Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Укучыларыбыз иҗаты

Кече Ватан Сатылмыйлар туган телләр Базарда балаларга. Күкрәк сөтендә ярала Алтын тел аналарда.

Кече Ватан
Сатылмыйлар туган телләр
Базарда балаларга.
Күкрәк сөтендә ярала
Алтын тел аналарда.

Туган йортта – газиз анам,
Мәгърур сөекле атам.
Күкрәк сөте кебек  татлы
Сүзләрен тыңлап ятам.

Иркенлек – сулышка, тынга,
Бушанып калам шунда.
Яңаклансам да, яңарам,
Канатланамын монда.

Шунда кайтсам, сабыйланам,
Кайгы-хәсрәтсез ятам.
Әткәм йорты – олы бишек,
Ул – минем кече Ватан.
 
Минем телем
Сөттә яралган ефәк тел –
Шундый татлы!
Татлы түгел бал-шикәр дә
Моның чаклы.

Дөньякүләм тарата нур –
Балкый якты.
Ундүрт телләр рәтендә –
Ныклы, хаклы.

Әнкәм теле – минем телем,
Шуның чаклы.
Бөек тел ул Татар теле –
Тәмле-татлы.
 
Кая барабыз?
Туган телсез – калу анасыз,
Ятим калу, җирсез,каласыз.
Алаша син болай кыйммәтсез,
Тере үлек кеше – милләтсез.
Әй, Татарлар, кая барабыз?
Адашабыз, юлдан язабыз.

Телне сатып, хокук алабыз,
Алга, диеп, артка калабыз.

Имән
Ник почмакка бастың, Имән?
Үтә җайсыз урын тигән.
Тынгысыздыр җилләр искәндә.

Имән, үзен-үзе хаклап,
Әйтте салды ул, такмаклап:
– Горур мин, – ди, – Имән икәнгә!

Юкә, Каен, Чыршы, Нарат.
Тора алар миңа карап.
Сакта торам урман сөйгәнгә.
Иминлекне тордым яклап,
Яраландым ел да кат-кат,
Шатланамын имән икәнгә.
Сагынып кайталар
Бер ягыңда, авылым, биек тавың,
Бер ягыңда – таллы тугаең.
Тугаеңны юып Ык суы ага,
Иң ямьле як – шушы, мөгаен.

Бер ягында иген басулары,
Дулкынлана ашлык җиткәндә.
Бигрәк якын алар  күңелләргә,
Әллә шунда гомер иткәнгә.

Юк Мөслимгә охшаш ямьле яклар,
Кайта сагынып киткән балалар.
Әйтерсең лә, киек казлар алар,
Ык суларын сагынып  кайталар.

Фәссах Вилданов шигырьләре.

Фото - Pixabay.com
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев