Мөслим-информ

Укучыларыбыз яза. Дин – телебезне саклаучы

Элек-электән бабаларыбыз, нәсел таралмасын, авыл юкка чыкмасын дип, кызларын да чит авылга кияүгә бирмәгән. Ә хәзер ничек? Шуның өчен башларын салганмы бабаларыбыз?! Аларны ничек искә алабыз, басып, бер минут тынлык игълан итәбез дә, ясалма чәчәкләр күтәреп, каберлекләренә юнәләбез.

1552 елда Явыз Иван, Казан ханлыгын басып алгач, татар халкын милләт буларак юкка чыгару сәясәтен башлап җибәрә. Казан алынган көнне тәпи йөри алган сабыйдан алып бөтен ир-ат кылычтан үткәрелә. Исән калган татарларны көчләп чукындыра башлыйлар. Ә чукынмаганнарын төрлечә мәсхәрәлиләр: чыбык белән суктыралар, ат койрыгына тагып җәзалыйлар... 400 ел буена татар халкын юкка чыгару сәясәте бара. Ләкин татар җиңелми. 
200 елдан соң рус хөкүмәтенә салым түләү шарты белән үз динен тоту хокукын яулый. Ә салымның бәясе аз түгел, ул акчага хәтта ат сатып алып булган. Чукынган татарлар, крәшеннәр әлеге салымны түләмәгән. Ләкин бабаларыбыз бик көчле һәм сабыр булганнар, динебезне, милләтебезне, телебезне саклап калу өчен, балаларына, оныкларына китереп җиткерү өчен нык тырышканнар, шәһит киткәннәр. 
Ә Октябрь революциясе татарларга нәрсә бирде? Анда да татар халкы җәфа чикте. 1917 елдан соң, беренче эш итеп, тагын дин әһелләрен, муллаларны җыеп алдылар, төрмәләргә яптылар, сөргеннәргә озаттылар. Халык тагын динсез калды. Әхлаксызлык тамыр җәйде: эчкечелек, фәхешлек чәчәк атты. Җитмеш ел буена имансыз тәрбияләнгән әти-әниләрдән имансыз балалар туды. Әле ярый коммунистлар партиясе туры юл белән алга әйдәгәндәй итте. Ләкин ни генә булмасын, туры юлны бары дини тәрбия генә күрсәтә ала шул. Аракының, тәмәкенең, наркотикның хәрам икәнен, фәкать дини тәрбия аша гына, үзебезнең милли гореф-гадәтләр аша гына аңлатырга була. Дин яшәсә, милләт тә бетмәячәк. Милләт бетмәгәч, тел дә сакланачак. 
Татар халкының гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре тыйнак. Һәрберсе сәламәтлекне саклауга нигезләнгән, әдәплелеккә, сабырлыкка, тәртипкә өйрәтүгә корылган. Ләкин кайчак башка милләт бәйрәмнәрен дә читтә калдырмыйбыз. Ризык тутырып табын әзерлибез, өстәлләребезгә “акбаш” менеп кунаклый. “Исәнлеккә-саулыкка” дип, берне, икене күтәреп куябыз. Яңа туган сабыйларыбызның тәпиләрен дә шуның белән “юабыз”, мәңгелеккә киткәннәр белән дә шунсыз саубуллашмыйбыз. Маңкортка әйләнеп барабыз түгелме? Ә үзебез милләт бетә дип зарланабыз. Милләт бетми, милләтне халык үзе бетерә. Телне саклап калу чыганагы булган авылларыбыз да әкренләп таркала. Аларны да авыл халкы үзе үк бетерә. Авылында балалар бакчасы, мәктәп була торып, сабыйларын фәлән чакрым ераклыктагы мәктәпкә илтәләр. 
Элек-электән бабаларыбыз, нәсел таралмасын, авыл юкка чыкмасын дип, кызларын да чит авылга кияүгә бирмәгән. Ә хәзер ничек? Шуның өчен башларын салганмы бабаларыбыз?! Аларны ничек искә алабыз, басып, бер минут тынлык игълан итәбез дә, ясалма чәчәкләр күтәреп, каберлекләренә юнәләбез. Ә бит аларга дога кирәк, изге гамәлләребез кирәк. Телебезне саклап калу өчен, гореф-гадәтләребезне төгәл үтәргә, милләтебез бетмәсен өчен, динебезне сакларга кирәк. 

Миләүшә Хәсәнова, 
Вәрәшбаш башлангыч 
мәктәбе укытучысы.

Фото-Pixabay.com

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: