Мөслим-информ

Укучыларыбыз иҗаты. Якын дус хыянәте

Соңгы вакытта әллә нәрсә булды аның иренә, юкка да кызып китә, гел юньләп сөйләшми, балага карата да бик үзгәрде, элеккеге кебек баланы да кулына алып сөйми, иркәләми башлады. Инде менә 15 көн булды, хастаханәгә килеп күренмәде, баланың хәлен белмәде.

Җиде айлык улы Айнур белән хастаханәдә озак ятты Фәния. Менә бүген, ниһаять, бер ай булган көнне, балалар табибы өйгә кайтырга рөхсәт бирде аларга. 
Тышта февраль иртәсе. Әкрен генә сибәләп, йомшак ак кар ява. Фәния сөенеченнән тиз-тиз генә әйберләрен җыя башлады. Ай буе хастаханәдә ятып туеп бетте инде ул. Бу көннәрдә аның нигәдер гел эче пошты, төшендә дә әллә нәрсәләр белән саташып бетте. Нигәдер ире – Алмазы турында уйланды ул. Соңгы вакытта әллә нәрсә булды аның иренә, юкка да кызып китә, гел юньләп сөйләшми, балага карата да бик үзгәрде, элеккеге кебек баланы да кулына алып сөйми, иркәләми башлады. Инде менә 15 көн булды, хастаханәгә килеп күренмәде, баланың хәлен белмәде. Хастаханә район үзәгендә, ә алар авылыннан монда 27 км. Бәлки вакыты юктыр, эше күптер диеп, үзен юатты Фәния. Ике зур пакет-сумканы, улы Айнурны күтәреп, вокзалга җәяүләп атлады ул. Ара ерак түгел, 10-15 минутлык юл. 
Сәгать 12.00 дәге автобусны озак көтәсе булмады. Алар кайтыр юлга кузгалдылар. Автобустан төшеп калгач, Фәния җәяүләп кенә өенә якынайды. Менә капка. Әкрен генә ишек алдына узды. Ачкычны тыгып карады, тик ишек эчтән бикле иде. Бала күтәргән хатын тәрәзәдән өйнең эчен күзәтте. Йокы бүлмәсендә кровать җыештырылмаган. Анда Алмаз йоклап ята, тик ул үзе генә түгел, янында тагын кемдер бар кебек. Әллә хатын-кыз инде?! Фәниянең йөрәге жу-у итте, аяк буыннары калтырый башлады. “Я Ходаем, кем булыр бу?” дигән уй аның йөрәген телгәләде. 
Бала күтәргән Фәния озак шакыды ишекне, ишек ачучы озак күренмәде. Янәдән тәрәзәгә барып шакыгач кына, Алмаз урыныннан торды, сүгенә-сүгенә, кем икәнен сорап та тормыйча, ишекнең келәсен өскә күтәрде... 
Алмаз үз күзенә үзе ышанмады, йокыдан ачылып бетмәгән күзләрен кат-кат уды – аның каршысында, чынлап та, малаен күтәргән хатыны – Фәниясе басып тора иде. Ул бер кызарынды, бер бүртенде, аптырап калды, ләкин бер сүз дә әйтә алмады. Баланы кулына алды, ә Фәния тиз-тиз эчкә узды. Коридорда дусты Энҗенең киемнәрен күргәч, ул чак кына егылып китмәде, хәлсезләнеп урындыкка утырды. Нидер булганын сизгән кебек, бәләкәч акырып елап җибәрде. Йокысыннан уяткан бала тавышына ризасызлык белдергән кебек (кайда йоклаганын оныткандыр!) Энҗе дә урыныннан торып, чыгып басты. Фәнияләрнең кайтасын көтмәгән Алмаз белән Энҗе бөтенләй каушап калдылар. Урындыкта нәрсә эшләргә белмичә утырган хатынның кулыннан баланы тартып алган Алмаз ”Үзегез теләсә нәрсә эшләгез!” дигән кебек күрше бүлмәгә кереп югалды. 
“Инде нишлим?” дигәндәй, аптыраган Энҗе, дусты каршысына килеп тезләнде дә акланырга тотынды: “Кичә сезнең хәлне белим дип килгән идем. Алмаз белән сөйләшә-сөйләшә чәй эчтек, ә ул бер ярты чыгарды. Икебезгә күпкә киткән, ничек менеп кроватька ятканымны да хәтерләмим”, – кебек сүзләр белән аклана башлады. Ачуы чыккан Фәния аны тыңларлык хәлдә түгел иде, бар көченә Энҗенең яңагына сугып җибәрде, үзе бертуктаусыз: “Кара елан син! Якын дустым итеп кара еланны ияләштергәнмен икән. Кешеләр күптән сөйләсә дә, мин бит сиңа ышанган идем, дуслар гаилә бозмас дип уйлаган идем!”– дип, бертуктаусыз елады да елады. Хатын-кызлар кычкырышкан тавышка Алмаз чыкты. Ул аларны ничек итеп туктатырга да белмәде. Алмаз, ачуы кабарып, Фәниягә сугып җибәрде, стенага башы белән чәкелгән хатын әкрен генә идәнгә ауды... 
Булган хәлләрдән соң Алмаз, Энҗесен алып, икенче бер шәһәргә китеп урнашты. Сигез ел гомер сизелмичә үтеп тә киткән. Айнур хәзер мәктәптә укый, тәртипле, бик акыллы бала, укуы да әйбәт. Ә Алмазлардан хәбәр ишетелеп кенә тора, чыбыксыз телефон бик әйбәт эшли. Яшәүләренең бер дә рәте юк икән. Бу хәлләрдән соң Энҗе аракы дигән “яшел елан” белән дуслаша. Беркайда да эшләргә теләми. Ике ел яшәгәч, уллары Данис туа. Балага да бик исе китми, аны күбрәк Алмаз үзе тәрбияли. Ә Энҗе күбрәк “шешәдәш” дуслары белән була. Энҗенең якын бер туганы, эчмәсәң, эшкә алам дип, үзенә склад мөдире итеп урнаштыра. Башта Энҗе бик әйбәт эшли, эчми. Тора-бара мондый “артистлану” туйдыра, ул эшкә салгалап килә башлый. Өс-башын да әйбәтли, бармак саен алтын йөзеген дә алып кия. Складта әйбер күп бит, сатып акча эшли дә үзенә әйбер ала. Бу хәлләргә аптыраган ир: “Нинди

