Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Укучыларыбыз яза. Әдәби марафонда катнаштым

Китапка, әдәбиятка гашыйк җаннарны бербөтен итеп берләштергән проект үзенең башланган мәлендә утызлап кешене җәлеп итсә, бу юлы аларның саны 300дән артып китте.

Лаеш районы мәдәният йортында VI Дөньякүләм әдәби марафон җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы үткәрелде. Әдәби марафонны инде алтынчы тапкыр Татнетны үстерү фонды белән берлектә Татарстан китап нәшрияты оештыра. Китапка, әдәбиятка гашыйк җаннарны бербөтен итеп берләштергән проект үзенең башланган мәлендә утызлап кешене җәлеп итсә, бу юлы аларның саны 300дән артып китте. Әлеге тантанада китап сөючеләр Рабит Батулла, Газинур Морат, Галимҗан Гыйльманов, Ленар Шәех, Гөлсинә Галимуллина, Рәзилә Зәйнуллина, Гүзәл Галләмова, Айгөл Әхмәтгалиева кебек әдипләр белән күзгә-күз очрашты. 
Татарстанның төрле районнарыннан, шулай ук Омск, Ижау шәһәрләреннән финалистлар килгән. Алар арасында, 10-11 яшьлек мәктәп укучыларыннан алып, 68 яшьлек апалар да бар иде. Марафонда гаиләләре белән катнашучыларның, укучыларның булуы да бик сокландырды. Апастан 17 укучысын ияртеп килгән Сәвиягә, Яңа Чишмәдән укучылар алып килгән Рәмзиягә “Афәрин!” димичә, ни дисең?! Танышлар, дуслар белән аралаштык, үзебезгә рухи көч, позитив энергия алдык. 
Мөслимнән нибары биш кеше катнаштык. Әмәкәй авылы китапханәчесе Нәзирә Насретдинова, Мөслимнән Ландыш Нәбиева, Розалия Имамова (алар да әмәкәйлеләр), Тат. Бүләрдән хөрмәтле укытучым Гөлнур апа Салихова һәм мин. 20-30ар кеше катнашкан районнар белән чагыштырганда, бу сан бик аз, әлбәттә. Беләм, бездә халык китап укуга битараф түгел. Китапханәләрдә, мәктәпләрдә күп чаралар, язучылар белән очрашулар еш үткәрелә бездә. Татар китабын укучылар, китап сөюче дусларыбыз тагын да артсын иде. 
Матур әдәбиятка, туган телебезгә битараф булмаган һәркемне үзебезнең арага чакырабыз! Киләсе әдәби марафон 1 апрельдә старт ала һәм 21 көн дәвам итә. Аның үз кагыйдәләре бар. Алдагы марафоннарда татарча китап укучы мөслимлеләрнең саны артыр, дип ышанам. Бергә булыйк, бердәм булыйк! 
Гөлнара Хәкимова, 
Әмәкәй төп мәктәбенең татар теле 
һәм әдәбияты укытучысы. 
Фото – авторның гаилә архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X