Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Укучыларыбыз яза. Алмаз – безнең горурлык

Район мәдәният йортында Алмаз Мирзаяновның концерты булачагын ишеткәч, тормыш иптәшем белән барырга булдык. Ә кулда билет юк. Мәдәният бүлеге җитәкчесе Ирек Салихҗановка шалтыраткач: “Килегез, билет булыр”, – диде.

Район мәдәният йортында Алмаз Мирзаяновның концерты булачагын ишеткәч, тормыш иптәшем белән барырга булдык. Ә кулда билет юк. Мәдәният бүлеге җитәкчесе Ирек Салихҗановка шалтыраткач: “Килегез, билет булыр”, – диде. Чынлап та, бик уңайлы урыннан билет алып куйган иде. Мәдәният йорты халык белән тулган, буш урыннар юк иде. 
Алмаз Мирзаяновның әбисе Мөсәллимә апа – безнең Исәнсеф авылыннан. Аларның нәселендә җырчылар, гармунчылар бик күп. Газизҗан абый һәм улы Айдар – гармунчылар. Айдар мәктәптә музыкадан укыта. Алмазның әтисе колхозда алдынгы механизатор булды. Әнисе – укытучы. Мирзаяновлар Тат. Бүләрдә үрнәк гаилә булдылар. Алмазның концертында Илфир Искәндәров бик матур итеп – гармунда, Динә Закирова скрипкада уйнады, Зөлфирә Шәйдуллина бик матур итеп җырлады. Алмаз үзе кебек талантлы яшьләр алып килгән иде. Алмаз – безнең горурлык. Аңа алдагы көннәрдә иҗади уңышлар телибез.

Мөҗәһидан Мортазин. 
Исәнсеф.

Фото “Мөслим-информ” архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X