Мөслим-информ

Укучыларыбыз иҗаты. Сабый язмышы

Ишектән килеп керүгә иң беренче итеп аяк киемнәрен тибеп очырды, өстәл янындагы урындыклар берәм-берәм очтылар. Кроватында йоклап яткан сабый яныннан үтеп (ярый әле тимәде!), ул усал бүредәй тешләрен шыгырдатып өстәл әзерләп йөргән Галиягә ташланды. Зур каты  йодрыклары белән бер гонаһы булмаган Галиянең башын, аркаларын, эчен төяргә тотынды...

Шулай да ара-тирә калтыранып, дерт-дерт итеп, авыр сулап куйды сабый. Аларның ничә көннәр өйләрендә рәхәтләнеп ятып йоклаганнары, өстәл артына утырып җылы ризык ашаганнары юк шул инде. Кайдадыр көннәр буе эчеп кайтып, өйдәге күзенә ни күренә барысын да җимерү, кул күтәрү, теләсә нинди оятсыз сүзләр белән хатынын җәберләү дисеңме – Азат өчен  бу берни түгел, шушы бәләкәе? – улы Аязы туу да Азатны үзгәртмәде, аракы “колы” булып яши  бирде ул.

Кышның иң салкын көннәренең берсе, тышта күз ачкысыз буран дулый, бураннан да усалрак итеп өйдә Азат котыра. Әле менң бүген дә караңгы, эңгер-меңгер вакыт җитте. Өйләрен җыештырып, ашарга әзерләп, сарайдагы малларын карап кергән хатын ут йотып ирен көтә, бүген  тагын ни булыр?!

Ишектән килеп керүгә иң беренче итеп аяк киемнәрен тибеп очырды, өстәл янындагы урындыклар берәм-берәм очтылар. Кроватында йоклап яткан сабый яныннан үтеп (ярый әле тимәде!), ул усал бүредәй тешләрен шыгырдатып өстәл әзерләп йөргән Галиягә ташланды. Зур каты  йодрыклары белән бер гонаһы булмаган Галиянең башын, аркаларын, эчен төяргә тотынды...

Идәндә шулай күпме аңсыз яткандыр, баласының ярсый-ярсый, үрсәләнеп елаган тавышына айнып китте яшь ана. Бөтен тәне, башы, эче сулкылдап авыртуга түзеп, тешләрен кысып идәннән кузгалды, баласын кулына алып  тынычландырды. Ә диванда берни булмагандай ире аунап ята. Ул тиз генә баланы киендерде дә, үзенә ни эләкте шуны киеп, урамга атылды. Ир йоклап киткәнче кайда да булса бураннан ышыкланып тору иде аның исәбе.

Инде күпме басып торганнардыр, Галиянең ялангач куллары берни  сизми, ачы җил үзәкләргә үтеп бөтен тәнен калтырата башлады. Ләкин малаен ул куенына тыгып, өшемәслек итеп кысып тоткан, сабый берни сизми йоклый. Тәрәзәдән-тәрәзәгә карап йөри торгач (ир дигәнең һаман йокламый, кычкырып, җикеренеп ята), Галиянең бөтен тәнен салкын алды, ул бик нык өшеде. Әзрәк урам әйләнеп, җылынып килим дип, ул машина йөри торган юлга чыкты. Ләкин аның хәле бетте, күз аллары караңгыланды. Хәлсезләнеп әкрен генә ул җиргә чүкте, егылды, бала куенында иде. Ул аны тагын да үзенә ныгырак кысты, кочаклады, кулыннан  ычкындырмады.

Шактый вакыт үтте, ә урамда буран тагын да ныгырак котырды. Өйләрдә берәм-берәм утлар сүнде, җирдә яткан хатынны әкренләп кар бураны каплады. Соң гына клубтан кайтып килүче яшьләр, юл читендә кар бураны каплаган Галияләр яныннан үтеп киткәндә, ничектер берсенең аягы аларның гәүдәсенә абынды, ачуы килгән егет кар өеменә тибеп җибәрде. Кинәт акырып  елап җибәргән бала тавышына алар шып туктадылар, тиз-тиз генә кар өемен актара башладылар. Анда аңсыз ана белән  елап ятучы баланы кулларына күтәрделәр дә, кемдә ут яна, шул өйгә йөгерделәр. Озак көтәсе булмады, Мәдинә апалары ишекне тиз ачты. Кулларында аңсыз ана белән бәләкәй бала күргәч, тиз генә өйгә керергә кушты. Өйгә кергәч аларның Галия апалары белән бәләкәй Аяз икәнен  күреп өнсез калалар. Мәдинә апалары  ярдәмгә ташланды. Берни аңламаган сабыйны кулларына алды, үзенең җылы мамык шәленә төрде дә, җылы сөт эчереп, баланы кроватына яткырды. Ә Галия белән  хәлләр бик мөшкел була, тизрәк ашыгыч ярдәм   чакырталар. Ярдәм бик озак көттерә, тышта күз ачкысыз буран, ә юлларны төнлә кем ачсын инде. Ә Галиягә берничек тә ярдәм итеп булмый, ул көчкә тын ала, һич кенә  ушына китерә алмый Мәдинә апа, медицина ярдәме көтәсе була. Бата-чума дигәндәй, машина бик соң килә. Тиз генә Галияне  әзерләп больницага алып китәләр, ә Аязны Мәдинә апа алып кала.

Атна-ун көн реанимациядә яткан Галия, аңына килә алмыйча, тыныч кына китеп бара. Көне-төне башын да күтәрмичә эчкән ирне, хатынының үлеме дә айнытмый. Ул хәтта баланың кайда икәнен дә сорамый. Галияне күмеп, атна үтүгә, опека хезмәткәрләре баланы алырга киләләр, баланың  документларын сорыйлар. Мәдинә үзенең кияүгә чыкмыйча олыгаеп баруын, каралты-курасы, пенсиясе әйбәт булуын әйтә.  “Баланы үзем үстерәм, зинһар миндә калдырыгыз!”– ди. Авыл халкы, авыл Советы  ярдәме белән Аязны Мәдинә апада калдыралар.

Өч-дүрт ай дигәндә Азатның өендә бер мебеле, сараенда бер хайваны калмый. Әкренләп бөтен әйберсен сатып эчеп бетерә ул. Ә малаеның барлыгын да белми, килеп бер баласына күтәрелеп тә карамый. Беркөнне шешәдәш дуслары аракы, закускалар алып, Азатларга килеп шунда эчеп, сйыланырга уйлыйлар. Ләкин өйгә килеп керү белән бер хәрәкәтсез үлеп яткан Азатны күрәләр. Авыл халкы җыелышып Азатны соңгы юлга озатырга ярдәм итә.

Еллар үтә. Мәдинә апа бәләкәй Аязны үстереп кеше итә. Ул аны саклаучы да, яклаучы да, әни дә, әти дә була. Аяз үсеп егет булгач кына чын дөреслекне сөйләп бирә әнисе. Аяз үстергән, кеше иткән әнисен бик ярата, хөрмәт итә. Картайган көнендә Аяз Мәдинә апаның зур терәге була. Алар бер-берсен аңлап, хөрмәт белән яшиләр. Мәдинә апа бәхетле әби дә әле. Ике оныгының яраткан әбисе, килене Алсу белән улы Аязның яраткан әнисе ул.

Фирая Исламова.

Азнакай-Исәнсеф-Чишмә.

Фото – Pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: