Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Укучыларыбыз яза. Бар иде яшь чаклар 

1972 елгы бәйрәм аеруча истә калды.

Яңа елны яшь чакта аеруча күңелле итеп каршы ала идек. 1972 елгы бәйрәм аеруча истә калды. ВЛКСМ райкомында оештыру бүлеге җитәкчесе булып эшләгән вакытлар. Комсомол вожаклары, бергә җыелып, Яңа елны Венера һәм Алмаз Хәйруллиннарда каршы алдык. Барыбызның да яшь чак. Бәйрәмне күтәренке рух, яңа идеяләр белән каршыларга иртәннән үк әзерләндек. Уен-көлке, җыр-бию тынып тормады. Алты пар утырдык. Илгиз Низамов – Кыш бабай, Венера Хәйруллина Кар кызы булды. Венера ул вакытта укучы комсомоллар белән эшли иде – аның укучылары да, бәйрәм белән котлап, өйгә килеп керделәр. Күчтәнәчкә ул заманнарда бик дефицит булган мандарин алып килгәннәр иде. 

Моряк Йосыпов. 
Мөслим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев