Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Укучыларыбыз яза. Балачакка кайту

Мөслим ындыр табагының көньяк һәм көнчыгыш читләрендә куе булып биек киндер, әрем, гөлбадран кебек үләннәр үсә иде. Җил искән саен шуларның исе, ындырдагы икмәкләр исенә кушылып, шушы мендәрдәге кебек, баш әйләндергеч хуш искә әйләнә. 

Әрем, бөтнек, төрле кипкән үләннәрне бутап, хуш исле колак мендәре ясаган идем. Шуңа башны куюым булды... бала чагымдагы ындыр табагына, колхоз басуларына кайттым. Мөслим ындыр табагының көньяк һәм көнчыгыш читләрендә куе булып биек киндер, әрем, гөлбадран кебек үләннәр үсә иде. Җил искән саен шуларның исе, ындырдагы икмәкләр исенә кушылып, шушы мендәрдәге кебек, баш әйләндергеч хуш искә әйләнә. 
Ни кызганыч, хәзер балалар авылларның без күргән хозурлыкларын күрүдән мәхрүм. Алар колхозның саф җилле басу-болыннарында покос әйләндермиләр, печән күбәләмиләр; бодай, арыш, борчак, солы, вика, тары, арпа көшелләре тау булып өелгән ындыр табакларында эшләмиләр; ындырда механизмнар, басуларда комбайннар гүләвен дә ишетмиләр. Чалт аяз җәйге кичләрдә тулган ай яктысында җәйрәп яткан басуларның, кырларның чиксез матурлыгына куана алмыйлар. Язгы басуда эскерт төпләрен яндырганда, саламга ятып, туган басуларын сагынып кайткан тургайларның ярсулы җырларын тыңламыйлар. 
Кавырсыннары да ныгып җитмәгән (олылар шулай әйтә иде) 12-13 яшьлек балаларга басу, икмәк эшләре җиңел булмагандыр да. Эшкә чыгып киткәндә әнкәй ныгытып беркетә: “Сынатма, кешедән калышма, тырышып эшлә”. Сынатмадык, тырышып эшләдек: “Шуның кызы бик тә булган”, – дип әйтсеннәр, мактасыннар, дип. Аннары көзге уңыш бәйрәмнәре чорында мәктәпнең гомуми линейкасында колхоз рәисе Мусин Лотфулла абыйдан, я партком секретаре Әюпов Исмәгыйль абыйдан яхшы эшләгәнең өчен мактау ишетү, бүләк алу бик рәхәт була иде. 
Ял итәргә дә вакыт таба идек. Көшел читендә ял итеп утырган чакларда урамдашыбыз Мәсүфәттәй, бик оста итеп, кыланып, һинд киноларын сөйләргә ярата иде. Нәрсә аңлагандыр, русча белми иде бит. Озын-озын фильмнарны бер үк төсле тәмамлый: “Егет чыга да, “лублу”, ди. Аннары кыз чыга да, “лублу”, ди”. Күршебез Бибинур апа, гармун алып, иң биек көшелгә менеп утыра да сыздыра гына гармунын. Безгә гаҗәп, без бит гармунда ирләр уйнаганны гына белә идек. Ындыр тулы кеше – ирләр, хатыннар, балалар. Хәзер булса, бар хатын-кыз шәрран ярып кычкырып җырлар иде. Ә бу апалар әдәпле, берсе дә ындырда, авыз күтәреп, гармунга кушылып җырламый. Әкрен генә сөйләшеп, матур итеп тыңлап кына утыралар. Олылар кайтып китеп, кичке сменада үзебез генә калуга, рәхәтләнеп русча, татарча җырларны сибә идек. 
Балалар бит, механизмнар янында сак булырга кирәклеген оныта идек кайчакта. Өсте ябулы ындыр табагын “рига” диләр иде. Бер кичтә, комбайннан машина кайтканчы, шуның астагы тирән бункеры тулы икмәк өстендә уйнадык. Бу икмәкне ябык транспортер, астан чүмечләре белән алып, өстәге чистарткыч механизмнарга бирә. Аның эшләгәне күренми, тик уртада бүрәнкә ясалып, икмәк кими бара. Мин шушы бүрәнкәгә бастым, башкалар мине бодай белән күмә башлады. Теземнән күмелгәч, чыгарга теләгән идем, икмәк ычкындырмый. Мине чокып алырга да тырыштылар, икмәк җибәрми, һаман аска суыра. Билемә кадәр күмелгәндә куркуыннан ап-ак булган ындыр механигы Камил абый, йөгереп килеп, рубильникны басып, токны өзмәсә, мин бүген сезгә боларны яза алмас идем. 
Мөслим – әрәмә, суларга бай як. Тик урманнары, чишмәләре юк аның. Урамнарда, паркта чаган, тупыл, миләш, өянке агачлары гына үсә иде. Язларын, агачлар уяна башлагач, чаган суларын эчтек, ә менә каен суын ишетеп кенә беләбез. Көзен яшь каен посадкалары буйлап басудан эштән кайтканда ат тоягы, арба тәгәрмәчләре чокырлаган юлга коелган яфракларны аралап, юлдагы яңгыр суларын “каен суы” дип эчә идек. Имеш, каен яфрагы төшкән су каенныкы була. Ындыр табагына, басуга эчәргә суны агач мичкәләр белән китерәләр иде. Суны ындыр белән янәшәдәге атлар утары янындагы тәмле сулы сиртмәле коедан гына салдылар. Хәзер анда кое да, атлар утары да, сыерчылык фермасы да юк, Колхоз урамының сул ягы буйлап заманча бай өйләр утырган. 

Разия Гыйлаҗина. 
Мөслим.

Фото-Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев