Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Укучыларыбыз яза. Эт белән мәче кебек

Мин “Эт белән мәче кебек талашып-сугышып яшәү” дигән фикер белән килешмим. Үзем дә эт белән мәче асрадым. Алар арасындагы дуслыкка нигезләнеп әйтүем.

Ашарга беренче итеп этем Графка бирәм. Тик аның янында һәрвакыт дусты Мурка була. Ашатырга җыенуымны күрүгә, Граф белән балаларын иярткән Мурка яныма килеп баса. Иң элек ашамлык янына песи балалары тезелеп баса. Алар ашаганда , Граф әкрен генә читтән күзәтә, беркемне дә якын җибәрми. Үзенең дә бик ашыйсы килгәнлеге йөзенә чыккан, ләкин ул сабыр итә, песи балалары ашап туймыйча, ризыкка үрелми. Кайчак, йомшак кына итеп “һау-һау” дип куя. Бу аның: “Ашагыз, аша, мин көтәм!” дигән сүзедер, күрәсең. Песиләр ашап туйгач, берәм-берәм савытны ялап юкка чыгалар. Графка һәрчак буш савыт кала. “Миңа калмады инде. Ярар, яңадан бирерсең әле” дигән кебек моңсу гына күзләремә карый. Мин этемә яңадан ашарга бирәм. 
Шулай айлар үтте. Песи балалары үсеп, таралып бетте. Песи белән этем тагын икесе калды. Аларның дуслыгы шулкадәр көчле, хәтта икесе бер ояда йоклыйлар иде. Көннәрдән бер көнне яраткан Графым, авырып, үлеп китте. Песиемнең ничек кайгырганын, дустын ничек юксынганын белсәгез иде?! Мескенкәемнең кәефе бетте, ашаудан калды. Эт оясы янына килә дә, дустын эзли, аның кайчандыр калган аяк эзләрен исни. “Мияу, мияу!” – дип ачыргаланып эндәшеп тә карый – җавап юк. Ашарына бирәм – ризыкны иснәп тә карамый, бичаракаем. Күпмедер вакыт шулай юксынып яшәгәч, Муркам, ябыгып, бөтенләй бәләкәйләнеп калды. Ә бер көнне песием йоклаган җиреннән бөтенләй күзен дә ача алмады... 
Шушы хәлдән соң “Эт белән мәче кебек сугышып-талашып яшәү” дигән гыйбарәгә ничек ышанырга мөмкин?! Эт белән мәче бик тату яши, алар арасындагы дуслыкка сокланырга гына кала. 
Фирая Исламова. 
Азнакай – Исәнсеф-Чишмә. 
Фото – Интернеттан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X