  •  

    акчага алдың?” – дип сораса, җикеренеп кенә җавап бирә Энҗе. Ә Алмаз хатынының кулы тик тормый, урлаша дигән кеше сүзләренә ышанмаса да, күңеленә шик төшә. Көннәрдән бер көнне Энҗе эшләгән складка ревизия килеп керә. Бер-ике көн барган ревизиянең азагы начар тәмамлана – зур күләмдә җитмәүчәнлек булуы беленә. Аңа бурычын түләргә 10 көн вакыт бирәләр. Акчаңны куймасаң, судка бирәбез, диләр. Әллә кайчан, эчеп, киенеп туздырып бетергән акчаны каян алсын соң инде ул. Суд Энҗене 5 елга ирегеннән мәхрүм итә. Алмаз 5 яшьлек улы белән ялгызы кала. Бу хәбәр авылга сәгате-минуты белән килеп җитә. Авыл халкы аларны бик жәлли, ләкин нишлисең, башны ташка орып булмый. Тормыш дәвам итә, яшәргә, баланы үстереп кеше итәргә кирәк. 
    Биш ел үтә дә китә, Энҗе өенә кайта. Ләкин төрмәдән кайткан, эшләргә теләмәгән, кулы тик тормаган, аракы колы булган Энҗе кемгә кирәк соң?! Алмаз Энҗене өеннән куып чыгара. Энҗе урам сәрхүшенә әйләнә. Теләсә кем белән эчеп, әйбер урлап, аны бер шешә аракыга сатып – көн күрә башлый. 
    Фәниянең бердәнбере – Айнуры хәзер Казанда институтта укый, инженер булырга хыяллана. Җәйләрен, каникулларда әнисе янына кайтып, аңа күп эшләрдә ярдәм итә. 
    Алмаз улы Данисны ияртеп авылга кайта. Аның теләге ике малаен таныштыру, дуслаштыру була. Фәния белән дә кушылырбыз дигән ният белән ул аларның ишекләрен кага. Үткәннәр өчен Фәния белән Айнурдан гафу итүләрен сорый. Сүз дә юк, ике егет бик тиз уртак тел табалар. Абый белән эне дуслашып, бер-берсе белән аралашырга, авыр чакта бер-берсенә ярдәм итәргә сүз куешалар. Кискән икмәк кире ябышмаган кебек, Фәния белән генә кушылу булмый. Фәния балалар хакына гафу итә, ләкин бергә яшәргә теләми – хыянәтен кичерә алмый. 
    Ике егет – Айнур белән Данисны Фәния тигез ярата. (Баланың ни гаебе бар соң?!) Килсә, Данисны кунак итә, тәмле әйберләр белән сыйлый. Пешеренеп тә чакыра. Данис та Фәния апасына бик тиз ияләшә, тора-бара: “Син минем әнием!”– дип эндәшә башлый. Ә Фәниянең күзләрендә – яшь тамчылары... Ул үзе дә Айнурына ике тамчы судай охшаган Данисны яратырга өлгерә, аңа да яратып: “Син дә минем улым!” – дип җавап бирә. 
    Еллар уза. Тормыш дәвам итә. Егетләр икесе дә укып, әйбәт эш урыннарында эшли башлыйлар. Әниләрен хөрмәт итәләр, яраталар. Тик Алмаз гына һаман ялгызы яши. Еллар үткән саен Фәнияне генә яратуын аңлап, төзәтеп булмаслык хата эшләве өчен бик тә үкенеп яши ул. 

    Фирая Исламова. 
    Азнакай – Исәнсеф-Чишмә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: