Мөслим-информ

Укучыларыбыз яза. Ана ялгышы

Ямьле җәй көне. Арып-талып эштән кайткан Сирин аптырап кала. Ике бала елап шешенеп беткән, ә хатыны, киемнәрен җыеп, балаларны калдырып чыгып киткән. Никтер ярата алмады ул Сиринне. Кияүгә чыгуы да, яраткан кешесе Хәбиргә үч итеп, тегесе аны корсаклы килеш ташлап киткәч булды.

Ләйсәнә, каушый-каушый, әкрен генә залга узды. “Ә балалар кайда соң?” – диде ул стенадагы сурәтләрдә Марат белән Лилияне күргәч. “И Ләйсәнә, инде бит ничә еллар үтте, балалар бит инде хәзер зурлар. Марат Казанда институтта укый, 20 яше тулды. Ә Лилия быел XI классны тәмамлый. Ничә еллар үтте бит инде, шулай да бер тапкыр да балаларны исеңә төшермәдеңмени соң син, Ләйсәнә!” – диде Сирин ачынып.

...Ямьле җәй көне. Арып-талып эштән кайткан Сирин аптырап кала. Ике бала елап шешенеп беткән, ә хатыны, киемнәрен җыеп, балаларны калдырып чыгып киткән. Никтер ярата алмады ул Сиринне. Кияүгә чыгуы да, яраткан кешесе Хәбиргә үч итеп, тегесе аны корсаклы килеш ташлап киткәч булды.

Җилбәзәк, сугыш чукмары булган мут Хәбир бик күп кызларны үзенә җәлеп итә, аннары алардан мыскыллап көлә торган була. Ул бер кыз белән дә озаклап очрашырга яратмый: 3-4 көн озата бара, аннары, җаен туры китереп, алар белән бер-ике тапкыр йоклый да, “эшең бетте, кодагый”, дигәндәй, икенче корбанын эзли башлый. Бигрәк тә кунак кызларын ярата ул. Ләйсәнә дә Хәбиргә үлеп гашыйк була. Мут егет куенында озаккарак кала кыз – очрашулары ярты елга сузыла. Кызның “Балабыз булачак” дигән сүзеннән Хәбирнең чәчләре үрә тора. “Мин сиңа өйләнергә җыенмыйм, балаңны теләсәң нәрсә эшләт, мин әле, йөреп туймадым”,– дип, Ләйсәнәне ташлап китә.

Күпме йокысыз төннәр, күпме күз яшьләре түгә Ләйсәнә. Хәбир белән сөйләшергә, аңлашырга теләсә дә, файдасы булмый. Егет, суга төшкәндәй, юкка чыга. Җанын кая куярга белми йөргәндә кыз Сирин белән таныша. Күп вакыт та үтми, ул Сиринга “Безнең балабыз булачак – мин авырлы”, – ди. (Ләкин баланың Хәбирдән икәнен әйтми). Җиде айдан Ләйсәнәгә ошаган бик матур малай туа. Ә Сиринны бала җитлекми туды, дип ышандыра. Баланы бик яраталар алар, тормышлары да әйбәт кенә бара. Сиринга ике бүлмәле фатир биргәч, шунда күченәләр. Озакламый зәңгәр күзле, нәкъ Сиринга ошаган кызлары туа. Хатыны, балалары өчен җанын бирергә әзер булган Сирин көне-төне эшли.

Шулай матур гына яшәп ятканда офыкта кабат Хәбир пәйда була. Ләйсәнә аның артыннан чаба башлый. Һәм, барысын да калдырып, аның янына күчә. Җилбәзәк, эш яратмаган Хәбир белән яшәү бер дә җиңел булмый. Ләкин нишлисең, артка юл юк. Әкренләп, балалар да онытыла. Ике еллап ярыйсы гына яшәгәч, Хәбир тагын элеккеге гадәтенә күчә – “кызлар ауларга” чыгып китеп, югала башлый. Вакыт-вакыт кунарга да кайтмый. Ләйсәнә бик үкенә, ләкин инде соң була. Көн артыннан көн, ел артыннан ел үтә. Хатын ялгызы калган минутларда Сиринен, балаларын уйлый. Тик ничек барып гафу үтенергә дә белми. Шулай да бер көнне, Хәбире чираттагы “ау”га чыгып киткәч, тәвәккәлләп, Сирин яшәгән йортка юл тота. Сирин чәй әзерләгән арада Ләйсәнә балаларының сурәтләрен күзәтә. Кинәт ишектә кыңгырау шалтырый. Сирин барып ишекне ача. Анда әтисенә ошаган, буй җиткән үсмер кыз – аның Лилиясе килеп керә. Ләйсәнә исәнләшим дип урыныннан кузгала. Кыз, әтисенең муенына асылына да: “Әтием, бик тә ашыйсым килде, мин өстәл әзерлим”, – дип кухняга уза. Ә Ләйсәнә белән исәнләшми дә. Ләйсәнәнең күзләрен яшь пәрдәсе каплый, ул кухняга кереп, “Кызым, кызчыгым син минем, әйдә күрешик, мин бит синең әниең, бик сагындым мин сине!” – дип, баласын кочагына алырга тели. Зәңгәр күзләрендә усал караш сирпелгән кыз: “Без үскәндә кайда идең соң син? Безне кем тәрбияләде, төннәрен йокламыйча, кем назлап йоклатты? Минем әнием юк. Әти безгә әни дә булды, әти дә”, – ди дә, тиз-тиз киенә башлый. Үзе әтисенә: “Әтием, мин бер сәгатьтән кайтам, тик өйдә бу кеше булмасын, зинһар”,– дип, ишекне каты ябып чыгып китә.

– Ләйсәнә, балалар хаклы. Иң авыр чагында, ана назы кирәктә син юк идең. Күпме көттек без сине, үкенер, кайтыр, бергә яшәрбез дип уйладым. Ләкин синдә безнең кайгы булмады. Марат та бик акыллы егет, тәртипле булып үсте. Минем каным булмаса да, аны үз баламдай яратып үстердем. Тик, зинһар, балага әйтмик. Ничек бар – шулай калсын, баланың йөрәген яраламыйк. Ә хәзер гафу ит, бала кайтуга ашарга әзерлисем бар. Хәбирең белән бәхетле гомер ит. Безне кабат борчыма инде син, яме Ләйсәнә! – дип озата чыга Сирин.

... Урамнан картаеп киткән, бөкерәйгән бер ана бара. Чәчләре агарган, битләрендә тирән буразналар, елаудан күзләре шешенеп беткән. Кая бара ул, аны ни көтә – билгесез. Ә Хәбире чираттагы “ау”да, ничә көннән кайтыр, белгән юк. Ә Ләйсәнә аңа кирәкме? Бу сорауларга җавапны белсә дә, терсәк якын – тешләп булмый шул.

Фирая Исламова.

Исәнсеф-Чишмә – Азнакай.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: