Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Укучыларыбыз яза. Бездә шундый хәлләр бар...

Ләкин күңелдә сорау туа: ник ел саен үзәк мәйданны һәм чыршыны бер төсле утлар белән генә бизиләр икән?

Фәнисә Хатыйпова, 
Мөслим: 
– Мөслимебез җәйләрен генә түгел, кышларында матурлыгын югалтмый. Һәр җирдә матурлык, чисталык хөкем сөрә. Көздән утыртылган агач-куаклар да кышын карга күмелеп утырмый. Җыештыручылар һәр көнне урамнарны кардан арындыра, утыргычларны, агач-куакларны чистартып тора. Яңа ел алдыннан “Мөслим йөрәге” скверы матур шәһәрчеккә әйләнде: тимердән булса да, чыршы утыртылды, төрле утлар белән яктыртылган сыннар пәйда булды, шул тирәдәге агач-куаклар утлар белән бизәлде. 
Ләкин күңелдә сорау туа: ник ел саен үзәк мәйданны һәм чыршыны бер төсле утлар белән генә бизиләр икән? Урамнарда янучы утлар да шул ук зәңгәрсу төстә бит, югыйсә. Чыршыны кызыл, сары, яшел, зәңгәр һәм башка төсле утлар белән дә бизәргә буладыр. Тимер каркасларга чын чыршы ботаклары да куелса, искиткеч булачак. Казанда һәм башка зур шәһәрләрдә биеклеге 20-30 метрдан арткан чыршыларны да яшел ботаклар белән ясыйлар бит әнә. Күп кенә дусларым, танышларым да шундый ук фикердә. 2021нче елны каршылаганда, бәлки, бу сүзләргә колак салырлар дип өметләнәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X