Мөслим-информ

Укучыларыбыз иҗаты. Упкын

Бит очлары алма кебек кызарып торган озын толымлы Алиягә мәктәпнең күп егетләре гашыйк иде. Ләкин аның йөрәген күрше авыл егете Ирек яулады. Бер-ике очрашуда ук, бер-берсенә күңелләре белән якын булуларын тоеп, алар еш күрештеләр. Күктәге мәңгелек йолдызларын санап, айлы кичтә су буенда серләшә-серләшә, җәй узганы сизелмәде дә.

Көзен Иреккә армиягә чакыру килде. Озату кичәләре үтте. Ике яшь йөрәк, бер-берсенә вәгъдәләр биреп, сабуллашты. Нәрсә инде ул бер ел, үтәр дә китәр! Арада сөю ялкыны белән дөрләп кабынырга әзер булган хатлар йөрде, Ирек шалтыраткалап та торды.
Беркөнне Алиянең әнисенең кан басымы күтәрелде. Авыл медигы укол кадап китте-китүен, ләкин даими эчә торган даруы медпунктта да беткән булып чыкты. Апалары – эштә, Алия эштән соң гына 10 чакрым ераклыкта булган район үзәгенә чыгып китте. Кирәкле даруларын алып, юл чатына чыгып басса да, кайтыр якка бер машина да очрамады. Бер уңайдан кибеттән ашамлыклар да алган иде. Җәяүлегә янчык та авыр, диюләре хак икән. Сумкасын сөйрәп диярлек тәпиләргә булды. Бу юллардан алар Ирек белән ничәмә-ничә тапкырлар узганнардыр. Уйларына бирелеп атлаганда, Алия янына машина килеп туктавын да сизмәде. Уртача яшьләрдәге, йомшак кына тавышлы бер ир-ат: “Әйдә, үскәнем, кая барасың болай кичкырын? Утыр”, – дигәч, сөенә-сөенә машина эченә кереп чумды. Матур гына сөйләшеп барган җирдән шофер машинасын кинәт кенә юлның уң ягындагы агачлыкка борды.
Алия, эшнең кая барганын сизеп, ялынып-ялварып, еларга тотынды. Ә ир, аның битен беләге белән кысып: “Акырма, алайса үтерәм, кызый!” – дип ысылдады. Куркудан бөтен тәнен калтырау биләп алган кыз әнисенең чирләп ятуын, армиядә вәгъдәләшкән егете барын күз яшьләренә буылып, тәкрарлады, “Абый, җаным, зинһар җибәрсана! Әрәм итмә мине!” – дип ялварды. Карышып маташкан Алиянең башына сугу белән, кыз, аңын югалтып, утыргычка ауды. Шуны гына көткән ир, ач бүре кебек, аңа ташланды... 
...Кызны кыйнап, үзенең җенси дәртен баскан ир, кызны машинадан этеп төшерде дә, әйберләрен җиргә атты. Теләгәненә ирешүенә бик тә канәгать булып, музыкасын акыртып, тизлекне арттырган иде, төн караңгылыгында каршы якта тирән упкын булуын искәрми калды. Рульне кинәт бору белән, машина, тигезлеген югалтып, аска тәгәрәде. 
...Алия, һушына килеп, күзен ачканда, кояш баеп, бар дөньяны караңгылык баскан иде. Әйтерсең лә, чәчкә кебек кызны мәсхәрәләүне җиһан күрмәсен, дип, төн дә үзенең кара пәрдәсен каплаган. Кыз тиз генә аягына баса алмады: гәүдәсе камыр кебек салынып төште, тән авыртуына түзә торган түгел. Күңелендә бу коточкыч хәлдән көчле тетрәнү иде. Шулай да үрмәләп диярлек чәчелеп яткан сумкасын тутырды. Нишләргә дә белмичә, олы юлга таба атлады. Аңа хәзер кая барырга? Әллә каршындагы текә ярдан ташланыргамы? Кыз упкын читенә үк килеп басты. Ә анда – түбәндә-түбәндә көчле яктылык таратып, нидер яна. Менә шартлау тавышы ишетелде. Ныклабрак караса, яр астында машина янган икән. Аннан акыра-акыра, утлы шарны хәтерләтүче кеше гәүдәсе үрмәләп чыгып, үлән өстенә ауды. Аның алга таба барырлык хәле юк иде, күрәсең. Кыз шунда үзен көчләгән теге бәндәне таныды. Алиягә үлем белән тартышучы иргә карап тору бик авыр иде. Хәтта ул аны жәлләп тә куйды. Аннан кайтыр юлга борылды...

Фирая ИСЛАМОВА.
Азнакай – Исәнсеф-Чишмә.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: