Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Укучыларыбыз яза. Чишмәгә суга йөрим

Мин чәйгә суны Вәрәшбаш авылындагы Исрафил, Тәпти чишмәләреннән алып кайтам.

  "Чишмәләргә барам әле...

  Челтер-челтер ага чишмә,

  Һич тә тыймалы түгел.

  Ә сулары шундый йомшак,

Эчеп туймалы түгел.

Без киләбез чишмәбезнең

Салкын суын эчмәгә.

Эчкәндә үзеннән-үзе

Баш иелә чишмәгә", дип язган Роберт Миңнуллин.

Мин чәйгә суны Вәрәшбаш авылындагы Исрафил, Тәпти чишмәләреннән алып кайтам. Вәрәшбаш халкы гына түгел, тирә-юньдәге авыллардан да киләләр чишмә суына. Мөслимнең ярты халкы шунда йөри.

Әлеге чишмәләрне чистартып, тирә-ягын төзекләндереп, кешеләргә су алырга яраклаштырган Рәшит Кирамовка һәм авыл халкына зур рәхмәт. Әлеге чишмәләр тирәсендә җәен җир җиләкләре кызарып пешә. Хәзерге вакытта ак ромашкалар шау чәчәктә. Утырып ял итим дисәң, беседкасы бар. Тирә-юньдәге үләннәрне һәрвакыт чабып-чистартып торалар. Кыш көне баскычларын боздан арындыралар. Авыл җирлеге башлыгы һәм аксакаллар әнә шулай күз карасыдай саклап, чистарттырып торалар чишмәне. Сезгә ихластан рәхмәтемне юллыйм, эшләрегез уң булсын, гаиләләрегезгә тынычлык һәм иминлек телим.

Флүрә Дәүләтшина,

хезмәт ветераны.

Мөслим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: без мөслимлеләр Вәрәшбаш

Реклама
Реклама
2
X