булмый. Тимерчеләр дә һәр авылда булмаган әле. Колхозлар 1930 елларда гына туып, бөтен ил ярдәме белән күтәрелделәр. 60-65 елдан, иң куәтле, бай чакларына җитеп, таралу, талану юлына бастылар. Күмәк хуҗалыкны күптармаклы авыл хуҗалыгы предприятиесе булган колхоз дәрәҗәсенә күтәрү өчен бик күп шартлар, һәм, барыннан да элек, белем кирәк. Моны безнең бабайлар аңлаганнар, күмәкләшү белән бергә, колхозларга белгечләр әзерләү өчен Мөслимдә Эшче-крестьян мәктәбен (РКШ) оештырганнар. Бригадирлар, ферма мөдирләре, бухгалтерлар, колхоз рәисләре шушы мәктәпне бетергән кешеләр иде. Мәктәп Банк һәм хәзер Мәҗит Гафури исемен йөртүче урамнар чатында урнашкан бинада эшләде һәм сугыштан соң, 1950 елларда яшәүдән туктады. Бинасы исән әле. Минзәлә, Чистай, Алабуга шәһәрләрендә 1930 елларда ачылган техникумнарны тәмамлаган белгечләр кайта башлагач, РКШның кирәге калмады. 

Колхозлар оешкач, хәзер икмәк кабул итү оешмасы утырган болында дәүләткә алар тапшырган икмәкне саклау өчен таш амбар салганнар. Аны халык “глубинка” дип йөртте. Заманча агротехника чаралары, махсус белемнәр куллану, сортлы орлыклар чәчү нәтиҗәсендә җирдән күбрәк уңыш ала башладылар. Глубинканы элеватор итеп зурайтып кору зарурлыгы туды. Тик, кабат сугыш башланып, бу тормышка ашырылмый калды. Элеваторны сугыштан соң, 1950 елларда төзи башладылар. Төзелеш атлар һәм кешеләр көче белән башкарылды. Зур-зур ташларны атлар белән кайтарып аударалар да, хатын-кызлар аларны тимер ломнар белән кисәкләргә ваталар иде. Авылларның, Рус Шуганы авылы чиркәвенең таш коймаларын ватып алып кайтканнарын да сөйләгәннәр иде. Хәзерге ашлык кабул итү оешмасының урам яктагы амбарлары шул чакларда салынган булырга тиеш. 
Колхозлар таралу чорына икмәкне машиналар белән дә ташып бетермәле булмады. Сугыштан соңгы елларда колхозлардан аны элеваторга атлар белән ташыдылар, машиналар бик аз иде. Йөкче үсмер егетләр, хатын-кызлар, ашлык тутырылган капчыкны аркаларына салып, агач траптан менеп, капчыкларны сушилканың бункерына бушаталар иде. Җәйләрен безне комбайннан кайткан ашлыкны бушатырга, ындыр табагыннан элеваторга ашлык илтергә куялар иде. 1960 елларда элеваторда машина бушату җайланмалары юк иде әле. Амбар ишегенә машинаны арты белән куеп, машинасына карап, өчәр дә, бишәр дә тонна ашлыкны 4-5 кыз чиләк кадәр соскылар белән амбар эченә ата идек. Бик тә авыр эш иде. Безгә сушилкага капчык ташу тимәде, анда транспортер тасмаларын сузганнар иде инде. 
Районда икмәк күп, хәтта бик күп чакларда да хуҗалыклар фуражга тилмерделәр. 1980 еллар чамасында колхозлар һәм элеватор, бергәләшеп, предприятие янәшәсендә катнаш азыклар заводын төзеделәр. Бик кыйммәтле төзелеш иде ул. Анда берара үлән оны эшләп алдылар. Тик заводны тулы куәтенә җиткерә алмый калдылар, ил таралганда аны да ташладылар. 1985 елдан илне җимерүче ниндидер гигант көч бар куәтенә эшли башлады. Кешеләр, илдә барган хәлләрне аңлый алмыйча, югалып калдылар. Колхозчылар хуҗалыкны элеккечә, күмәк көч, күмәк җаваплылык белән алып бару сәләтләрен югалтканнар иде инде. Югыйсә, күп хуҗалыкларны, производстволарны саклап алып калып була иде. Колхозлар искиткеч бай иделәр бит. Аларның байлыгы банклардагы, кассалардагы кәгазь акчаларда түгел, ә меңәрләгән гектар уңдырышлы җирдә, утарлардагы малларда, амбарлардагы икмәктә, намуслы җитәкче, белгечләрдә, тырыш халыкта иде. Бердәм булып, шуларны саклап, ул елларда ясалма тудырылган авырлыкларны үткәреп җибәрергә була иде. Әмма халык алданды. Кешеләр ил җитәкчелегеннән ялган, мәкер, илне сату, халыкка хыянәт итүне көтмәгәннәр иде. Хәзер мондый нәрсәләргә күнектек. 
Бала чакларымнан кызыл олауларны каршылау исемдә калган. Колхозлар беренче ашлыкны элеваторга беренче булып илтер өчен ярышалар иде. Олаулар, кыңгыраулар чыңлатып, чигүле сөлгеләр белән бизәлеп, кызыл байрак җилфердәтеп киләләр иде. Шуңадыр, күрәсең, “кызыл олаулар” дигән атама кергән. Элеватор халкы аларны бәйрәм ясап каршылады.

Үзе җирдә эшләмәгән, икмәк үстереп карамаган кеше ашлык белән бәйле бәйрәмнәрне аңламас. Хәзер хәтта авыл кешесе дә җиргә ул чаклардагы кебек бәйләнмәгән. Ә атлы олаулар заманындагы колхоз кешесе өчен бу тук елларның куанычлы вакыйгаларыннан берсе булды. 
Элеваторның үз көе, үз исе бар иде. Икмәк күпләп килеп, сушилкалар тулы куәтенә эшли башлагач, Мөслим өстенә тәмле булып кызган бөртек исе, көне-төне эшләгән агрегатларның тыныч гүләве тарала. Туклык исе, туклык көе... 
Разия Гыйлаҗина. 
Мөслим. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: