Мөслим-информ

Укучыларыбыз иҗаты. Ялгыз чәчәк

Шулай инде: яшәү урының такыр юл булгач, дусларың да сирәк килә, я бөтенләй күрмәмешкә салыша. Аның янына да күбәләкләр, бал кортлары анда-санда бер генә туктап алдылар.

Юл читендә үсеп утыручы кечкенә генә сары чәчәккә берәү дә игътибар итмәде. Ә ул, иртәнге чык тамчыла­ры белән юынып, җылы кояш нурла­рына иркәләнеп, әкрен искән җилдә тирбәлеп, үсүен дәвам итте. Туктау­сыз тыз да быз узган машиналардан күтәрелгән юл тузаны тынына каплан­са да, сары күлмәген төссезләндерсә дә, бирешмәде. Узгынчылар өстенә дә баскалады. Андый чакларда авырткан, сыкранган тәнен язу өчен киерелеп сузылды да кабат кояшка таба үрелде.

Шулай инде: яшәү урының такыр юл булгач, дусларың да сирәк килә, я бөтенләй күрмәмешкә салыша. Аның янына да күбәләкләр, бал кортлары анда-санда бер генә туктап алдылар. Анысы да юлда арганнан соң, ял итәр өчен генә. Ә юлдан ерактарак, бо­лында үсүче чәчәкләрдә күбәләкләр, төклетуралар, май коңгызлары ку­ышлы уйный. Әле – бер чәчәккә, әле икенчесенә кунып тирбәләләр. Тегеләре дә, безне ишетсеннәр әле дигәндәй, тирә-юньне яңгыратып чыркылдашалар. Матур таҗ-итәкләрен каккалап, бер-берсе белән гәпләшәләр, серләшәләр. Үзләреннән читтә – юл бу­енда моңаеп утыручы ялгыз чәчәккә дә карап алалар. Арада аны кызгану­чылар да бар, ләкин ярдәм итүчесе генә күренми.

Хәер, аңа ярдәм кирәкми дә: иртәнге чык тамчылары, кояшның җылы нурлары – аның өчен яшәү чы­ганагы. Бердәнбер авырлыгы – ялгыз­лык. Тырнак очы кадәр генә булса да, шатлыгы да килеп китә шунда. Ә шу­лай да барына канәгать итеп, булганы­на шөкерана кылып яшәргә кирәк. Ар­тык биеклеккә күтәрелмичә, чамадан тыш сикермичә яшәргә.

 

Юл буендагы ялгыз чәчәк тә, һәр ту­ган көнгә сөенеп яши торгач, җиһанга көз аяк атлады. Көз, салкын яңгырлары белән үзәген өтсә дә, ялгыз чәчәккә яшәү бүләк итте.

Беркөнне кәттә машинада элдерүче бер юлчының тимер аты аның янында шып туктап калды. Аптыраган юлчы, төшеп машинасын карады, ләкин ник сүнгәнен аңлый алмады. Ачуыннан юл читендә үсеп утыручы чәчәккә тибеп җибәрде. Тамырлары белән кубарыл­ган ялгыз чәчәк, канатлана-канатла­на очып, юл читеннән еракка – болын уртасына килеп төште. Бераз аптырап торганнан соң, үзен кулга алды. Язмыш типкесендә үскәнгәме, анда яшәү, нәсел дәвам итү омтылышы көчле иде. Ул та­мырларын җиргә батырды, кәүсә буй­лап тормыш суты ага башлады. Ялгыз­лыктан туйган чәчәк җимшәнендәге орлыкларны җил иркендә болынга сипте... Алда гомере дәвам итәчәгенә, бу җиһанда бик куп дәвамчылары була­чагына чиксез сөенгән чәчәк, кар юрга­нын ябынып, кышкы татлы йокыга тал­ды. Төшләрендә ямьле язлар килүен, үзенең яңа тормыш башлавын, төрдәш чәчәкләренең күп булуын күреп рәхәт изрәде ул.

Миләүшә Хәсәнова.

Вәрәшбаш.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: